Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 12-2016
24.03.2016

Әдәби сәхифә 12-2016

Силүзә Мифтахова

Язгы хисләнү

Җем-җем итә ак кар бөртекләре
Кояш нурларына бәйләнеп.
Күңел канатлана очар коштай —
Язлар килә кабат әйләнеп.

Язлар белән бергә кошлар кайта,
Карлар эри, бозлар кузгала.
Ел да шулай кабатланып тора —
Сихри көчкә ия Җир-Ана!

Мамык шәлен гүя салып куеп,
Яшел хәтфәләргә төренә.
Хуш ис бөркеп, гөлләр чәчәк ата,
Карап туймыйм зәңгәр күгенә.

Болын-кырларында йөргәнем бар
Сулап аның чиста һавасын.
Тирән күлләрендә йөзгәнем бар —
Эссе көнгә түзеп кара син!

Аланнарда җиләк җыйганым бар
Савытларым шыгрым тулганчы.
Арып-талып печән җыйганым бар,
Чишмә суын эчеп, туйганчы…

Язлар белән бергә кайтсаң иде
Шул чактагы тәүге эзләргә.
Бәбкә үләннәрен чемчеп үскән
Нәни үрдәкләрне күзләргә.

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Яз килә

Көтеп ала язны һәркем —
Олысы һәм кечесе.
Инде дөньяга таралган
Урамнарда яз исе.

Яшь яз белән кыш көрәшә
Катыра, я эретә.
Көчле бураннар булгалый,
Яңгыры явып китә.

Кышны ялга озатабыз:
“Ардың бик, ял итәрсең.
Үзеңнең вакытың белән
Тагын килеп җитәрсең.

Китәсең килми, сүз дә юк,
Ләкин гомерең үтте.
Дилбегәңне тоттыр язга:
Аның чираты җитте”.

Язны сагына җәнлекләр,
Шатлана бар кош-кортлар.
Түбәләрдән тамчы тама,
Арына кардан йортлар.

Яз кошлары — сыерчыклар
Килеп сайрый башларлар.
Оялар көтә аларны:
Кошчыклар чыгарырлар.

Умырзая калкып чыгар,
Кояш җылысын тоеп.
Язның саф, гүзәл чәчәге,
Озак тор сөендереп.

Ләйсән яңгырлары явып,
Карлар тиз эреп бетәр.
Гөрләвекләр шаулап агар,
Ямьле май ае җитәр.

Җәе, кышы, көзе, язы —
Табигать мизгелләре.
Һәрберсе үзенчә килеп
Күтәрә күңелләрне.

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Көтегез, каеннарым

Туган авылымнан китеп барам,
Ак каеннар кала юксынып.
Кайтуымны кабат көтәрләрме
Каеннарым мине сагынып?

Туган якларымнан китеп барам,
Каеннарга карыйм каерылып.
Авыр икән, дуслар, туганнарым,
Китүләре сездән аерылып.

Җир йөзенә ямьле язлар җиткәч,
Яшел шәл ябына каеннар.
Таң алдыннан искән җилләр аша
Сәлам юллыйм сезгә, туганнар!

Күз алдымда киек каз юллары,
Көн дә сызылып таңнар атуы.
Сагынуым көчле, каеннарым,
Көтегез сез минем кайтуны.

Ижау шәһәре.

Фазыл Мәйдуллин
Кире кайтам!

Күз яшьләре атылып чыкты
Киткән чакта туган яктан.
Әмма мин сүз биреп киттем:
“Кире кайтам, кире кайтам!”

Киткән чакта мин сүз бирдем
Елап калган каеннарга.
Исән-имин йөреп читтә
Кире әйләнеп кайтырга.

Мин сүз бирдем агымсуга,
Шарлавыклар җырын тыңлап.
Күңелемнең түрләрендә
Мәңге йөрермен мин саклап.

Киткән чакта туган яктан
Иген кырлары моңайды.
Тургай күккә күтәрелеп,
Хушлашу җырын җырлады.

Туган яктан киткән чакта
Кояш качты болытларга.
Күк күкрәп яңгыр койды,
Ишетелде еракларга.

Күңелемдә бушлык минем
Киткәч читкә туган яктан.
Әмма мин сүз биреп киттем:
“Кире кайтам, кире кайтам!”

Ижау шәһәре.