Әдәби сәхифә 10-2019
Рамил Мухгалин
Язның беренче бәйрәме
Катлам-катлам кар ятса да,
Яз исе килә инде.
Тамчылар тама түбәдән,
Кояш та көлә инде.
Кошлар чыркылдаша күктә,
Ә җирдә кызлар көлә.
Язның беренче бәйрәме —
Әниләр көне килә.
Язгы бураннар шаяра,
Ап-ак карны очырып.
Күңел ярсый, канатлана,
Каләм яза очынып.
Кочак-кочак хисләрем
Сезгә бүләк булсыннар.
Ә җырларым күңелегезне
Назлап, сөеп торсыннар!
Исәнбай авылы.
Зөһрә Камалиева
Әниләр
Бу дөньяга аваз салган чакта
Бәхет тели безгә әнкәйләр.
Төннәрендә багып, йокламыйча
Матур тормыш бүләк иткәннәр.
Тәүге тапкыр аяк атлаганда,
Укыгандыр дога сөенеп.
Шуңа, бәлки яшимендер шулай,
Изге хыялларга ирешеп.
Әни искә төшсә, биләп ала
Сагынуның иң-иң олысы.
Төшләремдә күреп уянганда,
Тоям кебек аның җылысын.
Сине сагынмау һич мөмкин түгел,
Мөмкин түгел! Кылыйм ни чара?..
Андый мизгелләрдә минем күңел
Болыт дәрьяларын актара.
Өметләрем, сүнеп кала күрмә,
Ахыргача калсын сөйләргә.
Миңа язган булсын ахыргача,
Әниләрне һәрчак искә алып,
Бу дөньяны ихлас сөяргә.
Ижау шәһәре.
Фазыл Мәйдуллин
Хатын-кызларга
Яз бәйрәме колач җәеп
Каршы ала сине,
Кояш нуры чагылдыра
Алсуланган йөзең.
Кояшлы язларга тиң ул
Хатын-кыз исеме.
Исеменә туры килеп
Тора, әй, җисеме.
Чибәр дә ул, сөйкемле дә,
Чәчләр толым-толым.
Атлаулары очуга тиң,
Зифа аның буй-сыны.
Язгы күктә ак болытлар
Тын гына агыла.
Бу дөньяның гүзәллеге
Тик анда чагыла.
Дөньяның зур бүләге ул —
Ир-атның теләге.
Сезгә бүләк, гүзәл затлар,
Язның бу бәйрәме!
Ижау шәһәре.
Дилбәр Хәмәтдинова
Әниле ятимнәр
Балалар йортында сабыйлар
Күңелен юатыр я, кемнәр?
Кызганыч, әмма бик күпләре
Әтиле-әниле ятимнәр.
«Безгә бит яктырта бер кояш
Бер үк ай елмая төннәрен.
Әйт әле, нигә соң һаман да,
Әнием, юк сине күргәнем?
Бер җирдән без атлап йөрибез,
Ә бәлки кисешә юллар да?
Әнием, борчыймы бу сине —
Сабыең җиде ят кулларда?»
Кем тапкан — үстерсен дә шулар,
Газизләрдән газиз баласын.
Булсын җирдә бәхетле һәр бала.
Ятимлек ачысы калмасын.
Нефтекама шәһәре.
Шиһабетдин Садыйков
Гүзәл затларга
Кояш җиргә нурын сибә,
Сигезенче март җитә.
Бездән гүзәл затларыбыз
Кайнар котлаулар көтә.
Зурлап, мактап, үзең теләп
Бүләк бирүне көтә.
Бар теләкләрен үтәсәң
Җаннары эреп китә.
Алар киләчәгебезне
Дәвам иттерүчеләр.
Иркә сүзен, назын биреп,
Шатлык иңдерүчеләр.
Теләкләрен, өметләрен
Аклап яшәргә кирәк.
Шулчак гомер юлыбызда
Булырлар ныклы терәк.
Миһербанлы, мәрхәмәтле
Булыйк гүзәл затларга.
Гүзәллекне күз карасы
Кебек кирәк сакларга.
Җирдә юктыр минем кебек
Сезне өзелеп яраткан.
Саф мәхәббәт, кайнар сөю
Утында дөрләп янган.
Алларым да бар минем,
Гөлләрем дә бар минем.
Сау-сәламәт, имин булып
Яшәгез дип телимен!
Ижау шәһәре.
Альбина Гайнуллина
Кирәк микән?
Синле төннәр белән
Синсез көннәремнең бәхәсенә
Катнашмаска өйрәнсәм дә күптән,
Мең теленгән бәгырьнең җөйләре
Торган саен гел сиздерә икән.
Синле еллар белән
Синсез минутларның әрҗәсенә
Үксез хыялларны төяп түгәм.
Хисләремне ваклап алданудан,
Синсез калудан куркып интегәм.
Синле уйлар белән,
Синсез максатларга киртә куеп,
Ике бәхеткә юл ярган җирдән,
Туктап, каушап, уйга калам кайчак.
Бу кадәр ярату кирәк микән?!
Казан шәһәре.
Зөлфия Муллина
Иске табак
(уены-чыны бергә)
Эзләп алдым табагымны,
Бик ерак ыргытсам да.
Ямап булмас моны, дидем,
Никадәр тырышсам да…
Аттым-бәрдем табагымны
Кычыткан арасына…
Дәва эзләп чыгып киттем
Йөрәгем ярасына…
“Алырмын әле яңасын,
Бетмәс табак дөньяда!
Әллә сиңа калганмы мин,
Тишек табак, ий Алла!”
Табак арты табак алдым,
Яраклысын тапмадым…
Эзләп иске табагымны,
Кабат йөзгә капладым…
“Тишек табак кирәкми”, -дип,
Бик үк читкә атмагыз.
Ташлаганны алып кайтып,
Сез дә кочып йоклагыз.
Табак – табак түгел инде,
Табак – хатын, җәмәгать.
Дөнья бит бу, булмас димә,
Тормыш – сәер, галәмәт!
Иске яңаны саклый бит,
Сез калырсыз канәгать!
Исәнбай авылы.