Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 13-2017
30.03.2017

Әдәби сәхифә 13-2017

Винер Садыйков
Көлке көнендә

Җир күчәре тирәсендә
Әйләнеп тора көн-төн.
Көлке-шуклык бәйрәме бит —
Йоклап ятма син бүген.

Уйный, көлә, шаярабыз,
Шулай узадыр гомер.
Канәгать була белик —
Тормыш барсын да бирер.
Алдап китмәсен шаяннар,
Үпкәләмә алдансаң,
Борчак чәчеп шыттыралар —
Бу көнне бул үтә сак!

“Күршең чакыра”, — дисәләр,
Шундук йөгереп кермә.
Тозак-капкыннардан сак бул,
Чәйгә тоз сала күрмә.

Алдансаң да, гаеп түгел,
Рәхәтләнеп көләрсең.
Уйнап, шатланып яшәүнең
Рәхәтләрен белерсең.

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
“Язучы”

Баштагы сүз боткасыннан
Кайчак буталып бетәм.
Язам-сызам, дәфтәр җитми,
Үземне үзем тетәм.

Уйга берәр тема килсә,
Туктармын димә һич тә.
Көне-төне куплет туа
Озын — бер-ике дистә.

Тынгысыз эшкә алындым
Йөкләмә алган сыман.
Аз йокланган — эшләми баш,
Иртән тагын утырам.

Нинди эш бу бертуктаусыз,
Гел шигырь туа башта.
Онытыла даруы да,
Суына салган аш та.

Урамга чыксам да, уйга
Шигырь юллары килә.
Шигырь язу ни икәнен
Кем яза, шулар белә.

Кухняда язам күп вакыт,
Онытылып, хисләнеп…
Әгәр кухня буш булмаса,
Ваннада да бикләнеп.

Куплет язып бетергәнче,
Уйга бирелеп китеп,
Коймак көя, белен яна —
Менә шул ягы читен.

Үзем язам, каршымда газ —
Ник шулай онытырга?!
Хәтер сәфәр чыгып китеп,
Кәтлит янды бер таба!

“Язучы” булганнан бирле
Кул эшләрен ташладым.
Башта уйлар, кулда каләм —
Шигырь яза башладым.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Елмаю бүләк итик

Көлке көне килә, дибез,
Ә үзебез алдыйбыз.
Әллә алдау, әллә көлү,
Һич аера алмыйбыз.

Алдыйбыз да, алданабыз,
Сөенәбез: бергә-бер!
Елмаешып, көлеп алгач,
Күңелле бит, барыбер!

Алдасак та, чынлап түгел,
Тик көлер өчен генә!
Көлке көне югалтмасын
Көлдерер көчен генә!

Кояш булып үзе көлсен,
Елмайтсын әниләрне,
Бишекләрдә чырык-чырык
Көлдерсен бәбиләрне!

Елмаю керер һәр йортка
Тиздән — көлке көнендә.
Чыгармагыз, өйләрдә ул
Калсын гомер-гомергә!

Көлке көнен бер көн түгел,
Әйдә, гомерлек итик!
Кояш булып яшик җирдә,
Елмаю бүләк итик!

Исәнбай авылы.

Наилә Харисова
Мәхәббәт кунакта

Мәхәббәтне кунак иттем әле,
Килде бүген минем яныма.
Ул борчылган иде, уйга баткан,
Үзгәрде, ди, дускай, замана.

«Авырайды тормышларым, — диеп,
Башлады ул озын хикәят.-
Эх, кемнәргә вазифамны йөкләп,
Язып бирим икән васыять?

Кайсы аңлар икән хәлләремне?
Нигә кешеләр миннән качканны.
Кайсы тарафлардан табыйм икән
Үзем җибәргән шул хатамны?

Туйларга да чакырмыйлар хәзер,
Хөрмәт итү бетте мине бүген.
Акчалы, дип өйләнешә яшьләр,
Шуңа моңсулана, тула күңел.

Саф хисләрдә янар өчен, никтер
Вакыт җитми, имеш, яшьләргә.
Тизрәк кирәк бала үстерергә,
Көне-төне кирәк эшләргә.

Мине өйләренә кертми алар,
Йөрәкләрен тоталар биктә.
Ә мин тәрәзәдән карап торам,
Басып көтеп торам бер читтә.

Мин булмагач чыга ызгыш-талаш,
Балалары үксеп елыйлар.
Ә бу мескен адәм балалары
Бернәрсә дә аңламыйлар.

Ә мин көтәм, тешләремне кысып,
Килеп җитәр минем көн, диеп.
Кеше йөрәгенә матур хисне
Учлап-учлап бирермен, диеп.

Эх, дускаем, авыр заманада
Авыр яши ихлас мәхәббәт.
Әйтегезче, кайсыгызга минсез
Җир йөзендә яшәве рәхәт?

Әгерҗе шәһәре.