Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 20-2017
17.05.2017

Әдәби сәхифә 20-2017

Ибраһим Биектаулы
***
Сүтәм өмет йомгагымны,
ябышам өмет тамырына,
карамыйм аска – упкынга…
Имин көч-куәтне туплап,
Шуам өскә – Синдер анда.

Аңга килми – күпме кирәк
югарыга – Сиңа табан!
Һәрвакытта
шул ноктадан,
ни сәбәптер, Сине күрмим?!
Шиксез, Син бар,
Синсез мөмкин түгел,
Син тирәли дөнья әйләнә.

Коперник һәм Бруно
ялгышканнар…
Хата әйтсәм, бәйләсеннәр,
дөрләгән утка атсыннар –
Син тирәли дөнья әйләнә.

Син – меңләгән
йолдыз Галәме.
Кайгы-шатлыктан
яшьләрең –
иксез-чиксез Галактикалар.

Аккош юлы,
кызыл, ак кәрләләр,
кара тишекләр һәм
пульсарлар –
Синең капризлардан
хасил булган
Синең күркәм
сыйфат-сурәтләр.
Алар – минем нәни
“мин”легемнең
мескенлеген белгән
шаһитлар.
Кайсындыр ки, инде мин –
тиле җан
Адәм күзләренә күрсәтәм…

Әлифбаның башы-ахыры – Син.
Синсез, хәтта,
юкка чыгалмыйм.
Синсез йокы, төшләр,
уяну юк…
Мөмкин, бәлки,
төссез миражлар,
Синең кояшыңнан күзне ачу,
өнме-төшме? — диеп уйлану.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Кире кайтмый берни дә

Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый,
Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый.
Аккан сулар челтер-челтер ага тора,
Үтә гомер язмыш юлын бора-бора.

Җылы өстәп, шатлык килә, кайгы китә,
Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә.
Беләсеңме, белмисеңме кадерен, үтә
Гомер, көзнең толымнарын сүтә-сүтә.

Китмәс сыман таңнар ата алсуланып,
Алыштыра аны төннәр моңсуланып.
Сүнмәс, дигән йолдызлар да бер атыла
Кояш булып, кояш поса тау артына.

Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә.
Туктап тормый тормыш – сынау, алга дәшә.
Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без –
Калдырырга килгән җиргә якты бер эз.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Ул — сүз көче

Җир һәм күк арасында эленеп
Торучылар арасында ул бар.
Арадашчы булып йөри, шуңа
Ике арада тирән яралар.

Ялганчы исемлегендә бар ул,
Хыянәттә дә бардыр, шигем юк.
Усаллашса, көтелмәгән һөҗүм –
Җәядән атыла очлы ук.

Урлашасы булса, алдан йөри,
Гөнаһларны тудыра ала ул.
Керә, чыга, ярсый, көлә белә,
Чөнки ачык була аңа юл.

Кыек атып, туры тидерүче
Була кайчак үзе дә сизмәс.
Әйтердәйне әйтми калдыра ала,
Иелгән башны кылыч, дип, кисмәс.

Хәтта дошман ясый ала бездән,
Дуслаштырып куя теләсә.
Намусыңны таптый-таптый күмсә,
Яраксызга чыга бар нәрсә.

“Шундый көчкә ия кем?” – дисезме,
Яки “Нәрсә булыр бу?” – дисез?
Авызыңны үлчәп ачалмаудан
Бикләнә алмый шул, тел сөяксез.

Иж-Бубый авылы.

Альбина Гайнуллина
Кичәгем һәм бүгенем

Төн җиткәнме,
Яңа көн башымы,
Сәгать бер тулып килә…
Димәк, хәзер алмашалар
Кичәгем бүген белән.

Ефәк кара шәл ябынып,
Кичәм китте хушлашып.
Сәгать телендә атына
Яңа туган көн башы…

Чәй суынган, тәрәзәдә
Йолдыз әсәре дә юк.
Сәгатьне туктатып кына
Вакытны булса тыеп!

Кичәмнең салкын ефәген
Шәлдәй салып иңемә,
Сагындырган көннәремә
Кайтыр идем тиз генә.

Шыпырт кына яланаяк
Әйләнеп килер идем.
Сәгать телендә атына
Яңа туган бүгенем.

Казан шәһәре.

Азат Гаталы
Сихри сандык
(җыр өчен)

Нык бикләнгән сихри сандык,
Булмый ачып йозагын.
Ачкычының серләре бар
Ота алмыйм саннарын.

Кушымта:
Кояш нурым, йолдызым,
Йөрәк түрем, моң, җырым.
Сандугачым, былбылым,
Гөлчәчәгем, күз нурым.

Син бит, җаным, сихри сандык,
Минем өчен табышмак.
Гомерем дә җитмәс кебек,
Сер чишәргә кавышсак.

Тапмыйм җавап күз сирпүгә,
Мин дә бит сиңа гашыйк.
Хисләрне бәйләп төенгә,
Гөрләтеп бер туй ясыйк.

Ижау шәһәре.