Әдәби сәхифә 18-2018
Шиһабетдин Садыйков
Балкып килә зур бәйрәм
Елмаеп, нурлы яз килә,
Кояш нурларын сибә.
Карлар эри, сулар ага,
Һәммә җиргә нур иңә.
Бәлки шуңа нурлы язны
Һәр кеше көтеп ала.
Исән яшәп күрүенә
Шөкер итеп куана.
Ямьле язларга уралып,
Балкып килә зур бәйрәм.
Ул – күркәм Җиңү бәйрәме.
Аны көтә бар галәм.
Бөек Җиңү – дан-шөһрәт
Казанган гүзәл бәйрәм.
Аны мактап һәм олылап
Билгеләп үтә илем.
Бөек Җиңүне яулады
Хәзерге өлкән буын.
Керде дөрләгән утларга
Кызганмый газиз җанын.
Чиксез батырлык, геройлык
Күрсәтте ил уллары.
Соңгы чиккәчә көрәште,
Сабырлыгын җуймады.
Ел артыннан еллар уза,
Ветераннар картая.
Бер-бер артлы дөнья куя,
Сафлары бик азая.
Исән калган батырларны
Кирәк хөрмәт итәргә.
Тәмле сүз һәм вәгъдәләрдән
Вакыт эшкә күчәргә.
Ижау шәһәре.
Силүзә Мифтахова
Җиңү көне белән!
Тынычлык һәм ирек яулап алган
Ир-егетләр канлы көрәштә.
Бик күпләре кайтмый, ятып калган
Туган җирләреннән еракта.
Сызлый һаман күңел, сыкрый йөрәк,
Төзәлмәгән әле яралар,
Гомер буе ирен, улын көтеп
Яши жирдә кайбер аналар.
Жиңү көнен — бөек хәтер көнен —
Дулкынланып көтә бар халык.
Күз яшь аша елмаеп һәм көлеп
Туктап искә ала, тын калып.
Туплар шартламасын иде,
Кан таммасын,
Тыныч булсын бары дөньялар
Матурлыгын тоеп һәр иртәнең,
Шат яшәсен илдә балалар.
Ижау шәһәре.
Фәридә Айдарова
Кырык бердә туган әти
“Әти” диеп өзелеп әйтер сүзне
Бер әйталмый безнең әткәйләр.
Зур авырлык белән кеше булып,
Сабыр гына гомер иткәннәр.
Малай чакта шаян, шук булганнар,
Аналарга борчу салганнар.
“Әти” диеп бер дә әйталмыйча,
Үзләре дә әти булганнар.
Балалары, оныклары үскән
Кырык бердә туган улларның.
Әти йөзендә дә чагыла күк
Бар хәсрәте авыр елларның.
Кем туганчы, кемдер тууга ук,
Сугыш йоткан газиз кешесен.
Гомер буе хыялында йөрткән
“Әти” диеп өзелеп дәшәсен.
Ата фатихасы, ата сүзе
Озатмаган тормыш юлына.
Үсә төшкәч, ана таянгандыр
Кырык бердә туган улына.
Ана өметләрен аклаганнар,
Илгә-көнгә хезмәт иткәннәр.
Акыл белән түгел, күңел белән
Әтиләрен барыбер көткәннәр.
Сорамагыз берни әтиләрдән,
Яшьләнгәнен күреп күзләре.
Олыгаеп барган саен алар,
Тирәнәя яра эзләре…
Әгерҗе шәһәре.
Асия Корбангалиева
Без — җиңүче балалары
(Рамил Салих улы Исмәгыйлевкә)
Алдымда зур сынау торса,
Әтием төшә искә,
Нинди авырлык килсә дә,
Бирешмәде ул һич тә.
Ватанны саклап әтиләр
Көрәшкән батырларча.
Ил алдында изге бурыч
Үтәлгән тулысынча.
Җиңү яулаган әтиләр,
Без дә тиеш җиңәргә.
Сынатмыйбыз, сыгылмыйбыз,
Сынау төшсә иңнәргә.
