Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 19-2017
10.05.2017

Әдәби сәхифә 19-2017

Саҗидә Аширова
Ий, үзгәрдең авыл

Авылыма кайткан саен,
Кайный күңел хисләре.
Өй күрке – ап-ак мичләрдән
Чыкмый икмәк исләре.

Балачакның хатирәсе —
Мичтә пешкән кайнар бәрәңге.
Сүтәләр ап-ак мичләрне,
Үтте, диләр, заманы.

Арка терәп утырышып
Акшарланган мичләргә,
Күңелне бушата идек
Кышкы озын кичләрдә.

Утын, печән кирәк түгел,
Газ кергән һәрбер йортка.
Сыер, сарык күрим дисәң,
Килегез зоопаркка.

Кайнар, салкын сулары да
Агып тора кранда.
Тавык-чебеш күкәй салмый
Планнары тулганга.

Каз бәбкәләр дә юк инде,
Өзми яшел үләнне,
Абзарлар да бушап калган,
Аңлап булмый бу хәлне.

Ий, авылым, бар иде бит,
Гөрләп торган чакларың.
Иртүк урамнар тутырып,
Көтү куган таңнарың.

Аңлап булмый бу дөньяны:
Әллә алга китешме?
Үзгәртеп кору чорында
Әллә соңгы сулышмы?

Ижау шәһәре.

Асия Мөхәммәдиева
Җиңү көне

9 май! Сугыш бетте!
Илгә килде Җиңү таңнары!
Мылтык, танк, шартлау тавышларын
Алыштырды кошлар сайравы.

9 май! Җиңү килде!
Барсы көтте солдат кайтканын.
Кемдер елап арды, сөйгәненең
Белеп яуда ятып калганын.

9 май! Сугыш беткәнен
Радиодан хәбәр иттеләр.
Һәр йорт саен әләм урынына
Кызыл тукымалар элделәр.

Һәр туасы елның май айлары
Гөлләргә күмелеп килсеннәр.
Тынычлык, иминлек хөкем сөрсен,
Язлар сөенечкә төрсеннәр!

Можга шәһәре.

Әлфирә Низамова
Ялгышыммы, язмышыммы?

Гашыйк иттең,
ташлап киттең
Йөрәгемне яралап…
Бәхетле мизгелләремне
Эзлим, барлыйм, саныйм…
Көннәремне аралап.
Ялгышыммы, язмышыммы?
Әллә Ходайның эше?
Кулда — сөю җимеше…
Яшәү чаткым сүнгән чакта
Киләчәккә өмет утын
Кабызды нәни кешем…

Ялгышыммы, язмышыммы?
Бәхетме, бәхетсезлекме?
Кичер син, берүк, Ходаем!
Сөюнең татлы тулгагы,
Сөйгән кешемнең дәвамы —
Кулымда — газиз балам…
Күпсенмә, берүк, Ходаем!

Исәнбай авылы.

Рәмзия Җиһангәрәева
Хәтереңә сал!

Фани дөньядан киткәндә
Өч-дүрт көнлек эшең калсын.
“Иртәрәк китте бакыйга”, —
диеп елар кешең калсын.

Җирдә эзем калсын дигән
Игелекле гамәл кылсын.
Уртак малга өлеш салсын,
Тирә-ягын гөлдәй корсын.

Хезмәтеңне дәвам итәр
Ул-кызың, алмашчың булсын.
Догачы варисың үссен,
Изге теләк теләп торсын.

Җимешеннән авыз итәр
Үстергән агачың булсын.
Тоткан юлыңны дөрес дип,
Эзеңнән килүчең булсын.

Дөньялыкта саклан берүк
Күз буяу, ялган, яманнан,
Күңелеңне каралтучы
Хөсетлек һәм хәрәм малдан.

Үзең белән алалмассың
Һичбер малын бу дөньяның.
Гыйбадәтең, изге догаң
Таянычы синең җанның.

Сокланып сөйләр гадәтең,
Искә алыр сүзең булсын.
Кылган гамәл, игелегең
Гомерең булып сузылсын.

Нәфесеңне тыя белсәң,
Булганына шөкер кылсаң,
Иманлы һәм гадел булсаң,
Димәк, син иң диндар инсан.

Кичкетаң авылы.

Роза Фәрхетдинова
Мизгел

Иртә таңда салкын кыш буена
Ямь бирдегез, кызылтүшләрем.
Җылы җиткәч, кая киттегез сез?
Тәрәзәдә күзем, көтәмен.

Куркытмады һич тә көчле буран,
Качмадыгыз ачы җилдән дә.
Агачлар да сезне югалткан күк,
Моңсуланып әкрен тирбәлә.

Җимлеккә дә төшеп ашаучы юк,
Калдырдыгыз ятим иттереп.
Ярый әле күгәрченнәр гөрли,
Ямьле май киләсен белдереп.

Тамчы таммый, гөрләвекләр акмый,
Моңсу булып китте бермәлгә.
Бар табигать тынып, туктап калган,
Нидер көтә, бу бер сер мәллә?!

Юк, бу бары мизгел, инде тиздән
Агачта яфраклар күренер.
Күз ачып йомганчы җир ямьләнеп,
Дөнья яшеллеккә төренер.

Ижау шәһәре.