Әдәби сәхифә 20нче сан
Әлфирә Низамова
Бер мизгел
Тартылган җәядән аткандай
Атылды ук-сүзләр, атылды
Тиделәр үзәккә, төшенә
Ватылды йөрәгем, ватылды…
Бары тик бер минут, бер мизгел
Чәчелде зәһәр ук, ук-ядрә
Челтәрләп йөрәкне канатты…
Җәя тартылды да атты, атты…
Бер мизгел… каралды бар дөнья,
Яшәлгән көннәрем кызгандым
Сиздеме икән Ул күңелдән
Үзенең исемен сызганын?
Бер мизгел… туңдырды, яндырды
Хыялдан тауларым ишелде…
Чуан да тула да тишелә —
Тишелде, телләр дә чишелде.
Күп түгел, бер минут! Хәнҗәрдәй
Турады йөрәкне телемләп…
Өзелгән җепләрне ялгарга
Җитәрме икән соң гомерләр?!
Исәнбай авылы.
Гыймран Сафин
Шлагбаум
Кеше җаны
Иреккә омтыла һаман.
Каян килде
Бу дөньяга ябык заман?
Яңа җирләр
Ача кеше таулар тишеп,
Ә күршеңә керәм димә —
Тимер ишек!
Тимер ишеккә куелган
Өч-дүрт йозак.
Түрә ишеге төбендә
Өч-дүрт тозак.
Табигатьнең матур җирен
Күрә беләм.
Тик аны байлар ураткан
Койма белән.
Андагы сарай алырлык
Күзнең явын.
Тик юл ябык —
Анда тора шлагбаум.
Байлар күптән
Чират тора тәхеткә дә.
Халыкка юл ябык
Тыйнак бәхеткә дә.
Китап әйтә: “Гаделсезлек
Мәңге булмас.
Фани дөнья гөнаһларын
Күрә Аллаһ.
Кыямәт көндә
Байлык булмас кулларында.
Шлагбаум торыр
Җәннәт юлларында”.
Ижау шәһәре.
Рәфинә Сабирҗанова
Рәхмәтле без сиңа, әни…
Еллар үтеп, буйга җитсәк тә,
Без синең өчен сабый.
Тик еллар гына, әнием,
Синең яшеңне саный.
Безне зарыгып көтә-көтә
Гомереңне сузасың.
“Балам, бәгърем”, — дия-дия,
Тормыш буйлап узасың.
Чәчең саф ак карга ошап
Агарган буй-буй булып.
Каршы аласың безне син,
Күзләреңә яшь тулып.
Әнием, без сине һәрчак
Өйгә сагынып кайтабыз.
Синең янда бу тормышның
Бар борчуын онытабыз.
Җылы сүзеңне йөрәккә
Дәва итеп салабыз.
Сиңа һәрвакытта, әни,
Без бурычлы калабыз.
Кырынды авылы.
Альбина Гайнуллина
Әбиемне сагынганда
Онытылган. Хәтерләмим инде
Ап-ак бәсле чәчләреңнән гайре,
Тавышың да, чырай-йөзләрең дә,
Хәтеремдә төрләнде, үзгәрде.
Онытылган. Хәтер сандыгыма
Көя төшкән. Барын көя тишкән.
Гаҗәпме соң, син булган
мизгелләр
Аерылмый хәзер матур төштән.
Төшләремдә таңда торасың да,
Бәсләр сарган чәчең тарыйсың.
Сызып-сызып җыерчыклар баскан
Көзгедәге шәүләң карыйсың.
Яшьлегеңне эзлисеңме икән,
Күлмәк яулыгыңны киеп актан?!
Кайнар күз яшьләре дисбе тоткан
Кулларыңа төшәме соң юктан…
Син юксынган гөлдәй яшьлегеңне
Кырау суккан. Сугыш кыраулары.
Сагышыңны көчәйтәдер, әбкәм,
Еллар йоткан бәхет утраулары…
Чынбарлык белән төшләр буталган,
Үткәннәрне барлый хәтер җебе.
Алтыннарда йөзәр идең күптән,
Алтын булса сабырлыкның төбе.
Онытылган… Тонык хәтеремне
Дисбе тарткандай барлыйм, чалымлап.
Кыш озатты сине соңгы юлга,
Шыңшып елады мескен, буранлап…
Онытылган. Хәтерләмим инде
Ап-ак бәсле чәчләреңнән гайре,
Хәтта дөнья, тормыш, әбекәем,
Син танымаслык булып үзгәрде.
Казан шәһәре.