Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 11-2017
16.03.2017

Әдәби сәхифә 11-2017

Рәзилә Хәмидуллина
Үз аламам үземә

Бу дөньяның тоткасы — хатын-кыз,
Хатын-кыз ул — ирләр тупсасы да.
Ничек итсә итә, кадер-хөрмәт
Күрсәтә ул үз аламасына.

“Үз аламам үземә”, — дип, шулай
Гомер үткән, чәчләр агарган.
Килми икән тел-теш тидерәсе,
Кимсеттерәсе башкалардан.

Син — аны, ул сине югалтудан
Курку килә икән күңелгә.
Бер-береңә иң кадерле булу
Олыгаеп киткәч күренә.

Балаларың үсеп таралышкач,
Әби-бабай булгач күренә…
Дәртләр ташып торган кебек лә ул,
Тик дәрманы гына сүрелә.

Бу дөньяның тоткасы – хатын-кыз
Ирләр тупсасы да – хатыннар.
Тупсага бар килеп егылганнар,
Тупсадан бар атлап чыкканнар.

Ярату һәм яраттыра белү
Гүзәл затка гына бирелгән.
Ничә буын асыл ирләребез
Хатын кубызына биегән.

Ни булса да, Ходай кодрәтедер,
Тәкъдирләргә язган үтәлә.
Хатынга — ир, иргә хатын кирәк
Тормыш йомгакларын сүтәргә.

Һәркемнең дә тиң ярлары булсын,
(аламасы түгел, шаярдым.)
Җылы кочакларга сыеныйк без,
Бәйрәмнәре булып язларның.

Иж-Бубый авылы.

Раилә Бариева
Язгы хыяллар

Урам буйлап кайтып киләм әле,
Күңелемдә чиксез хыяллар.
Күктән кояш җылы нурын сибә,
Иртә килде, ахры, бу язлар.

Йомшак кардан атлап барган чакта
Күңелемә сара яктылык.
Туктап калдым, як-ягыма карыйм:
Тирә-якта сафлык һәм тынлык.

Хыялларым белән мин талпынып,
Көймәләрдә йөзәм инештә.
Сүзләремне тезәм шигырь итеп,
Җан җылытып алам, имеш тә.

Яз кояшы эретә күңелемне,
Күбәләк кар бизи җанымны.
Хыял күперләре аша чыгып
Таратамын булган зарымны.

Язын бар табигать яшәргәндә
Казлар кайтыр канат кагынып.
Казлар кебек минем йөрәгемә
Син узарсың кебек кагылып.

Хыялларга шулай мин уралып
Очып китәм зәңгәр күкләргә.
Зәңгәр күктән йолдызларны җыеп
Бүләк итәр идем күпләргә.

Уразай авылы.

Фазыл Майдуллин
Хатын-кыз

Яз бәйрәме колач җәеп
Каршы ала безне.
Кояшның якты нурлары
Чагылдыра күзне.

Хатын- кыз да язларга тиң,
Йөзе — көләч кояш.
Ул булганда Җирнең йөзе
Язлар булыр тоташ.

Язгы күктә ак болытлар
Салмак кына ага.
Синнән башка, хатын-кыз,
Ямь булмас дөньяда.

Ижау шәһәре.

Зөлфия Муллина
Янәшәңдә ярың булганда

Урамда кыш иде, ачы суык,
Тирә-як чорналган буранга.
И, рәхәт тә икән янәшәңдә
Җанны җылытучың булганда.

Кулларыңны сузып миңа таба,
Йомшак сыйпап алдың чәчемнән.
Нидер булды кинәт, хәлем китте
Синнән килгән җиләк исеннән.

Ә кулыңда җиләк иде синең,
Учларыңнан җиләк ашаттың.
Кышкы кичтә гүя җәйгә кайттым,
Болыннарда гүя адаштым.

Салкын бит очыма кайнар кулың
Бик сак кына килеп орынды.
Җиләк тәмен түгел, иренең тәмен
Татыймындыр кебек тоелды.

Сиңа бәхет-сәгадәт бирер өчен
Җитәр минем көчем, куәтем.
Рәхмәт, җаным, кышкы салкын кичтә
Җәй челләсе бирде бүләгең!

Исәнбай авылы.