Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 16-2016
20.04.2016

Әдәби сәхифә 16-2016

Әлфирә Низамова

Кеше булып яшә

Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан
Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан…
Г. Тукай

Чукрак булмас кеше, әгәр җаны сизсә,
Сукыр булмас, әгәр күңел күзе күрсә…
Сырхау булса, дәва табар өметеннән,
Сакау булса, телен табар өммәтеннән.

Ярлы булса, ризык табар, сыйлы булыр
Тырышып куйган һәр гамәле, хезмәтеннән.
Үз кыйбласын җуйса кинәт берәү, әгәр
Кулларында аның маяк – Иман булыр.

Фани дөнья – кызыктыргыч, ялтыравык,
Ымсындырыр, ялгыштырыр, адаштырыр…
Тик адәмгә Ходай биргән акыл, зиһен
Яшәү сере хыял белән өмет биргән.

Беләкләргә — Алыпбатыр көчен.
Бу дөньяда Кеше булып яшәр өчен…
Зарланма син, ыңгырашма һәм адашма,
Булдырырмын, дип тотын һәр эшеңә…

Эзлә, уйла, тап, тырыш, иҗтиһат ит,
Таян бары үзеңнең ихтыяр көчеңә!

Исәнбай авылы.

Артур Фәләхов
Җиһан таный Тукайны

“…Асрамага бала бирәм”, — диеп,
Печән базарыннан үткәннәр —
Белмәгәннәр шагыйрь буласыңны,
Балалыктан мәхрүм иткәннәр…

Кушлавыч та, Кырлай авылы да
Бүген безнең өчен — изге җир.
Шунда туган синең тәүге моңнар,
Шунда тамган синең тәүге тир.

Бүген инде даһи исемеңне
Бар җиһан да таный, и Тукай.
Тормыш-иҗат юлларыңны белмәс
Татар-башкорт җирдә юк бугай.

Синең язган моңлы җырларыңны
Халык бүген яратып җырлый.
Иҗатыңны үрнәк итеп алып,
Татар халкы әнә шигырь сырлый…

… Даһи шагыйрь әле арабызда,
Шигырьләре һәрчак телләрдә.
Туган телем — Тукай теле бит ул,
Төрик әле аны гөлләргә!

Казан шәһәре.
***
Саҗидә Аширова
Безнең арабызда

Тукай теле белән аваз салдым,
Йөрәгемдә — аның моңнары.
Бик рәхмәтлемен сиңа, Ходай,
Биргән өчен безгә Тукайны.

Нинди моңлы аның “Тәфтиләү”е,
Йөрәк-бәгырьләрне телгәли.
Карурманда йөргән Шүрәлесе
Төшләргә дә кайчак кергәли.

“Пар ат”ларын укып, җилдереп
Барып кайтам сыман Казанга.
Оныклары бит без Тукайның:
Горур, көчле рухлы шуңа да.

Тукай исән, яши арабызда.
Чал гасырдан безгә эндәшә.
“Сөй халкыңны, сакла телеңне”, — дип
Чакыра ул безне көрәшкә.

Ижау шәһәре.

Чыңгыз Мусин
Язларны көтеп калам

Күпме язларны кичердем
Хисләрем, рухым белән.
Тагын язмышка язылган
Языма кереп киләм.

Язларның кабатлануын
Көтәбез канатланып.
Сизмибез узган елларның
Чәчләрне агартканын,
Борынны канатканын.

Үтте еллар гомерләрнең
Йомгагын сүтә-сүтә.
Күңелләр килер язлардан
Изгелек кенә көтә.

Яз язлыгын итәр әле,
Узып та китәр әле.
Шигъри хисләрне уята
Тылсымлы иртәләре.

Тәүге тойгылар яңара
Һәрбер килгән язда да.
Каләмем, җаннарны назла
Язда туган язмада.

Дәрьяларда су тавышы,
Килер көннәр алдадыр.
Озакламый бу тарафлар
Ямьле җәйгә ялганыр.

Гомеркәйләр ага гүя
Катлам-катлам бозларда.
Катлаулы язмыш кичердек
Гомер юлын узганда.

Боз таулары агып китәр,
Идел-Чулманга табан.
Мин исән әле. Киләсе
Язларны көтеп калам.

Мордывый авылы.