Без – җиңүче балалары,
Ә тамырларыбызда
Җиңүчеләр каны ага,
Көч, ныклык — рухыбызда.
Әгерҗе шәһәре.
Зөһрә Шиһапова
Тол хатыннар
Тол хатыннар… алар күргәннәрне
Күз алдыма ачык китерәм.
Әйтерсең лә алар кичергәнне
Бүген менә мин дә кичерәм.
Гүя мин дә алар белән бергә
Авырлыгын күрәм сугышның.
Күңелем белән тоям хатыннарның
Көрсенеп алган авыр сулышын.
Менә алар бетмәс эштән талып,
Бер-берсенең күңелен күрергә
Җыелдылар сүз кушмыйча гына,
Авыл очындагы бер өйгә.
Сөйләшәсе сүзләр сөйләнелде,
Җырланасы җырлар җырланды…
Казан асты шундый шомлы яна
Бүлмә эче кинәт тын калды.
Авылдашлар тирән уйга чумды,
Ниләр уйлый икән һәркайсы?
Учак уты белән күз алдына килә
Һәрберсенең йөрәк парәсе.
Бүген алар бөтенесе бердәй,
Һәркайсының охшаш язмышы.
Каһәр көчләр белән буталышты
Тормыш яме, йөрәк сагышы.
…Ничә еллар буе томалыктан
Яктылыкка алар омтылды.
Яшәделәр матур хыял белән,
Хезмәт алар өчен җыр булды.
Көтмәгәндә бар да юкка чыкты,
Кайда уллар? Кайда сөйгәннәр?
Кем гаебе белән аерылышты
Мәңгелеккә вәгъдә биргәннәр?
Кайвакытка кадәр барыр икән
Болай зарыгып, сагынып яшәүләр?
Әмма түзәр алар, җиңәр авырлыкны,
Өзелмәсен генә өметләр.
Килер әле, килер Җиңү көне,
Дошман куылыр әле өненә,
Җиңү даулап кайтыр сөеклеләр
Туган якка, газиз җиренә.
Шундый өмет белән яши алар,
Алда әле хәсрәт-кайгылар,
Күпме коелыр әле күз яшьләре,
Күпме бүленер әле йокылар?
Ә бүгенгә барлык авырлыкны
Иңнәренә алар салдылар,
Нинди генә эштә булмасыннар,
Җиң сызганып алда бардылар.
Алар көче белән басуларда
Авырсулап иген шаулады.
Сөрү, чәчү, урып җилгәрүләр –
Эшләнмәгән эшләр калмады.
Юклык белән бала үстерделәр,
Күрде алар, күрде барысын.
Ул елларда йөрәк әрнүләргә
Чал чәчләре шаһит аларның.
Менә алар бүген безнең белән,
Ник соң һаман боек йөзләре?
Дәһшәт тулы еллар онытылмыймы,
Борчый микән әллә бүтәне?
Зурлыйк, дуслар, бүген без аларны,
Кабат хәсрәт алар күрмәсен.
Сугыш-вәхшилеккә юллар куймыйк,
Рәнҗешләре безгә төшмәсен.
Бирик аларга без җан җылысын,
Кыерсытмыйк эшләп кырыслык.
Олыларны зурлый белсәк кенә,
Илебездә булыр тынычлык.
Ижау шәһәре.
Рима Зарипова
Гомерлек ятимнәр
Сугыш елларында ятимлекне
Татыганнар күпме балалар?
Безнең төбәктә дә яши алар –
Әтиләрен күрми калганнар.
Мылтык тавышлары булмаса да,
Сугыш кергән һәрбер өйләргә.
“Әттә” сүзен кат-кат пышылдаган
Тәпи киткән сабый төннәрдә.
Шул сабыйның саклап йокыларын,
Утка кергән күпме әтиләр?
Яшәү көчен биреп баласына
Күкрәгенә кыскан әниләр…
Сугыш тәмам, әмма дәвам итә
Шул елларның ачы сагышы.
Ятимлекне һаман кичерә алмый
Күпне күргән сугыш баласы.
Кичкетаң авылы.