Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 10-2017
9.03.2017

Әдәби сәхифә 10-2017

Зәңгәр күктә янган йолдызлардай,
Җылылык һәм нурлар сибәсез.
Язгы жилдәй карашыгыз белән
Битләремнән сыйпап үтәсез.

Хатын-кызлар, бәйрәмегез белән
Чын күңелдән тәбрик итәбез.
Җылы сүзгә, чәчәк-гөлләргә,
Җырга-моңга төренеп яшәгез!

Винер Садыйков, Ижау шәһәре.

Лүзия Мәрданова
Кайнанама

Моннан кырык өч ел элек
Килен булып төштем бу йортка.
“Кызым”, — диеп каршы алдың мине,
Чит итмәдең мине минут та.

Көләч йөзең, һәрчак яхшы сүзең,
Киңәшләрең мине җитәкләп
Алып барды тормыш юлларыннан.
Сиңа, әнкәй, чиксез зур рәхмәт!

Кичер, әгәр авыр сүзем белән,
Салкын караш белән рәнҗетсәм.
Синең кылган яхшылыкларыңны
Беркайчан да, әнкәй, онытмам.

Һәммәбезнең күңелендә синең
Җылы караш, көләч йөзләрең,
Чиста йортың, кызу мунчадан соң
Салып куйган йомшак мендәрең,

Кайнар чәең, татлы балың, сүзең,
Кабарып пешкән тәмле чәкчәгең,
Хуш ис бөркеп торган бәлешләрең,
Мичтән чыккан йомшак икмәгең.

Синең догаларың безне саклап
Алып барды тормыш юлыннан.
Сине зурлап, барлык балаларың
Бәйрәмгә дип, бүген җыелган.

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Әнкәй истәлеге

Яп-яшь килеш чир екты шул сине,
Үз-үзеңне саклый белмәдең.
Без кечкенә, мал-туар күп, диеп,
Вакытында чара күрмәдең.

Ана назларына мохтаҗ булып,
Әби белән генә үскәнсең.
Балачагың җиңел булмагандыр,
Яшьли ятимлекне күргәнсең.

Көчле авырсаң да, чиста идең,
Киемеңә тап төшермәдең.
Йөрәк яраларың бик күп булган —
Түзем булдың син, бөгелмәдең.

Ап-ак алъяпкычың бәйләдең дә
Күрше әбиләрне сыйладың.
Күңелең киң, йөзең якты булды,
Өстәл тулып торды сыйларың.

Ак алъяпкычыңа сеңеп калган
Мичтә пешкән камыр исләре.
Их, татырга иде тагын бер кат
Син пешергән арыш икмәген.

Әнкәй, синең кигән алъяпкычың
Әле һаман ап-ак саклана.
Кулларыма алам, карап торам,
Төсең итеп тотам һаман да.

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Без өч бала үстек

Бер анадан туган өч бала без,
Әнкәй булды һәрчак зур терәк.
Рәхмәтебез сиңа дога булып
Барып җитсен — бездән шул теләк.

Без өч бала үстек, бертуганнар,
Бер карында үскән балалар,
Туганлыкны саклап яшик берүк
Ныклы булсын безнең аралар.

Гөрләп кенә яшик, туганнарым,
Нык береккән безнең тамырлар.
Өзелмәсен туганлык җепләре,
Болай да бик кыска гомерләр.

“Бердәм, тату булып яшәгез сез, —
Дип тели бит безгә аналар.
Туганлыкны саклау изге бурыч
Онытмыйк без шуны, туганнар.

Без өч бала үстек әнкәй белән,
Бер кан ага безнең тәннәрдә.
Яшик шатлыкларны бергә бүлеп,
Терәк булып авыр көннәрдә.

Ижау шәһәре.

Азат Гаталы
Вакыт шулай житез уза икән

…Җилләр ничек ачы сызгырса да,
Исем китми иде буранга.
Әни теккән бишмәтемне киеп
Чыгып сыза идем урамга…

Нинди генә хәлләр булса да,
Күзләрендә күрәм сабырлык.
Балаларын сөйгән аналарның
Йөзләрендә булмый явызлык.

Маңгай сырларында күренә
Үткән сукмакларның эзләре:
Кышкы буран, язгы көләч кояш,
Җәй җылысы, алтын көзләре…

Вакыт шулай житез уза икән,
Сәгать теле әкрен барса да.
Күңеле көр, йөрәге яшь аның
Чәчләренә бәсләр ятса да.

Яшь иллегә җиткәндә дә һаман
Аның өчен сабый бала без.
Әни, сәламәтлек, озын гомер,
Бәхет-шатлык теләп калабыз.

Ижау шәһәре.