Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 13-2016
31.03.2016

Әдәби сәхифә 13-2016

Әлфирә Низамова
Әле яңгыр, әле кар

Иртән кояш, кичкә болыт,
Әле яңгыр, әле кар…
Алдау көнендә туганга
Бу ай гел безне алдар…

Язның ялганчы кары бу:
“Кар башына — кар җитә”
Ябалак-ябалак кар яуса да,
Яз күңелне җилкетә.

Болыт сарса да күкләрне,
Җанда күптән яз инде…
Каләм тамчылар көенә
Биеп дәшә: “Яз инде!”

Гөрләвекләрнең үз көе:
Яңгыры ни, кары ни…
Алар инешкә ашыга —
Ий, аларга барыбер!

Җил дә алышынып тора:
Көньяктан да, төньяктан
Хәйләкәр хатын-кыз сыман
“Яратмыймын, яратам!…”

Табигатьнең ак күлмәген
Салып маташкан чагы…
Җилнең җитез егетләре
Шулай шаярта аны…

Табигатьнең үз кануны
Алдатмас беркемгә дә…
Без дә аптырап тормыйбыз:
Яз — күптән күңелләрдә!

Исәнбай авылы.

Роза Фәрхетдинова
Картлык

Яшьләр фикере:
Их, рәхәт соң пенсиядә,
Эшкә барасы да юк.
Акчасын алып торалар,
Өс бөтен, тамак та тук.

Өлкәннәр фикере:
Аяклар йөрми — ял итә,
Кулдан әйбер төшеп китә.
Аяклар сызлый төннәрен,
Көннәр, айлар шулай үтә.

Ашап булмый – тешләр бетте,
Бары салынмалы протезлар.
Авызны үлчәп ачмасаң,
Очып чыгып китүе бар.

Күзләр күрүе чамалы –
Киямен ике-өч күзлек.
Күңел күзләре күрмәсә,
Аларның да ярдәме юк.

Берсен салам, берсен киям,
Җыелды алар байтак.
Икесен бергә кигән дә
Вакытлар була кайчак.

Кан басымы уйный көн-төн,
Әле төшә, әле менә.
Даруны бар дип тә белми,
Күтәрелә үз иркенә.

Ишемия дигәненнән
Йөрәк ий, газап чигә.
Бөтен көчен биреп эшли,
Кан саумасын, дип, мигә.

Артерия тамырларын
Бляшкалар каплаган.
Ике-өч эштә эшләп йөреп,
Аларны кем саклаган.

Диабет дигән үҗәте
Әллә каян бәйләнде.
Чирнең инде чуты бетеп,
Зур букетка әйләнде.

Бар әгъзалар — пенсиядә,
Бары да дару көтә.
Ничек җиткерергә кирәк?
Пенсия бик тиз бетә.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Ясәвиева
Вакыт белән картлык җитәкләшкән

Тукта вакыт, тукта, чапма әле,
Син беразга гына сабыр ит.
Яшьлек белән картлык чуалган чак —
Яшәүләре бик тә рәхәт бит!

Аяк-куллар, шөкер, йөри әле,
Саламнарга абынып алса да,
Күзләр күрә, колак ишетә,
Чәчләргә чал бераз кунса да.

Бераз гына хәтер чуала,
Куллар үрелә һәрчак даруга,
Юк зарланмыйм, бик яшисе килә –
Бар да әйбәт, бар да ару ла.

Вакыт белән картлык җитәкләшкән,
Ашыгалар, кая ашыга?
Мин телим бит әле балаларның
Киләчәген күреп калырга.

Берчак килеп вакыт белән картлык,
Атлап үтәр мине юлында,
Бик шөкермен, чөнки гомерләр
Бер Алланың үзе кулында.

Кадыбаш авылы.

Зөһрә Шиһапова
Хәйләсез дөнья җайсыз

— Кошлардай тату яшисез,
Сезгә карап туймыйбыз.
Икегезгә ике бүлмә –
Әллә аерым йоклыйсыз?

— Аерым йокларга, ахирәт,
Сәбәпләре табыла –
Кичләр җитсә, китап укыйм,
Ир футболга табына.

— Ә соң кинәт сагынып китсә?
— Тагын чара табыла:
Кошлардай канат кагынып,
Яшь егеттәй сызгыра…

— Ә инде үзең сагынсаң,
Ул чагында нишлисең?
— Сызгырдыңмы әллә, — диеп, –
— Барып кагам ишеген…

Менә шундый хәйлә табып
Очрашабыз төннәрен.
Шул да җитә яратуның
Белсәгез кадерләрен.

Ижау шәһәре.

Ибраһим Биектаулы

КОЯШ
Иртән ерак сәяхәткә чыга,
Көнен — эштә — күкләр гизә Кояш —
мәхлукларга бәхет ул өләшә,
ял итәргә кереп китә, нык арыгач…

КЕМ КӨЧЛЕ?
Ерткыч коралы — теше.
Кирәксә, эшли эшен.
Ни белән көчле Кеше?
Дошман итә үз ишен…

ЗАМАН һәм ПРОБЛЕМА
20нче гасыр башы проблемасы —
Михнәт чиккән, җимерелгән кул арбасы.
Яңа гасырның төп ярсыткычы —
компьютерның микроб кергән программасы…

***
“Кеше” дигәнең — сәер зат:
аңлый алмый дөньяны,
сөртенә, җан-фәрман чаба,
яхшырталмый ул аны…

***
Капитализм гомерен
кемнәр әйтер наугад?
Кешелекнең җанын талкып
озак яшәрме ул — гад?

***
Хәйям хакыйкатьне тапкан,
шәраб белән корып әңгәмә.
Ибраһим да яши бәйрәмдә —
нектар эчә бөек галәмдә.

Вәҗиһә Заһидуллина
Кызу канлыларга

Тирән карашлы кешегә
Бер карап кую җитә.
Кызу холыклы кешене
Күреп хәтта ис китә.

Йөрәгенең көзгесе дип,
Кеше йөзе санала.
Йөрәгендә нәрсә булса,
Йөзендә шул чагыла.

Замана кешесе әллә
Бисмилләсен оныткан.
Нәрсә булган, ниләр җитми,
Нәрсәгә ул каныккан?

Дуамалга нигә дулый,
Әллә каны куерган?
Урын таба алмый җаны,
Әллә инде котырган?

Зур сәбәп таба дуларга,
Әллә җене котырган?
Җан тынычлыгын югалткан,
Ахры “дусты” котырткан!

Күңеле каралганына
Һич кенә исе китми.
Бер карауда аңлап була —
Яшәүнең кадерен белми!
Ахры тәрбия җитми…

Ижау шәһәре.