Әдәби сәхифә 17-2017
Рәфисә Гыйзетдинова
Язгы мизгел
Тирә-юньне авыр кардан әрчеп,
Кар елатып, яшел җир чыга.
Әллә еллар белән, уйлар белән
Шыгрым тулган – күңел талчыга.
Кар яшьләре, күл булып җыелып,
Каен тамырларын чылата.
Ел үткәндә тагын явармын дип,
Талларның йөрәген сызлата.
Умырзая калкыр урманнарда,
Җыелмыйча, сулыр, боегыр.
Тик бер мизгел – хозурлыгы белән
Сихерләгән төсле тоелыр.
Ижау шәһәре.
Фазыл Майдуллин
Балачак хатирәсе
Балачак, яшьлек, тарих…
Биш катлы өйләр…
Ташкүмер һәм шахталар…
Исә тынгысыз җилләр.
Тәрәзәдән күренеп тора
Урал тавы агарып…
Боланнар… Ненец халкы
Йөри ит сатып.
Күн итекләр, калын туннар —
Буран урамда.
Тирә-ягымда тундра,
Ерак урманга.
Кояшлы кышкы көн
Атынгычта атынам.
Чагылдыра күзне нурлар,
Тиздән яз, авылга кайтам!
…Әни гүя дәшә тәрәздән:
“Кер, улым, ашарга!”
Әти эштән кайтып килә
Елмаеплар каршыма.
Алтмыш җиденче параллель —
Воркута, дала, тундра…
Барсы уйда тапталалар:
Ташкүмер һәм шахталар,
Ташкүмер һәм шахталар…
Ижау шәһәре.
Рәмзия Җиһангәрәева
Сүз кодрәте
Апрель ае кояшыдай
Нурга төреп җиһанны,
Илаһи бер хис уяна,
Шул җилкәндерә җанны.
Күңелдәге якты уйлар
Кәгазьгә түгеләләр.
Хыял, өмет һәм ярату
Бер-берсе үреләләр.
Керле күңелләр агарсын,
Пакьлек салам хисләргә.
Илһамланып шигырь язам
Айлы тып-тын кичләрдә.
Моңсызларга моң өләшәм,
Сабырсызга — сабырлык.
Юатам ятим, үксезне…
Сүз — көч! Хәйран калырлык.
Сүз кодрәте – шифа бәлзәм
Җансызларга җан куя.
Сүз кодрәте – хәнҗәр кылыч
Йөрәк, бәгырьне уя.
Өметсезгә өмет өстим,
Дәрт иңсен дәртсезләргә.
Адашканнар юл тапсыннар,
Көч бирәм хәлсезләргә.
Читтә йөреп сагынганнар
Шигырь укып юансын.
Туган як сулышын тоеп,
Чын күңелдән куансын.
Сүз кодрәте — бөек көч шул,
Иҗат ул — татлы газап.
Күңел халәте, моң, җыр ул —
Илһам, дәрт, очар канат.
Кичкетаң авылы.
Ринат Батталов
Көнләшү
Чама белән көнләшү —
«Сөям!» — диеп эндәшү.
Риза Шәфи
Уртак сөю, уртак түшәк,
Барыбер көнлисеңдер.
Көнләшү – сөю билгесе
Икәнен белмисеңдер.
Тәнем татлы талганда да
Сынды сабыр канатым.
Бергөнаһсыз ничәнче кат
Йөрәгемне канаттың.
Телисеңме, антлар итәм
Көнчелек таралганчы.
Көлә-көлә, елый-елый,
Сакалым агарганчы.
Телисеңме, сөюемне
Нурлар итеп таратам.
Бар галәмгә аваз салам:
“Яратам бит, яратам!”..
Мине – сиңа, сине – миңа
Ходай үзе биргәндер.
Сөюнең бәхет илендә
Без икебез бердәнбер.
Ижау шәһәре.