Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 10-2016
10.03.2016

Әдәби сәхифә 10-2016

Рәзилә Ясәвиева
Синең сулыш

Сулышың белән өреп кышкы кичтә
Кулларымны минем җылыттың,
“Син елама, бәгърем, көт кенә, — дип,-
Мин кайтырмын”, — диеп юаттың.

Татлы, назлы, сөю тулы сүзләр,
Мәхәббәтем диеп аңлаттың,
Аерылдык: “Очрашырбыз”, — диеп,
Шул китүдән сине югалттым.

Еллар үтте, минем кулларымны
Башка берәү өреп җылытты.
Мин уйладым: “Тәүге сөюне,
Еллар үтте, күңел онытты”.

Кайнар уттай чигәләрем тотып,
Башка берәү сөю белдерде.
Назың көтеп талган ярсу күңел
Сөю кочагында эреде.

Еллар аша моңсу елмаеп,
Тәүге мәхәббәтем сагынам,
Әле дә булса учларымда
Кайнар сулышыңны мин тоям.

Үкенмим мин, бергә булмасак та,
Татлы хисләр керсез калдылар.
Кайнар сулыш, сөю сүзләрең
Гомерем буе озата бардылар.

Кадыбаш авылы.

Шиһабетдин Садыйков
Уйланыйк

Чиксез галәм киңлегендә
Җир — бер тузан бөртеге.
Уйлансаң, әле аның да
Юк кебек иге-чиге.

Җирдә-суда гомер кичә,
Мең тереклек иясе.
Һәркайсының үзенә хас
Бар яшәү кагыйдәсе.

Тик тереклек дөньясында
Үзара көрәш бара.
Кемдер кемнең хисабына
Яшәргә план кора.

Җан иясе таянычсыз,
Мохтаҗ безнең ярдәмгә.
Тик кеше азына, комсыз
Кул суза бар галәмгә.

Кеше кылган явызлыкны
Ерткыч хайван кылалмый.
Яшь түкмичә, кан коймыйча
Һич кенә яши алмый.

Кеше бит акыл иясе,
Нигә уйлап карамый?
Бар тереклек дөньясына
Үрнәк күрсәтә алмый.

Ижау шәһәре.

Фоат Кәримов
Гармунчы

Бизәкле гармунын кыстырып
Китте урман буена.
Анда ләззәт: кошлар сайрый,
Казлар күлдә коена.

Урманында үсә имән,
Яфраклары киң икән.
Гармунчы армыйча уйный,
Уйларында кем икән?

…Урманы да, кырлары да
Ерак түгел өенә.
Җырлар тезә гармунында
Татар-башкорт көенә.

Ижау шәһәре.