Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 12-2017
23.03.2017

Әдәби сәхифә 12-2017

Әлфирә Низамова
Кыш көрәшә яз белән

Тәхеттән соң кемнәр теләп китә?
Ий, тартыша кыш та китмәскә.
Төннәр буе йокламаган бүген —
Агачларны төргән ак бәскә.

Салкын өргән төнен җир өстенә,
Йомшак карлар янә боз булган.
Тынып калган тамчыларның җыры,
Кыекларга сөңге боз кунган…

…Ә иртәнгә якты кояш чыкты,
Көлемсерәп кысты күзләрен.
Җир өстенә җылы учак якты
Исеп куйды язның җилләре…

Кырыс кыш һәм мөлаем яз бергә
Очраштылар – хәйран тамаша!
Кар өстендә якты нурлар бии,
Матурлыктан күзләр камаша.

Агач ботагында кошлар көлә
Ий, коела сыкы-бәсләре…
Табигатьтә чып-чын көрәш бара
Язга каршы — кар, боз гаскәре…

Исәнбай авылы.

Сәлимә Ижболдина
Хыялый

Җәйләрдә, язларда адашып
Яши бит һаман да күңелем.
Аңларга теләми һич кенә
Гомернең гел яздан түгелен.

Бу якты дөньяга туганмын
Нишләптер булып мин хыялый.
Юкса бит, мең яндым, мең көйдем
Хыялый күңелне тыялмый.

Кыш җитсә, буранда адашып,
Серләрем җилләргә тараттым.
Йолдызлы төннәрдә таңгача
Күк йөзен күзләргә яраттым.

Язларны сагынып көтәмен,
Язларда үзгә бит гүзәллек.
Кошларның өздереп сайравы,
Моңнары үзәкне өзәрлек.

Хыялый булдым шул гомергә,
Мин гашыйк җәйләргә, язларга.
Туганмын, ахры, мин дөньяга
Бары тик матурлык эзләргә.

Салагыш авылы.

Ринат Батталов
Рәхмәт, әткәй!

Урман өсләрендә күксел рәшә,
Кошлар очкан туган оядан.
Ак каеннар аксыл томан кебек
Күренәләр биек кыядан.

Яфрак койган ак каенны күреп,
Сагыш сара күңел күгемне.
Әткәм яшен узып барам икән,
Мин соң шушы каен түгелме?!

Әткәемнең күз карасы кебек
Каен тузда кара күзләр бар.
Эчләремдә – давыл, ә йөрәктә –
Әйтелмәгән җылы сүзләр бар.

Яфрак койган шушы ак каенга
Чишелергә әзер бу йөрәк.
Каен тузда әткәм күзләре ич!
Хисләр өчен тагын ни кирәк?

Тирә ягым ап-ак томан баса,
Күздән яшьләр тама — гел рәшә.
Шунда әткәм томан арасыннан:
«Рәхмәт, улым!» — диеп эндәшә.

Сабый халәтенә күчәм кебек
Әткәемнең ике сүзеннән.
«Рәхмәт, әткәй!» — диеп, мин дә дәшәм,
Кайнар яшем тама күземнән.

Каеннарга карап, баш әйләнә,
Җил дә исми тирә-ягымда.
Мин – мәҗүси, «Рәхмәт, әткәй!» — диеп,
Әйтә алмадым исән чагында.

Хәтер елгаларым ташып ашты,
Кайгыларым тәмам коелды.
Әткәемнең «Рәхмәт, улым!» сүзе
Чын хакыйкать булып тоелды.

Ижау шәһәре.