Әдәби сәхифә 15-2016
Ибраһим Биектаулы
Хыял
Болыт булып оча акбүз атлар,
Иярлисе иде шул атларны!
Җиңел кичәр идем давылларны,
Кайдан алыйм шундый канатларны?
Кояш
Иртән ерак сәяхәткә чыга,
Көнен — эштә -күкләр гизә Кояш —
мәхлукларга бәхет ул өләшә,
ял итәргә кереп китә,нык арыгач…
Кем көчле?
Еркыч коралы — теше.
Кирәксә, эшли эшен.
Ни белән көчле кеше?
Дошман итә үз ишен…
Ижау шәһәре.
Зөлфия Муллина
Ачы хакыйкать
Сиңа атап, шигырь язган идем,
Сиңа диеп, җырлар җырладым.
Җәйге таңда отып калыйм диеп,
Сандугачлар моңын тыңладым.
Җылы җилләр битем назлаганда,
Сәлам, диеп, синнән уйладым.
Йолдызларның якты нурларында
Коеныплар мин бит туймадым…
Әче балан татлы булды көзен,
Синең белән авыз иткәндә.
Вакыт елгалары бик тиз акты,
Юлга карап сине көткәндә…
Юллар, еллар барыбер ага икән
Бергә яки аерым булсаң да…
Язмыш суга, егам, диеп, тагын,
Бөгелмәс һәм сынмас булсам да.
Кем гаепле? Нигә акланырга?
Ансы инде хәзер кирәкми.
Кем куенында елан җылыткан да
Кем өшеткән янган йөрәкне?
Аңладым мин тик бер гыйбарәне,
Читкә куеп золым-мәкерне.
Парлы булып елап яшәгәнче,
Ялгыз көлеп яшәү хәерле.
Исәнбай авылы.
Рәзилә Миннәхмәтова
Туган ягым
Туган ягым, җанга рәхәт бирә
Тук башаклы иген кырларың.
Табигатьнең бөтен матурлыгын
Үзенә җыйган Кама буйларың.
Шау чәчәкле матур болыннардан
Бармы синең бераз узганың?
Искәрдеңме бөдрә әрәмәне,
Төз наратлар үскән урманың?
Нинди гүзәл яшел шәл ябынган
Ак каеннар үскән җирләрдә.
Шунысы гаҗәп: туган якларымда
Назлы була салкын җилләр дә.
Кая барсам, үзенә тартып торыр
Борма-борма басу юлларың.
Туган ягым, синнән аерылсам да,
Күңелемдә һәрчак саклармын.
Ижау шәһәре.
Раилә Бариева
Йөрәк кушканча
Язмыш күп сынаулар бирде,
Түземлеккә өйрәтте.
Рухым төшсә, шигырь яздым —
Бушаттым мин йөрәкне.
Егылсам да, торып бастым,
Каршы бардым җилләргә.
Тирә-якның матурлыгын
Тиңләдем ал гөлләргә.
Сынмам, дидем, сыгылмадым,
Таяндым имәннәргә.
Саумы, диеп, сәлам бирдем
Җаныма тигәннәргә.
Ачык йөзем, саф күңелем —
Йөрәгемнең өлгесе.
Мәхәббәткә тугры калу —
Сөюемнең билгесе.
Уразай авылы.