Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 19-2016
11.05.2016

Әдәби сәхифә 19-2016

Лүзия Мәрданова
Язлар булсын күңелдә

Кыш айларын язлар алыштыра,
Язгы кояш җирне иркәли.
Сулар таша, сыерчыклар кайта
Сагынышып туган илкәен.

Кояш нурларына иркәләнеп,
Агач бөреләре уяна.
Яшеллеккә күмелә бар табигать,
Хисләр ташый, күңел моңлана.

Яшәү дәрте кабына күңелләрдә,
Сөеләсе килә, сөясе.
Офыкларның зәңгәр диңгезендә
Тибрәләсе иде, йөзәсе.

Яшь барса да, язлар килгән саен
Йөрәк яшәргәндәй тоела.
Язлар санын санамыйк әле без,
Сөенешеп яшик бу елда.
Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Газиз Тукай

Сабый чагың, сөелер чагыңда
Беркем сине алып сөймәгән.
Күкрәгенә кысып, башың сыйпап:
“Газиз балам минем”, — димәгән.

Нечкә генә сабый беләкләре
Кемнәр ишекләрен ачмаган?!
Кемнәр генә сине рәнҗетмәгән,
Кемнәр генә сине какмаган?!

Очрап торган кыска язмышыңда
Җан өшеткеч каты бәгырьләр.
Шул кечкенә, ятим бала күргән
Башка сыя алмаслык хәлләр.

Кемнәр генә асрарга алса да,
Артык тамак кына булгансың.
Ачлык, ялангачлыкта үскәнгә
Сәламәтлегеңне җуйгансың.

Ишек төпләрендә яланаяк
Табаннарың бозга катканда,
Ишетеп тә, сине кертмәгәннәр
Хәлсез куллар ишек какканда.

Аягыңны көрәк белән чапкач,
Авыртуларына түзгәнсең.
Кан агуын туктатырга теләп,
Балчык асларына күмгәнсең.

Күзләреңә шикәр комы салып,
Сине даруламак булганнар.
Шуннан соң ак төшкән бер күзеңә,
Әллә акылларын җуйганнар?

Газиз Тукай, син бит бу дөньяга
Газап күрер өчен тугансың.
Газапларның газапларын үтеп —
Үсеп, бөек шагыйрь булгансың.

Синең сурәтеңә карау белән
Йөрәгемнән үтә күргәнең.
Яшьли үлгән, күпне күргән сабый,
Йомшак булсын яткан гүрләрең.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова.
Мәхәббәт килә дә китә

Мәхәббәт килә дә китә,
Кала икән ярасы…
Шул ярадан ничә еллар
Бар бит каннар тамасы?,..

Мәхәббәт килде дә китте,
Эз дә калмады кебек…
Тик йөрәк кенә елады,
Сулкылдады ул тибеп.

Мәхәббәт килде дә китте,
Гүя берни булмаган…
Сөю җебе беркемне дә
Гүя чорнап тормаган…

Сагынып, көтеп алулар,
Очрашулар — төш кенә…
Уртак учак, туган бала-
Бар да уен эш кенә?!

Сәер икән бу мәхәббәт
Килә дә… китеп бара…
Ул калдырган газапларда
Ничә җан, гомер яна?

Исәнбай авылы.

Зәбир Хәлимов
Тукай — телем сакчысы

Яз уятты микән шигъри бөре,
Арча ягы, Кырлай урманы?..
Үксез үскән ябык бер малайның
Инде менә, халкым, күр данын!

Телем Кытай стенасы түгел,
Ятим үскән Тукай саклады.
“Туган тел”не белгән бер татар да
Туган телен әле сатмады!

Яр Чаллы шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева
Бер рәсем тарихы

Туктап калган вакыт бер мизгелдә,
Еллар, чорлар аша эндәшә:
“Онытма син безне hичбер вакыт,
Хәтерләрдә яшик янәшә”.

