Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 2-2017
12.01.2017

Әдәби сәхифә 2-2017

Фәния Сундукова
Әтәч елы

Нинди горур, нинди матур ул —
Әтәчебез бизи дөньяны.
“Кикрикүк, кикрикүк!” – дип,
Таңда җырын суза аһәңле.

Яңа Әтәч елы һәркем өчен
Могҗиза ул, көтеп алына.
Әтәчебез һәрчак уяу торсын
Иминлегебезнең сагында.

Исәнбай авылы.

Асия Корбангалиева
Әтәч менгән киртәгә

Әтәч менгән киртәгә
Елын игълан итәргә.
Әтәч елы – муллык елы,
Җиңү елы икән лә.

Наказларын белдерә ул:
“Чукымаска бер-берең.
Минем ел – уңышлар елы,
Тырыш, укы, ал белем.

Минем кебек эшлекле һәм
Горур-мәгърур булыгыз.
Максатларга ирешүдә
Гел үҗәтлек кылыгыз.

Уятырмын һәр таң сезне
Хәерле иртә теләп.
Иминлек булсын елларга –
Бу — минем изге теләк”.

Әгерҗе шәһәре.

Винер Садыйков
Яңа еллар бәхет китерсен

Яңа еллар бәхет алып килсен,
Байлыгы да җитсен халыкка.
Сау-сәламәт, шаулап-гөрләп яшик,
Күмелешеп моңга-шатлыкка.

Гомер ага, еллар чаба гүя,
Чаба гомер һаман да алга.
Дуслар белән бергә-бергә яшик,
Тормышыбызны салып җайга.

Еллар үтсәләр дә, бирешмик,
Һәр көнебез безне яшәртсен.
Әтәч алсын канат астына,
Балда-майда безне яшәтсен.

Сөю бездән ерак йөрмәсен,
Өмет-максат булсын, сүнмәсен.
Һәр иртәне әтәч уятсын,
Тавышыннан дөнья нурлансын.

Ижау шәһәре.

Лүзия Мәрданова
Яңа ел төне

Менә тагын Яңа еллар килеп җитте,
Иске елны озатабыз куанышып.
Чыр-чу килә бала-чага, төн йокламый
Тау шуалар, тәгәриләр чуалышып.

Яшь җилкенчәк бер калышмый балалардан,
Аяк өсте җитәкләшеп таудан төшә.
Кыюрак бабайлар да тау шуалар,
Торып басып, билен тотып, кет-кет көлә.

Зур чыршыда төрле-төрле утлар яна,
Йолдызлар да елмаялар кебек безгә.
Бәрәкәтле булып кил син, киләчәк ел,
Төкле аягың белән уз, әйдә, түргә!

Күңел тыныч, тән сәламәт, көннәр имин –
Шушы теләкләрне тели һәммә кеше.
Яшиселәр килә көлеп һәм куанып,
Тыныч күңел белән оныкларны кулга алып.

Ижау шәһәре.

Фәридә Айдарова
Кояшлы буран

Синең килер юлларыңда
Кояшлы буран.
Йөрәгемне учкаемда
Мин кысып торам.

Ак буранда юл табармы
Минем көткәнем?!
Хисләргә ирек бирерме
Минем үткәнем?!

Кояшлы буран дөньяны
Акка чорнады.
Йөрәгемнең тынычлыгын
Нәрсә урлады?

Күңелдә дә, урамда да
Кояшлы буран.
Юл табармы көткәнем дип
Шикләнеп торам.

Син килдең дә күз ачкысыз
Бураннар тынды.
Күктәге кояш батса да,
Күңелдә калды.
Әгерҗе шәһәре.

Әлфирә Низамова
Ник дәшмисең, Кара диңгез?

(Фаҗига булганнан соң ярты сәгать узгач, диңгез өстендә яктылык барлыкка килгән, диләр.)

Кара диңгез, сискәндеңме кинәт
Күзләр камаштырыр яктылыктан?
Соңгы тапкыр җиргә якты сибеп,
Күккә ашты туксан ике Җан…

Кара диңгез, кара кайгылардан
Агаргандыр дулкын-толымнарың…
Шат аваздан гөрләп торган ярлар
Каян белсен мондый үлем барын?!

Күпләр, бәлки, алдан сизенгәндер,
Төшләрендә кемдер күргәндер…
Тик хәрбиләр кире чигенә белми
…Саклык каешларын элгәндер…

Кара диңгез, ярларыңа кагып
Бәргәләнә, шаша дулкыннар…
Су өстендә очкан кошларның да
Тавышында бүген үксү бар…

Алар күрде, ярдәм итәлмәде —
Көчсезлектән бүген ярсулары.
Тик бер мизгел, бары тик бер мизгел —
Әрәм булды адәм балалары…

Кемнең әтиседер, кемнең улы,
Ә кемнеңдер хәләл җефете.
Туй күлмәге эленеп калган әнә —
Гашыйкларның сүнде өмете…

…Безнең якта бүген карлар ява,
Сиңа бүген яшьләр тамамы?…
Үтә күренмәле шифалы су
Кайгылардан бүген карамы?
Ник дәшмисең, Кара диңгез?!…

Исәнбай авылы.