Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №9 (995)
2.03.2012

Әдәби сәхифә №9 (995)

Иске урам урыннары

Гомер бит ул – олы китап —
Языла кан, тир белән.
Башы аның, азагы да
Бәйле туган җир белән.

Авылымның түбән очы
Хәтердән чыкмый һич тә.
Күчкән урам урыннарын
Урадым айлы кичтә.

Бер ялгызым ипләп кенә
Атладым тып-тын якка.
Күзем төште якын гына
Яланда йөргән атка.

Шул ялан аркылы акты
Бакча башында инеш.
Берничә багана калган
Күптән утырткан килеш.

Тау буеннан эзләп таптым
Малай чак сукмакларын.
Еллар буе сүндермәгән
Хәтерем учакларын.

Шул урында ялгыз миләш
Күз яшен сөртә кебек.
Ничә еллар өмет өзми
Хуҗасын көтә кебек.

Рәфкат Закиров

 

Кама сусаклагычы төзегәндә күченергә туры килгән авырлыкларны Минзәлә районы Гөлек авылы халкына да кичерергә туры килде. Күбесе туган җирләрен калдырып бөтенләй икенче якларга күченеп китте. Авылдашларым Ижау шәһәрендә дә бик күп яши. Рәфкат абый Закиров үзе якты дөньяда юк инде, ул — Россия армиясенә чирек гасыр гомерен биргән шигъри җанлы авылдашым. Аның бу шигыре авылым кешеләренә сәлам булып барып ирешсен иде.

Нәҗибә Әхмәтова, Ижау шәһәре

 

Кайтып барам сиңа, туган як

Кайтып барам туган якларыма,
Таныш урам, йортлар, таныш капка…
Гүя барсы пышылдыйлар миңа:
Ничек яшисең, дип, чит-ят якта.

Кайтып барам… Сагынуым чиксез,
Ашкынуым йөрәгемне кыса.
Балачакка бәйле хатирәләр
Бер-бер артлы күз алдымнан уза.

Рәхәт җанга, дуслар, сыйныфташлар
Очрасалар кайтып барганда.
Бәхет — көтеп торган газиз әнкәң,
Ачып керер капкаң барында.

Кайтып барам туган якларыма,
Иснәп юкәләрнең баллы исен.
Язып кына аңлатырлык түгел
Туган якка җанны тарту көчен.

Эльмира Нигъмәтҗан

Хис очкыны

Төнге күкнең тирәнлеге
Кое кебек,
Сыңар чиләк — ай чайкала,
Йолдыз түгеп.
Еллар салган маңгай сыры —
Чермәс бура.
Үлчәмнәрен тәкъдиреңнән
Укып юра.
Гомер бакчасында төпсез
Хәтер — көзге,
Үткән белән саташтырып
Алдый күзне.
Сыңар чиләктән сөт ташый —
Ап-ак күбек!
Хыял җылысыннан туган
Өмет кебек.

***

Син ашыкма әле керфегемә
Хис очкыны булып кунарга.
Урау юлларда адашкан бәхет
Бер гомергә генә соңарган…

Син ашыкма әле кулларымны
Яшерергә тирән учыңа,
Югалту-табуларны бер итеп,
Дусларча тик, мине  коч кына.

Альбина Гайнуллина, Кырынды-Казан

 

Фәния Фәррахова

Кышка

Кышның үкчәсенә басып,
Ашыга-ашыга яз килә.
Елгалар ташый шашып,
Зәңгәр күктә кояш көлә.

Ә кыш туңдыра һаман,
Китмәскә ул маташа.
Төнлә тагын кар яуган –
Әллә инде саташа!

Киреләнмә син алай,
Быел бигрәк уздырдың.
Җитте сиңа, Кыш бабай!
Дөресен әйтсәң, туйдырдың!

Эш синнән генә тормый,
Язның вакыты каралган.
Берни үзгәртеп булмый –
Дөнья шулай яралган.

Фәния Фәррахова, Менделеевск шәһәре.

 

Гөнаһлану

Айсылу ишек алларын, бакчаларны тәртипкә китергәннән соң, арып-талып  өй алдына килеп утырды. Аллаһы Тәгалә гүзәллек белән бизәгән зәңгәр күккә сокланып карады. Яшьлек елларындагы кырыс тормыш юлларын күз алдыннан уздырырга тырышты.

Гаиләдә дүртенче сабый булып туган бу балага хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс эшләр йөкләнгән иде. Апалары, абыйсы эшләргә бик үк яратмаганга, үсеп җиткәч, кайсы кая «очып» киттеләр. Туган йортта  төп эшче булып Айсылу белән олыгаеп килүче әти-әнисе яшәп калдылар. Үз хуҗалыгыңда эш бетәмени? Кыз  йорт, көнкүреш эшләрендә бик теләп катнашты, мәктәптә дә алдынгылар рәтендә булды. Яхшы гына бер егеткә кияүгә чыкты, ике балалары дөньяга килде. Айсылу, эштән кайту белән, авыру әти-әнисенә массаж ясый, уколын куя, мунча кертә, тәрбияли. Ярый әле тормыш иптәше акыллы, уңган кеше туры килде. Хатынының хәленә кереп, утынын әзерләде, мунчасын төзәтте, бетмәс-төкәнмәс хуҗалык эшләренә булышты. Әтиләре, дүрт ел урын өстендә яткач, вафат булды. Әниләренең дә аяклары йөрмәве Айсылудан бик күп көч, сабырлык таләп итте. Җитмәсә, әниләре бик көйсез кеше. Менә шундый авыр, тынгысыз тормыш тагын берничә ел дәвам итте. Төрле җиргә таралышкан апа-абыйлары кайтып әниләренең хәлен дә белмәделәр, үз тормышлары, үз байлыклары артыннан кудылар. Аналары вафат булганнан соң бер атна да үтмәде, алар кайтып, сеңелләренә:

— Син үз йортың белән торырга яратасың, туганкай, без менә бу төп йортны сезгә сатабыз. Миллион ярымыгызны чыгарып салыгыз да, өй — сезнеке, — диделәр.

— Сез нәрсә, без ул кадәр акчаны каян алыйк? – дип аптырашта калды Айсылу.

— Ник, кредит бирәләр бит хәзер, бүлеп-бүлеп түләрсез, без сезгә җиңеллек ясыйбыз, — дип кырт кисте туганнары.

Айсылу, ире белән киңәшләшеп, йортны сатып алдылар. Менә инде ничә ел кредит түлиләр, барлы-юклы акчага балаларын укыталар.

Шуларны башыннан үткәрә-үткәрә уйланып утырганда  капка шыгырдаган тавышка сискәнеп китте Айсылу.

— Тор әйдә, ялкау, көпә-көндез йоклап ятасың апаң кайтты, чәй куй!

Гөнаһ шомлыгы булып, Айсылуның каршында өйне саткан апасы басып тора иде.

— Менә пенсия елларын туган йортта үткәрергә дип кайттым, ирем яшь кәләш кочагында, балаларга мин кирәкмим, артык кеше мин, — дип төзеп китте.

— Гөнаһланасың бит, апа! – дип, ачкан авызын яба алмыйча, Айсылу бер мәлгә өнсез калды…

Сәкинә Нигъмәтуллина, Ижау шәһәре.

Сәкинә Нигъмәтуллина, Ижау шәһәре