Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 18-2016
5.05.2016

Әдәби сәхифә 18-2016

Чыңгыз Мусин

Без — сугыш балалары

Җирләр сөреп, иген игеп
Үсте авыл яшьләре.
Кырык бердә ил күгендә
Утлы яшен яшьнәде.

Кичтән ай нуры балкыган
Күк йөзе аяз иде.
Җәйләргә аяк бассак та,
Һәр күңелдә яз иде.

Иртә таңда сабыйларның
Бишектә чагы иде.
Тәүге кат бишек җырларын
Ишеткән чагы иде.

Гүя ки вакыт-мизгелнең
Туктаган чагы иде.
Сайрар кошларның таллыкта
Йоклаган чагы иде.

Иртә таңда көнбатыштан
Дәһшәт купты яу булып.
Рәсәй җирен утка тотты,
Күктән бомба яудырып.

Басулар, кырлар ызанлы,
Олы юллар тузанлы.
Илнең асыл ир-атлары
Яу кырына кузгалды.

Көл булып калды авыллар,
Тетрәнде калалар.
Утта янды тол аналар,
Утта янды балалар.

Яуда кырылды күпме җан,
Күпмесе яшьләр иде?
Бу җирдә тиңе булмаган
Коточкыч мәхшәр иде.

Без ятим балалар идек,
Мәктәптә укый идек.
Караңгы, нурсыз төннәрдә
Саташып йоклый идек.

Кәлҗемәле еллар килде,
Чабаталы замана.
Ул заманнар искә төшсә,
Җанда яра яңара.

Елгалар аккан шикелле
Гомерләр ага тора.
Ничек итеп бу көннәрне
Яшьләргә аңлатырга?

Җәфада узган елларның
Никадәр аралары?
Яу кырында йөрмәсәк тә,
Без — сугыш балалары.

Инде тагын язлар килде,
Көннәре коры тора.
Җырчы кошлар да, талпынып,
Таллыкта оя кора.

Язлары да кабатлана,
Җәйләр дә уза тора.
Тик язмасын оланнарны
Яуларга озатырга.

Мордывый авылы.

Шиһабетдин Садыйков
Ак пароход

Ак пароход алып китте
Идел буйлап сугышка.
Башым ниләр күрер икән,
Ниләр насыйп язмышка?

Авылымны чыккан чакта
Кулъяулыгым болгадым.
Ходаемнан исән йөреп
Кайтуымны сорадым.

Әле ул чак унсигез яшь —
Чәчкә кебек чак иде.
Күңелем көр, беләгемдә
Ут уйнаткан чак иде.

Аңладым: алдымда мине
Дәһшәтле сугыш көтте.
Тик шулай да, минем яшь җан
Исәнлек өмет итте.

Үттек без бик озын юллар,
Күренде биек таулар.
Шул тауларда тиеш икән
Без үтәргә зур яулар.

Кулга автоматлар тотып,
Мендек биек тауларга.
Иртәнге ал таң атканда,
Ташландык фашистларга.

Башланды алыш, атышлар,
Яңгырый яман тавыш.
Җир тетри, һава дулый,
Сугыш — ул шундый явыз.

Иртә таңнан кичкә кадәр
Җан аямый сугыштык.
Йөзләп түгел, меңнән артык
Яшьтәшләрне югалттык.

Мин дә каты яраланып,
Кан койдым, һушны җуйдым.
Исемә килгәндә инде
Дәва йортында идем…

Ак пароход алып китте
Идел буйлап сугышка.
Башым ниләр күрер икән,
Ниләр насыйп язмышка?

Ижау шәһәре.

Гөлфидә Мәрданова
Әтиемә

Синең яшьлек фронтларда үткән,
Ил өчен син утка кергәнсең.
Ватанымны саклап илбасардан,
Үлем тозагында йөргәнсең.

Ярчык тишкән синең башкаеңны,
Туфрак асларында калгансың.
Күз алдына китерүе авыр,
Ничек әле исән калгансың?

Днепрның суы күренмәгән,
Тоташ кандай елап аккан ул.
Фашизмга каршы көрәшкәндәй,
Дулкыннары ярга каккандыр.

Бу мәхшәрдә син дә кайнагансың,
Орден сиңа шуңа биргәннәр.
Кенигсберг юлын таптагансың,
Күпме булган шунда үлгәннәр?

Ике орден минем кулларымда,
Синең хакта алар уйлата.
Шул елларны искә алган кебек,
Моңлы тальян көйләр уйната.

Газиз әткәм! Безнең арабыздан
Иртә киттең ачы елатып.
Алтмышка да җитми күзең йомдың,
Күңелемне булмый юатып…

Тальяның да сине юксынгандай
Ямансулый комод өстендә.
Әйтерсең лә һаман сине көтә
Иртә белән, төнлә, кичен дә.

Моңлы тальян сугыш юлларыннан
Синең белән бергә атлаган,
Җиңү көнен якынайткан кебек,
Матур татар көен башкарган.

Башка сине күреп булмаса да,
Мин көйлимен синең көйләрне.
Тальян гармун синең төсең кебек
Ямьләп тора безнең өйләрне.

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Тукайлы яз

Язлар белән Тукай килә,
И мөкатдәс, моңлы саз!
“Халкым”, — диеп, карусыз зат,
Сазың уйнадың бик аз.

Дөньяң читлеген тарсынып,
Очса да күңелең кошы.
Уйный сазың “Бәйрәм көе”н ,
Хәйран бүген һәр кеше.

Шигырьләрең укый-укый,
Күңелләр моңга тула.
Милләт диеп җанын аткан
Йөз елга тик берәү туа.

Милләтне милләт итүче
Тукай бит ул — шуны бел.
Кечкенәдән аңлашылган
И туган тел, матур тел.

Ижау шәһәре.