Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 1-2016
21.01.2016

Әдәби сәхифә 1-2016

Әлфирә Низамова

Кызыл балан

Кызыл балан, миләшләрем-
Кышкы бакчамның яме.
Кемнәр генә белми икән
Кышкы баланның тәмен?!

Кышкы бакчам кунаклары —
Ул миләш чыпчыклары…
Ботакларны сарган алар
Багана, чыбыкларны…

Ашыкмагыз, чүпләнегез,
Кадерле кунакларым!
Сезгә дип җыймый калдырдым
Җимешен куакларның.

Итәкләрен җыя төшкән
Карлыганнар, куралар.
Алмагачы, чияләрем
Мамык шәлләр ураган…

Кышкы бакчам көязләнеп
Кунак -төшем төшергән.
Мин исә бу тамашаны
Ак кәгазьгә күчерәм.

Исәнбай авылы.

Гыймран Сафин
Алдан белсәң иде…

Юл башында үтәр өчен
Көчләр җитәр кебек.
Авырлыклар сине урап,
Читтән китәр кебек.

Дус дип исәпләгән һәркем
Тугры булыр кебек.
Беренче сөю гомергә
Керсез калыр кебек.

Ата-ана синең белән
Һәрчак булыр кебек.
Юлга чыксаң, баштан әни
Сыйпап калыр кебек.

Туган ил дә, улы итеп,
Назлар, сөяр кебек.
Бәхет кояшы юлыңа
Нурлар сибәр кебек.

Күңел күзе нигә күрми
Юллар авырлыгын.
Кайчак җитми җаныңдагы
Түзем-сабырлыгың.

Киләсе бәла-казаны
Алдан белсәң иде.
Җиңәр өчен рухи көчне
Җыеп килсәң иде.

Көч бирсен иде дә Ходай,
Аяклар армасын.
Тартыр өчен бу язмышның
“Уфалла” арбасын.

Ижау шәһәре.

Роза Никашева
Күршелек

Яхшы күршең булмаса —
“Бәхетең дә юк”, — диләр.
Бергә, тату яшик әле,
И сөекле күршеләр.

“Күрше хакы – Алла хакы”, —
дип әйтә безнең халык.
Күрше белән дус яшик,
Эчкерсез, зирәк булып.

Ни булса да күршеңә
Кыек караш ташлама.
Дуслыкның ныклыгы да
Әнә шуннан башлана.

“Йортыңны сатам”, — дисәң,
Күршең белән син сөйләш,
Ул да озак көттермәс,
Бирер файдалы киңәш.

Күршеләр дус яшәсә,
Дөньялар матур булыр,
Җилләр дә безне иркәләр,
Кояш сөенеп багар.

Иж-Бубый авылы.