Рәсемчесе оста булгандыр шул:
Күренешкә hәммәсе сыйган.
Ата кеше өч бөркеттәй улын
Тирә-ягына тезеп җыйган,
Горурлыгын ул көчкә тыйган…

Колхозга кайткан тәүге машина
Насыйп була гаярь егеткә.
Тимер атны оста иярли ул,
Ошап кала горур бөркеткә.

Лачындай улларның атасына
Урын югарыдан, билгеле.
Ата сизә: кыю улларына
Заман үзе куяр билгене.

Еллар имин, чәчкә аткан бакча
Җәйләр килә, өмет — йөзләрдә.
Киләчәкне матур юрый алар,
Ышанычлы караш йөзләрдә.

Күрше хакы — тәңре хакы, диләр
Балыкчы Шияби агайны
Чакырганнар, “Бергә төшәбез”, — дип,
Күрегез мәhабәт бабайны!

Артистларга өлге булырлык бит
Ул кыяфәт, басып торышы.
Чабатаны инде ташлаганнар,
Бөтәйгән халыкның тормышы.

Көннәр аяз, ил-йорт тыныч әле.
Белмиләр шул алда ни көтә?
Пычак кайрап йөргән дошманнарның
Йөзе әле калын битлектә…

Фин сугышында Мөхәммәтсафа
Командир итеп билгеләнә.
Яңа корган гаиләсе кала,
Яп-яшь килеш кала Хәлимә.

Сугыш дәhшәтендә hәлак була,
Авылдашы җирли кадерләп.
Кара кайгы алган гаиләсе
Озак яши аны хәтерләп…

“Гитлерны җиңәрдәй егет без”, — дип,
Мөхәммәтвафа китә сугышка.
Машинасы белән чакырталар,
Бергә алар соңгы сулышта.

Бомба төшеп, йортлар җимерелә
Мәскәү астындагы шәhәрдә.
Машинасы белән бергә Вафа
Һәлак була шушы мәхшәрдә…

Горур кыяфәтле Габдулласы,
Кичеп кайтып сугыш юлларын,
Авылында иң хөрмәтле булып
Уздырды ул гомер елларын.

Сугыш сөремнәрен кичкән әле
Кече эне Зөфәр абый да,
Рәсемдә күренми, эштә калган,
Шул чак булалмагандыр өйдә…

Сугыш яраларыннан сызланып,
Бер аякка йомшак басканын
Мин хәтерлим әле, Гатиннарның
Нәсел шәҗәрәсе дастанын.

Көмешче Гатаулла нәселенең
Тармаклары шулай тарала.
Авылымның асыл егетләре
Сугыш дәhшәтендә югала.

Бик бәхетле еллар өмет итеп
Яшисе бит туган нигездә…
Ә сурәттә hаман япь-яшь алар
Тукталган бәхетле мизгелдә.

Кичкетаң авылы.

Бу фото Барҗы авылында 1938 елда Фин сугышына кадәр тө­шерелгән. Машина кузовында уң­нан беренче — Гатин Гатаулла (көмешче Гата абзый). Аның өч улы рәттән басып торалар: сулда, машина ишеген ачып, кулын рульгә куйган Мөхәммәтвафа — авылның беренче шоферы; кулына кәгазь төргәкләп тотканы — Мөхәммәтсафа, колхозда хисапчы; ак күлмәк кигәне — Габдулла, укытучы, чирек гасыр мәктәп директоры булып эшләгән. Алар янәшәсендә ак сакаллы карт — балыкчы Шияби.
Мөхәммәтсафа Фин сугышында командир була. Снайпер пулясыннан вафат булганлыгын, үз куллары белән аны җирләвен исән калган авылдашы кайтып сөйли.
Мөхәммәтвафа Бөек Ватан сугы­шына шушы машинасы белән бергә чакырыла. Мәскәү астында барган сугышларда күпкатлы йорт ишелеп, машинасы белән аста кала һәм һәлак була.
Габдулла — сугышта самолетларны көйләп торучы буларак, Монголия чигендә хезмәт итә, “За победу над Японией”, “За отвагу” медальләре белән бүләкләнә.