Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 21-2016
26.05.2016

Әдәби сәхифә 21-2016

Чыңгыз Мусин
Яшәеш бизмәне

Көясең, янасың,
Тик кая барасың?
Нәрсәдер җуясың,
Эзләсәң, табасың.

Гомерләр сөрәсең,
Билеңне бөгәсең.
Кайлардан беләсең
Алда ни күрәсен?

Гомерләр агышы —
Югалту, табышы.
Күпләрнең башында
Гаилә язмышы.

Язлары, көзләре —
Һәркемнең үз гаме.
Нигәдер чамалы
Яшәеш бизмәне.

Ахирәт гамәлен
Башыңнан югалтма.
Без фәкать килгәнбез
Бу җиргә кунакка.

Хыялый яшьлегең
Саклыйсың күңелеңдә.
Ни генә кыласың
Бу кыска гомердә?

Мордывый авылы.

Гыймран Сафин
***
Такташ әйткән: “Бөеклек
Сирәк йөри тирәмдә…”
Дан-шөһрәтнең, мактауларның
Сере хәзер тирәндә.

Әшнәлек, танышлык белән
Бүләкләр ала күпләр.
Тик ришвәт биргән кешенең
Сүзен түрәләр җөпләр.

Бу заманда эш йөртүнең
Белмичә җаен-көен,
Хезмәт белән алып кара
Син түрә кәнәфиен…

Байлар дөнья җәннәтендә,
Даннары ерак китә.
Телевизор биргән акыл
Гади халыкка җитә?!

Инде онытып барабыз,
Аяз күк нинди төстә?
Кризис юлы алга түгел,
Сикерү аска-өскә.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Тукай яшәр

Яши татар Тукайлары булганга,
Муса, Алиш, Туфаннары булганга.
“Тәфтиләү”ен, “Туган тел”ен суза ул,
Еракларда, сагынып, күңеле тулганда.

Яши татар котыпта да, чүлдә дә,
Яши, җырлап, туган үскән илдә дә.
Олылый ул үз Тукаен, хөрмәтли,
“Татарлыкта аннан алыйк үрнәк”, — ди.

Еллар өсти дан Тукайга тагын да,
Туган телне ул бит саклау сагында.
Аны укып күпләр илһам, көч ала,
Тукай теле яңгырый бар дөньяга.

Гасыр арты гасыр үтәр, шулай да,
Тукай яшәр шигырьләрдә, җырларда.
Әләм булып әйдәп барыр туган тел,
Тукай сыман газиз, якын туган ил.

Воткинск шәһәре.

Наилә Фәтхетдинова
Онытылмасын сугыш ятимнәре

Балачак һәм яшьлек елларыбыз
Туры килде сугыш чорына.
Ул вакытның кайгы, газаплары
Җитәр әле бик күп буынга.

Кызганмады безне, җәфалады
Бу тормышның ачы җилләре!
Тынгы бирми һаман балачакның
Ачлы-туклы үткән көннәре.

Ач-ялангач идек, еш авырдык,
Ипекәйнең тәмен оныттык.
Тормыш йөген зурлар белән тарттык,
Зарланмадык, түздек, тырыштык.

Һаман истә печән вакытлары,
Басулардан җыйган башаклар.
Төшләремә кереп сызландыра.
Ач-ялангач булган ул чаклар.

Һич онытылмый шушы бураннарда
Таңнан мәктәпләргә барулар.
Дәрес беткәч, кабат шул ук юлдан
Калын көртне ярып арулар.

Без бит булдык сугыш ятимнәре,
Иркә бала булып үсмәдек.
Күпме газапланып яшәсәк тә,
Бирешмәдек, юкка чыкмадык.

Истә калган шушы хатирәләр
Тудыралар бик күп сораулар.
Ни сәбәпле сугыш ятимнәрен
Санга сукмый икән түрәләр?

Күпме күз яшьләре, югалтулар!
Я, әйтегез, безме гаепле?
Онытылмасын сугыш ятимнәре
Зур хөрмәткә без дә лаеклы!

Тәбәрле авылы.

Зөһрә Шиһапова
Тукайга

Моннан күп ел элек җиргә килгән
Халкыбызның уртак баласы,
Һәр татарга якын безнең Тукай,
Һәр татарның йөрәк парәсе.

Балачактан тоеп үскән шагыйрь
Матурлыгын татар теленең.
Туган теле аша халкына ул
Җиткерә алган изге фикерен.

Шигырьләре белән кергән кебек
Йөрәкләргә чишмә тавышы.
Агымында чишмә суларының —
Халык зары, милләт сагышы.

Күңелебездә мәңгелеккә калган
Кырлай авылының серләре,
Туган теле белән табигатькә
Гашыйк итмәгәндер кемнәрне!

Тукай теле, Тукай шигырьләре
Безнең белән булыр гомергә,
Үз Тукае булган һәрбер милләт
Башын имәс, яшәр мәңгегә!

Ижау шәһәре.