Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 1-2017
30.12.2016

Әдәби сәхифә 1-2017

Әлфирә Низамова

Әтәч менгән читәнгә

Әтәч менгән читәнгә
Кикрикүк итәргә.
Тиздән килеп җитәсен
Безгә хәбәр итәргә.

“Кикрикүк, киләм!” — ди.
“Нәрсә кирәк — беләм!” — ди. —
Ә үзегез әзерләгез
Бодай капчык белән”, — ди.

“Тырыш, уңган булсагыз,
Кояш белән торсагыз.
Табыныгыз мул булыр,
Йөзегез балкып торыр!

Уятырмын мин үзем,
Булыгыз сабыр, түзем!
Читәне дә нык икән!
Тавыш бирермен иртән!
Кикрикүк! Кикрикүк!”

Исәнбай авылы.

Азат Гаталы

Әйдә, Әтәч, түргә уз!

Утыз бере… Унике…
Бөтен туганнар килде.
Кем ишек шакый, бәтәч,
Барып сорыйм:
— Кем?
— Әтәч!
“Кертмим, — димен, — кит
моннан,
Маймыл елыннан туйган.
Сине кертсәң, тавыклар
Өйгә кереп кунаклар.
Юк, юк, — димен, — ачмыймын,
Куркып, синнән качмыймын.
Кикригеңне тырпайтып
Торма, — дим, — монда катып…”
Куа, куа хәл бетте!
Әтәч ишекне этте.
«Мин бит әтәч, мин кире
Һәм китүем икеле.
Маймыл елы китеп бара,
Миңа урын бушап кала.
Төяп алып киләм шатлык
Якын йөрмәсен картлык.»
Шулай күңелем ачты,
Кулым ишекне ачты.
«Әйдә, – димен, — түргә уз!
Менә ипи, менә тоз!»
Утыз бере… Унике…
Әтәч: “Кикрикүк!” — диде.
Савыт-саба ашланды,
Яңа еллар башланды!

Ижау шәһәре.

Раилә Бариева

Хуҗа Әтәч

“Быелга мин хуҗа, диеп,
Әтәч салды хәбәрне.
Илдә ниләр барын күреп,
Тик бу әтәч чыдармы?

Ни генә була калса да,
Әтәчкәем, бирешмә.
Баһадир да үзең болай,
Өлгерлегең бар эшкә.

Тавыкларга күз-колак син,
Җыеп йөртәсең һәркөн.
Илдә тәртип булыр, диеп
Ышана сиңа һәркем.

Синең елың халыкларга
Бәрәкәтле ел булсын.
Өстәлләребез һәрвакыт
Сый-нигъмәтләрдән торсын.

Әтәчебезнең урыны
Һәрвакыт булсын түрдә.
Хәвеф-хәтәрләрдән сакла,
Тынычлык булсын илдә.

Уразай авылы.

Зөһрә Камалиева

Яңа ел төне

Яңа елның иң беренче төне —
Ак чәчәкләр кебек саф чагы.
Җемелдәшә җирдә тәңкә карлар,
Ялкынлана күңел учагым.

Алсуланып балкый төнге ай да,
Як-ягыбыз нарат урманнар.
Ак сәйләндәй ак кар бөртекләре
Ылыс очларына кунганнар.

Күкрәгемне тутырып һава сулыйм,
Йолдызларны күзлим яратып.
Бер шук малай шунда көлә-көлә
Узып китте миңа кар атып.

Яңа елга изге теләк телим,
Тыныч булсын безнең күгебез.
Бар халыклар җирдә тыныч яшәп,
Мул уңышлар бирсен җиребез.

Быел Әтәч елы, бирсен Ходай
Игелеген күр, дип, мул ризык.
Бирсен Ходай, бөтен Җир йөзенә
Иминлекләр һәм дә тынычлык.

Ижау шәһәре.

Зәмфирә Дәүләтшина

Әтәч елына

Ябалак-ябалак карлар ява,
Килә Яңа елыбыз.
Тынычлык, саулыклар теләп,
Әтәчебез түргә уз.

Таң атканда бар җиһанга
Матур җырың сузасың.
Горурланып уятасың
Син авылны, Әтәчем.

Музыкант Әтәчебезгә
Теләкләр телим мин дә.
Һәр кеше сәламәт булсын,
Тынычлык булсын илдә.

Авырулар сәламәтләнсен,
Ялгызлар парын тапсын.
Киләсе Әтәч елыбыз
Һәркемгә терәк булсын.

Пенсияләр тукталмасын,
Бәяләр дә артмасын.
Илебез башлыкларына
Зиһен һәм акыл бирсен.

Әтәч елы котлы булсын,
Ил-көннәр имин булсын.
Барыгызга да шатлык һәм
Сөенеч килеп торсын!

Яңа Аккуҗа авылы.

Рүфинә Галиева
Яңа ел

Кар бөртеге күбәләктәй
Әйлән-бәйлән оча, уйный.
Кечкенә генә бияләй
Карны куенында йомарлый.

Чыршыкай бәскә төренеп,
Яңа елны зарыгып көтә.
Ак теләкләр, ак бәхетләр
Ак бәскә ябынып килә.
Ак бураннарны тузгытып,
Кыш бабай безгә ашыга.
Бүләкләр төялгән чанага,
Ак атлар чаба каршыга.

Кар бабайлар сәлам бирә,
Бала-чага уйный, көлә.
Бу мизгелләр мәңге истә,
Мәңге хәтердә яшәрә!

Тирсә авылы.