Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 15-2017
12.04.2017

Әдәби сәхифә 15-2017

Азат Гаталы
Мәчет маяк булсын!

Бу дөньяга син килгәнсең икән,
Юнәлешең изгелек булсын.
Тормыш авырлыгына бирешмә,
Йөзләреңдә яктылык торсын.

Изгелекләр кыл син халык өчен,
Явыз-яманлыкны урап уз,
“Аллам” диеп бер эндәшә алу —
Син Иман юлында дигән сүз.

Сукмагыңны әгәр күмеп китсә,
Агымсулар, комнар, бураннар.
Мәчет манарасы маяк булсын,
Курыкмыйча шунда таба бар.

Туган чакта беркем белеп тумый
Кем буласын, кайда торасын,
Кем иптәшең була, кайда эшләп,

Кайда яшәп вафат буласын.
Гомер иткәч, була барысы да,
Белеп булмый аның газабын…
“Гөнаһмы ул, изге эшме бу?” — дип
Уйламыйсың шул һич азагын.

Тормыш юлы — ул мең юнәлешле,
Һәркем аны үзенчә атлар.
Ләкин очрашу урыны бер бит,
Шул турыда онытмыйк,
дуслар!

Җыелыгыз мәчет яннарына,
Уздырыгыз Коръән ашларын.
Ходай кабул итсен, азан әйтик
Ныклы булсын нигез ташлары.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Күңел күзе

Маңгайдагы күзләр күзләрмени,
Күзләр алар түбән — йөрәктә.
Алар безгә яшәү серен ача,
Тормыш әлифбасын өйрәтә.

“Маңгай күзе — ботак тишеге ул”,
Исән булсын күңел күзләрең.
Мин үзем дә акыл белән түгел,
Йөрәк белән күбрәк эзләндем.

Маңгай күзе күрә генә бит ул,
Күңел күзе бизи матурлый…
Йөрәк исә ошбу гүзәллекне
Ике тапкыр кушып тапкырлый.

Тапкырлый да гашыйк булып куя,
Борылышлар ясап язмышта…
Ялгышлар да була, ни дисәң дә,
Күңел күзе сирәк ялгыша.

Маңгайдагы күзләр бирешсә дә…
Исән булсын күңел күзләре!
Алар булса, якты, кояшлы да
Җылы булыр гомер көзләре!

Исәнбай авылы.

Кәүсәрия Нуруллина
Китмик әле

Гомер ага аккан сулар кебек,
Уза язы, уза җәйләре.
Көзләремә кереп барган мәлем,
Җылы булыр микән җилләре?

Кышларымның салкын буранында
Кем соң мине кочып җылытыр?
Көчле терәк табылырмы икән,
Дуслар, бәлки, күптән онытыр?

Халкым, диеп, игелекләр кылам.
Янып яшим, дөрләп җан атып.
Пыскып янган йөрәк йөрәкмени,
Явыз көчләр торсын шаккатып.

Үзем онтылсам да, җырым кала,
Сөенәмен, шуңа куанам.
Мирас булып калыр киләчәккә,
Халкым онытмас, мин ышанам.

Нигә әле, күңелем, борчыласың?
Алма кебек ике балам бар.
Бәхет түгелмени яннарымда
“Әбием”, — диеп дәшә оланнар.

Дөнья матур, әле яшәп калыйк
Бу җиһанда ничек рәхәт!
Дәрт сүнмәсен әле йөрәкләрдә,
Китмик әле, китмик, без кирәк.

Һич чиге юк, төрле уйлар килә,
Йөрәк яна, күңел тетрәнә.
Гомер уза аккан сулар кебек,
Кылдай күпер кебек тибрәлә.

Чайковский шәһәре.

Гөлназ Зәйнуллина
Ромашкалар

Ә мин ромашкалар яраттым,
Болыннардан… иң матурларын.
Бөтен тормышым да ромашкага
Әйләнер дип һич уйламадым.

Бүген “сөям” диеп килеп җитә,
Тагын вәгъдә, тагын ышаныч.
Ә иртәгә үзе белми төсле,
Минем тормыш — авыр башваткыч.

Иртәгесен ни булыр дип уйлап,
Ашык-пошык өзәм таҗларын.
Яратамы икән, әллә яратмыймы,
Кемнәр белән уза язларың?

Ул ярата мине! Әллә яратмыймы?
Ансыз үтә яшьлек таңнарым.
Аның икеләнгән чакларында
Түзәрмен мин, барыбер сынмамын.
Ә мин ромашкалар яраттым…

Көчек авылы.