Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 18-2017
3.05.2017

Әдәби сәхифә 18-2017

Шиһабетдин Садыйков
Данлыклы бәйрәм

Һәр ел саен көтеп алам
Бөек Җиңү бәйрәмен.
Аны кадерләп, хөрмәтләп,
Зурлап бәйрәм итәмен.

Ярты гасыр инде менә
Аны күреп шатланам.
“Җиңүдә минем дә өлеш
бар”, — диеп горурланам.

Горурланам һәм шатланам
Җиңү яулап алганга.
Ямансулыйм, күңелем елый
Дуслар ятып калганга.

Акты каннар елга булып,
Миллионнар калды ятып.
Меңләгән шәһәр-авыллар
Бетте утларда янып.

Каһәр суккан канлы сугыш
Салды каты җәзасын.
Гасыр уза — җиңә алмый
Аның котсыз ярасын.

Бетмәс газапка, җәфага
Түзде безнең яшь буын.
Татыды үз җилкәсендә
Аның дәһшәтле утын.

Утларына, газабына
Алар баш имәделәр.
Батырлыкның, геройлыкның
Чикләрен белмәделәр.

Бар милләтләр ил алдында
Изге хакын аклады.
Туган илнең бердәмлеген,
Азатлыгын саклады.

Иксез-чиксез югалтулар
Булмады һич тә әрәм.
Бөек җиңү насыйп булды,
Юк аннан олы бәйрәм!

Аның даны, дәрәҗәсе
Бар дөньяга таралган.
Тарих битенә уелып,
Алтын белән язылган.

Ижау шәһәре.

Зәйнәп Зәкиева
Яз килгән

Җир уяна кышкы йокысыннан,
Кояш балкый – язны сагынган.
Салкыннарда аны каплап йөзгән
Карлы болытлардан арынган.

Эреп бетә инде соңгы карлар,
Аклыклары инде җуелган.
Бөтерелеп ага язгы ташкын,
Елга яры судан юылган.

Эчке ярсу белән гөжли урман,
Агачларга яшькелт төс кунган.
Ачык итәкләрдә умырзая калка,
Ак каенда бөре уянган.

Язгы җилләр барсын назлап үтә,
Куанычлы дулкын кузгатып.
Бөтен җирдә яз тантана итә,
Җирдә яшәү дәрте уятып.

Актаныш районы,
Мерәс авылы.

Зөһрә Камалиева
Язларда

Карлар эри, җиргә тамчы тама,
Ашыгалар назлы язларга.
Ташлар ярып ашыгалар алар,
Дәрьяларга кушылып агарга.

Артта калган уйлар, ымсынулар,
Яшьлектәге кочкан сылулар.
Әйтерсең лә язгы тамчы аша
“Син исәнме?” – диеп сорыйлар.

Рәхмәт, дуслар, хәлем сорашканга,
Беләсездер инде күбегез:
Әле йөрим сезнең арагызда,
Үзегез инде шуннан белегез.

Гомер уза аккан сулар кебек,
Гомер тавын кимерә минутлар.
Үзгәрәләр тәндә күзәнәкләр,
Үзгәрәләр җанда холыклар.

Язларында күктә аккош юлы,
Төн карасын ул юл юк итә.
Зәңгәр күктән очкын нурлар атыла,
Артта калган серләр җилкетә.

Яланаяк йөгереп йөргән чаклар
Ерак калды, җуйган Җир аны.
Җилләр түгел, фәкать вакыт үзе
Яфрак кебек очыра елларны.

Балачактан тормыш ачысын да,
Төчесен дә бирә килде бит.
Һич зарланмыйм калган гомеремдә
Эшли алсам тик гел изгелек.

Тормышымнан күпне өмет итмим,
Өмет баглап йөрмим бик күпкә.
Шигърем аша изге хисләремне
Сезгә бүләк итсәм, шул җитә.

Ижау шәһәре.

Фәридә Айдарова
Усал тормыш

Усалсың син, тормыш,
Усал телең белән камчылыйсың.
Таш кыялар тетрәгәндәй,
Телеп җанны,
Уктай ысылдыйсың.

Усалсың син, тормыш,
Әтрәк-әләм, буш куыкларны да
Асрап яшәтәсең.
Мин-минлектән интеккәнне
Юктыр терелтәсең.

Усалсың син, тормыш,
Дөньям бөтен, дип уйласаң,
Кителә чите һаман.
Югалтмамын, дип тапканда,
Сагалап тора ялган.

Усалсың син, тормыш…
Тик үпкәләп кенә
Яшәп булмыйсана.
Усал телләр күңелемне
Борчуларга сала…

Әгерҗе шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Сөю — күктән гозер

Тормыш мәшәкатьләреннән качып,
Назлы гына иңнәреңнән кочып,
Торыр идем хәзер.
Минем өчен бик күп юллар ачык,
Тик керергә ишегеңне ачып,
Түгелмен мин әзер.

Күпме тагын хыяллардан очып,
Өметләрне ак буяуга манчып,
Күңелем бәхет төзер?
Сабырлыгым чиксез — зур бер янчык,
Шуңа көтәм сине, каршыма чык!
Сөю – күктән гозер!

Яр Чаллы шәһәре.

Рамил Мухгалин
Җыр ярала күңелдә

Язгы кояш нурын сибә,
Ак каеннар бөредә.
Язгы кар китеп баруга
Умырзая күренә.

Ак чәчәктә шомырт бүген,
Чияләрдә ак томан.
Язның бу гүзәллегенә
Исләрем китеп торам.

Зәңгәр күкне иңләп оча
Кыр казлары, торналар.
Басуларда тракторлар —
Чәчкеч, сука, тырмалар…

Язгы кояш нурын сибә,
Күбәләкләр терелә…
Җанны айкап шигырь туа,
Җыр ярала күңелдә.

Исәнбай авылы.