Әдәби сәхифә 16-2017
26нчы апрель — Габдулла Тукайның туган көне
Әлфирә Низамова
Тукай бәйрәме
Бәйрәмнән кайттым, уйланам:
Искиткеч булды бәйрәм!
Кояш та балкып нур чәчте
Дөньяга бәйләм-бәйләм.
Тукай рухы — мәйданнарда,
Сәхнәдә — Тукай төсе…
Шигъри тәлгәшләр өләшә
Олысы һәм кечесе…
Һәр авыл, шәһәр урамы,
Мәркәзебез Казан да…
Читкә сибелгән татарлар —
Бәйрәм итәләр бар да!
“Туган тел”не җырлый халык
Аягүрә, горурланып…
Нәни Апуш тыңлый сыман
Яланаяк, тып-тын калып…
Тукай рухы күңелләрдә
Җиһанда — Тукай төсе…
Язгы җилләр куышалар,
Урамда — шигырь исе!
Исәнбай авылы.
Рамил Мухгалин
Туган телем
Туган телем белән горурланам,
Күңелемдә һәрчак моңлы көй.
Назлагандыр мине бишек җыры,
Озата бара хәзер “Әллүки”.
Туган телем минем -Тукай теле
Шул тел аша таныш “Шүрәле”,
Хәтеремдә йөри алтын тарак,
Күңелләрдә — “Сарык, кәҗә” әле…
Ничә буын үсте әкиятләрдән
Гайрәт алып, алып гыйбрәт!
Туган телдә уйлыйм, иҗат итәм,
Тукаем, сиңа мең-мең рәхмәт!
Исәнбай авылы.
Зәбир Хәлимов
Рәхмәт, Тукай абый!
Тукай тора таш өстендә
Һәм карый, белмим, кая…
Әйтә кебек: “Гомерләрне
Һич үткәрмәгез зая!”
Абый Тукай бабайга да,
Абый тагын әбигә…
Барысы да олылыйлар,
Ә үзе бик яшь нигә?..
Бәйрәм саен киләбез без,
Хөрмәтләп һәйкәленә.
Туган телебезне сөяргә
Безне өйрәткәненә.
Яр Чаллы шәһәре.
Гыймран Сафин
Газиз телем
(цикл)
…Теле барлар халык булган,
Теле юклар балык булган…
Зиннур Мансуров
Җиңелгәннәр язмышы
Идел-Чулман буйларыннан
Татар читкә куылган.
Яшәү уңайлы җирләрдән
Татар эзе җуелган.
Урманлы якларга киткән,
Арлардан да арырак.
Кайгы-хәсрәтләре булган
Сарыдан да сарырак.
Җиңелүгә дучар булгач,
Сугылган да тибелгән.
Тик яшәргә теләп, татар
Бар дөньяга сибелгән.
Биш гасырлык газапта да
Үлмәгән, исән калган.
Изге дине, изге теле
Милләтне саклый алган.
Изге дин һәм тел
Дөнья мәшәкатен барлап,
Яшәсә дә чит илдә.
Дога укый, теләк тели
Татар тик туган телдә.
Кай тарафта яшәсә дә,
Илен сагынып җан атып.
Хәтердәге изге Ислам
Йөргән аны озатып.
Буыннан буынга күчкән
Татар милли хисләре.
Үз телендә истә калган
Пәйгамбәр хәдисләре.
Изге вәгазь канга сеңә
Бары туган телеңдә.
Тел һәм дин — ике терәгең
Яшәргә үз илеңдә.
Тел югалтмак — җан югалтмак
Җирдә халык саны арта,
Милләтләр саны кими.
Телсез милләтләр югала,
Теллегә кырау тими.
Азмы корсак хисабына
Телләрен югалтканнар?
Милләт өчен көрәшмичә,
Намусларын сатканнар?
Башын имәс җиңелгәнне
Җиңүче хөрмәт итә.
Буйсынып, телен сатканга
Бер майсыз калҗа җитә.
Тел югалтмак — җан югалтмак,
Тел — зур рухи байлык ул!
Телсез зәгыйфь, көчсез, мескен,
Телсез бары балык ул!
Ижау шәһәре.
Рәзилә Хәмидуллина
Иж-Бубыйда булган Тукай
Иж-Бубый мәдрәсәсенә
Бөек Тукай килгән, диләр.
Мәдрәсә күле буенда
Үскән таллары хәбәрдар.
Каршы алган авыл халкы,
Колач җәеп, Габдулланы.
Олы юлга түшәлгән, ди,
Сап-сары бодай саламы.
Пар атларда килгән икән
Солтан егет сөйгәненә.
Кызлар мәдрәсәсе ачык,
Тик күренми бит Зәйтүнә.
Гыйшык-мыйшык уйнаудырмы,
Әллә артык тыйнак булу.
Читтән күзләп карый Тукай:
Кая соң Зәйтүнә сылу?
Кара-каршы йөгереп чыгу
Булмаган бит ул заманда.
Күрешә алмый сызланганнар
Дин дә көчле Иж-Бубыйда.
Аерым кызлар мәктәбе дә,
Егетләр дә укый аерым.
Шулай итеп күрә алмый
Габдулла да сөйгән ярын.
Тәрәзәдән яшьле күзләр
Озатып кына кала аны.
Газапланып яшәүләрдән
Өзгәләнә яшьләр җаны.
Аң-белемгә сусаганнар
Мәдрәсәдә укыганнар.
Дөнья хәлләрен сөйләшеп
Утырганнар Габдуллалар…
Бөдрә таллар биек инде
Күл ялгызы, мәдрәсәсез.
Ярты авыл мәгърифәтле,
Ярты авыл мәгърифәтсез.
Бубыйлар тартып менгергән
Бубый данын биеклеккә.
Биеклекне биегәйтеп,
Тукай калды истәлеккә.
Габдулла Тукай килгәнен
Каян гына белер идем.
Мәдрәсәдә укып йөргән
Чагы булган әбием.
Озын-озын шигырьләрен
Сөйли торган иде яттан.
Әйтсә дә шагыйрь сүзендә:
“Урыслар тотса, — дип, — якаң”.
Тотмаган шул, тоталмаган
Бердәм булган татар халкы.
Намусын да пычратмаган,
Яшәмәгән ярты-йорты.
И, шәкертләр, укыгыз, дип
Калдырган ул китапларын.
Татар углы менә шулай
Яулап алган бар җир шарын.
Алтын бөртегенә тиңнәр,
Бөек Тукай һәм Бубилар.
Табылмас алар кебекләр,
Алар бит кабатланмыйлар.
Иж-Бубый авылы.