Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 1-2020
30.12.2019

Әдәби сәхифә 1-2020

Әлфирә Низамова
Яңа елга кереп барам

Көлемсерәп, көнгә кереп барам,
Иске елның иске көненә.
Сугар сәгать… җаннар тоташырлар
Яңа елның яңа таңына…

Күңел кабат тиз-тиз баскыч куяр
Өмет-уйдан хыял күгенә…
Догаларга төренеп ак теләкләр
Ояларлар йөрәк түренә…

Көлемсерәп көнгә кереп барам,
Иске елның соңгы көненә.
Яңа елга аяк басу насыйп,
Күңелләр бит шуңа сөенә.

Олы бәхет яңа елга керү
Исәнлектә, бәхет, саулыкта…
Илләр тыныч булып, яшик әле
Бәрәкәттә, байлык, муллыкта!

Көлемсерәп көнгә кереп барам,
Бәхет юрап килер көннәргә…
Чәчәк кебек карлар ак нур сала,
Сөрмә тарта керфек, күзләргә…
Исәнбай авылы.

Ибраһим Биектаулы
Минем теләк

И Яңа ел, хуш киләсең!
Матур атлап керәсең –
Изге ел күренәсең!
Безнең төп зур теләкне
Мөгаен, син беләсең:

Куптар давыл – дуласын!
Уят Дәүләт думасын!
Депутат йокламасын –
Олигарх-байны багып,
Ярлы агайны кимсеткән
Законнар чыгармасын!

Турайтыйкчы билне без!
Яратыйкчы илне без!
И Яңа ел, Яңа ел!
Исемең калсын – данлы ел!
Бул тарихи шанлы ел!
Казан шәһәре.

Гыймран Сафин
Хыяллар тормышка ашсын

Эленкеме, салынкымы –
Ничек барса да эше…
Яңа ел каршылаганда,
Хыялга чума кеше.

Могҗизага бирелгәнгә
Салым салмыйлар әле.
Әкияткә ышанганга
Акча алмыйлар әле.

Беркөн дөнья газапларын
Ник онытып тормаска?
Тормышка ашмас булса да,
Матур план кормаска.

Ташлап киткәннәр аз түгел…
Кайтсын иде иң элек
Золымга түзә алмыйча,
Җирдән киткән гаделлек.

Бәлки уңай яктан исәр
Язмышның җылы җиле.
Түрәләрнең сүзе белән
Эшләре тәңгәл килер.

Арзан бәхет вәгъдә иткән
Юлдан син барма гына.
Бик күпләр шулай эләгә
Алдакчы кармагына.

Бәлки акча түләмичә
Сырхаулар дәва алыр.
Усал һөҗүмнән котылып,
Телебез исән калыр.

Яхшы теләкләр аз түгел,
Шуны телик иң элек:
“Байлык бер айлык”, — диләр бит,
Җиргә иңсен изгелек.
Ижау шәһәре.

Раилә Бариева
Күсе елы

Яна елны каршы алыйк күсе белән
Алдагысын кемнәр белгән, кемнәр күргән?

Тик шулай да, яусын иде ак карлары
Тулып торсын келәтләре, амбарлары.

Без яшәрбез ел буена күсе белән,
Дус-туганнар һәм дә бергә күрше-күлән.
Күселәрдә үткенлек бар, сизгерлек бар,
Күселәрнең сыйфатларын үзеңә ал.

Бик күп эшләр башкарырбыз исән булсак,
Гаиләбездә дөрләп янсын кайнар учак.

Күсе елы бәрәкәтле еллар булсын,
Сабыйлар да бер-бер артлы туып торсын.

Күсегә дә игьтибарлы булу кирәк,
Ел буена булсын иде безнең терәк.

Күп бәхетләр күп шатлыклар алып килсен,
Илләребез тыныч торсын, имин булсын!

Уразай авылы.

Роза Фәрхетдинова
Хуҗа бул син!

Күсе кечкенә булса да,
Күрсәтә белә үзен.
Бушка уздырмый гомерен
Әзерли азык көзен.

Кышка керә муллык белән —
Җитәрлек итеп ташый
Кайгырмыйча рәхәтләнеп
Кыш буе тәмләп ашый.

Амбардан да эләктерә,
Чоланны да калдырмый.
Баздан, келәттән чәлдерә —
Ул кермәгән җир калмый.

Үзе бәләкәч булса да,
Көчле дә, җитез дә шул.
Шалканны тартып чыгарган,
Тарта алмаган ничә кул.

Кимерә, тишә – эшчән!
Һөнәрләре күп аның.
Җитез булсаң да син сак бул,
Песи тотмасын тагын!

Күсе – хуҗа булып кил син,
Муллык, байлыклар белән.
Без сине каршы алырбыз –
Яңа ел төне тиздән!
 Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Кыш бабайны көтәбез

Яңгыры ява да ява,
Явар микән бер кары.
Кыш бабабыз ярты юлдан
Китеп бармасын тагы.

Ишелеп яусын бураны,
Энҗе йомшак карлары.
Иске елда калсын әле
Дөньяның моң-зарлары.

Кыш бабайны бик көтәбез,
Бүләк өмет итәбез.
Кыш бабай — тылсым иясе,
Тыныч булсын иртәбез!

Кыш бабаебыз бик юмарт,
Кар кызыбыз бик чибәр.
Өметләнеп көтә халкым,
Илгә иминлек кирәк.

Яшел чыршы — бәйрәм күрке —
Нур сибә тирә-якка.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Бүләк ит киләчәккә!
Ижау шәһәре.

Рамил Мухгалин
Кышкы могҗизалар

Суык бабай килде безгә,
Тылсымлы таяк изәп.
Чәчәк кебек карлар яуды,
Тәрәздә матур бизәк…

Суык бабай килде безгә,
Ак җәймә җәйде җиргә.
Катырды ул су өсләрен —
Әйләнде шома бозга.

Суык бабай — Кыш бабай ул —
Бәйрәм ясарга килә…
“Яңа еллар килә”, — диеп,
Балалар уйный-көлә.

Кыш бабай уза, урамны
Ап-актан киендереп.
Һәрбер өйгә кереп чыга,
Балалар сөендереп.

Күсе елы килә! Җиргә
Муллык, бәрәкәт иңсен!
Яңа еллар имин тормыш,
Бәхетләр алып килсен!

Һәр елны көтеп алам мин,
Яңа ел бәйрәмнәрен…
Яшисем килә гел күреп
Оныгым сөенгәнен.
Исәнбай авылы.

Винер Садыйков
Җырлап-биеп яшик!

Үзем карт бабай булсам да,
Яңа елны гел көтәм.
Кыш бабай белән күседән
Бүләкләр өмет итәм.

Яхшылыкка гел юрыймын,
Тынычлык булсын димен.
Җырлап-биеп, дус яшик,
Бай булсын торган илем.

Өйдә бизәгән чыршыдан
Хуш исләр килеп торса.
Күктән, айдан, йолдызлардан
Көч-куәт килеп торса.

Өстәлебез мул булса,
Кояш нур сибеп торса,
Картайсак та, яшәрбез без,
Күңелебез яшь булса.

Дуңгыз күсегә тапшырып,
Җәймәләр җәйсен юлга.
Бәхет-шатлыкта яшәрбез,
ИншәАллаһ, яңа елда.
Ижау шәһәре.