Әдәби сәхифә 19-2018
Кәүсәрия Нуруллина
Гөрләсен күгәрченнәр
Яз килгәнгә куана
Кыяда күгәрченнәр.
Иртәдән кичкә кадәрле
Гөрлиләр дә гөрлиләр.
Гөрләгез, күгәрченнәрем,
Сезгә кушылам мин дә.
Язлар бәхетле, шатлыклы
Көннәр китерсен безгә.
Яз кояшы җылысына
Коена күгәрченнәр.
Озын кышның суыкларын
Бергәләп кичергәннәр.
Гөр-гөр килеп күгәрченнәр
Язны каршы алалар.
Күңелләргә назлар өстәп,
Тып-тып тама тамчылар.
Кабат-кабат язлар килсен,
Гөрләсен күгәрченнәр.
Дуслык, татулык, бердәмлек,
Тынычлык теләсеннәр.
Чайковский шәһәре.
Рәйсә Зарипова
Сагышым
Сагышымны салдым суларга,
Сулар акмый, туктап калдылар.
Аннары үз юлыннан китте,
Сагышларым ярда калдылар.
Сагышымны аттым җилләргә,
Җилләр аны кабул итмәде.
Сагышларның авырлыгын белеп,
Үзе белән алып китмәде.
Сагышымны аттым күкләргә —
Яшен яшьнәде күк йөзендә.
Синнән башка беркем күтәрә алмый,
Дип, сагышым кайтты үземә.
Инде бәхет сорыйм Ходайдан
Һәм ялварып сорыйм сабырлык.
Күргән кайгыларга бирешмичә,
Баш имичә җиңеп чыгарлык.
Кичкетаң авылы.
Әлфирә Низамова
Табигать тә ялгыша
Әкрен төшкән ап-ак карлар
Әверелде буранга.
Оча, уйный, бөтерелә —
Чыгып булмый урамга.
Каеннарга сарыла ул,
Йөзгә килеп сыена.
Иркәләнәсе килепме,
Кереп чыга куенга.
Яшь-җилкенчәк ак буранга
Ошап китте бу уен.
Төпсез күккә күтәрелде
Үткәрмәк булып туен.
Көзнең кылын тарткалады,
Язга килеп сыенды…
Үзенә тиң Кар кызына
Борын гына җыерды…
… Ак буран кереп адашты
Кайнар җәй кочагына.
Әле кар, әле яңгырлар
Коя да коя гына…
Ялгышлардан толым-толым
Үрелә шул язмышлар…
Табигать тә хилаф түгел
Анда да бар ялгышлар!…
Исәнбай авылы.
Гөлфия Исхакова
Янә илһам ишек какты
Яшен яшьнәп, болыт эреп акты,
Илһам килеп янә ишек какты.
Җылы наздан җилләр җиргә ятты,
Сусау басып, җиһан чәчәк атты.
Күңелемә кабат канат элде,
Болыннарга мине әйдәп йөрде.
Өермәләр өйде назлы җанга,
Эрер өчен җитә калды аз да.
Хис-тәрәзәм ачып куйды тутырып,
“Яз инде, яз, — диде, — бер утырып”,
Кәгазь-каләм куйды өстәлемә,
Сихри көчләр сырлап халәтемә.
Күрәм күктә сер-күпер тартылган
Яшәү биргән яңгырлар артыннан.
Зөһрә кызның көянтәсен элеп,
Күңелемдә кояш калка көлеп.
Воткинск шәһәре.
Азат Гаталы
Сагынасыңмы, диләр…
“Сагынасыңмы”, — диеп сорыйлар,
Сагынамын балачагымны.
Гөрләвектә манма суга батып
Йөзеп йөргән туган ягымны.
Чыраларны ярып, көймә ясап,
Узыштыра идек аларны.
Кайда йөзеп китте ул көймәләр,
Берәребез эзләп табармы?
Сагынамын тагын яшьлегемне,
Уттай дәртле чаклар исемдә.
Мәктәп бусагасын таптап йөргән
Чаклар керә кайчак төшемә.
Китап иде безнең көчле айфон,
Вакытлары булды үзгә лә!
Бүген менә яшәү шартларыбыз
Сәгать, минут саен үзгәрә.
Заман техникасы алга китә,
Ни эшләмәк кирәк картларга?
Бу тормышка яраклашып яшәү
Бигрәк авыр мондый шартларда.
“Сагынасыңмы”, — диләр. Ник сагынмый?
Сагынамын узган гомерне.
Дөнья ярып барын әйтер идем,
Үксетәсем килми күңелне.
Ерганаклар яра юлларымны,
Сулар әле агып бетмәгән.
Йөрәгемдә һаман саф хисләрем…
Мәхәббәткә вакыт җитмәгән.
Ижау шәһәре.
Рәзилә Садыйкова
Кайтыр диеп көткән идем…
Чыккан кояш, килгән болыт,
Ул кояшны каплаган.
Әтием китмәс иде дә,
Бик зур сугыш башланган.
Исә җилләр, сайрый кошлар
Апрель айлары җиткәч.
Әнигә бик кыен булды
Ире сугышка киткәч.
Түтәлләргә кишер чәчтем,
Кишерләрем уңмады.
Әти сугышка киткәч,
Бер шатлыгым булмады.
Әтигә кыен булгандыр
Аерылып китүләре.
Безгә дә бик авыр булды
“Ятим”, — дип әйтүләре.
Күбәләк тоттым кулыма,
Кулларымда уйнатам.
Янымда күбәләк күрсәм,
Әткәемә охшатам.
Кышын суык, үзе җилле,
Капкаларны ул ача.
Элеккеләрне уйласам
Төн йокыларым кача.
Гали авылы.
Зәбир Хәлимов
Ә мин көттем…
Әйтер сүзләр әле бетмәде лә,
Син ашыктың, никтер көтмәдең дә.
Йөрәкләрне сызып, салкын узды,
Сизмәдең шул аның өткәнен дә…
Карашыңны читкә төбәдең син,
Иреннәрем көтте, үпмәдең син…
Үпкәләмим, син бит күктә идең,
Кояш кебек нурың сипмәдең син…
Яр Чаллы шәһәре.