Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №7
12.02.2014

Әдәби сәхифә №7

Әлфирә Ямалиева

Әфганчыга

Сезнең язмыш аяусыз булгандыр,
Башкалар торганда тынычта.
Күбегез гаепсез гүр булды
Чит илдә — кирәксез сугышта.

Һәр киткән солдатны, ут йотып,
Кайтырмы дип аналар көттеләр.
Табутта кайткач уллары,
Ачы күз яшьләре түктеләр.

Әйләнеп кайтса да бу яудан,
Солдатның күңеле яралы.
Тып-тыныч тормыштан туп-туры
Кан, үлем эченә кер әле!

Кадерсез кебек Син бүген дә,
Йөрисең ничектер бик моңсу.
Әфганчы, синең бит тормышың
Әйтерсең ташыган агымсу.

Сөйлә Син күргәнең, әй солдат,
Белсеннәр яшь егет, яшь кызлар.
Син күрсәт кемлегең, тартынма,
Күкрәгең бизи бит йолдызлар.

Башыңны күтәреп атла әле,
Батыр Син, герой Син, беләбез.
Булмасын сугышлар башка, дип,
Дусларың каберенә киләбез.

Иске Сләк авылы.

 

Альбина Гайнуллина
Күңелемне талап китте берәү
Мин дә бит берәүнең бәбкәсе…
Мин дә бит берәүгә  кадерледер…

Күршеләрнең ата казы искә төште әле менә…
Ак тәнемне тешләп, йолкыганы истә.
Сәер, кайчак адәм заты, ата каздай,
Ыслап, тиктомалдан дулап килә өскә…
Күршеләрнең ата казы искә төште әле менә…
Урау юллар аша йөрткәне газаплап.
Ата казлы балачагым да бит күптән
Үткән. Ярасы гына барды озакка.
Күршеләрнең ата казы искә  төште, кызык…
Ул бит бәбкә саклый иде, ул бит — әткә!
Күңелемне талап китте  берәү беркөн,
Көчсезлегем күреп, бер  сәбәпсез, тиккә.

Казан шәһәре.

Әлфирә Низамова

Ярамыйга  карамый

Кар бөртеге тәрәзәдә
Ап-ак күбәләк сыман
Әллә кызыл яраннарга
Чын-чынлап гашыйк булган?

Тәрәз аша серләшәләр
Бүген инде көн озын…
Бар пыяла аралыгы,
Булмый шул аны узып.

Кичә генә чәчәк аткан
Җете кызыл яраным —
Әзер тышка сикерергә —
Белми ярамаганын…

Бәргәләнә кар бөртеге —
Өйгә килә керәсе…
Белми инде: керү белән
Кочакта җан бирәсен…

Яран кызы да төшенми
Чыгу белән туңасын,
Тормышның “ярамый!”ларын
Кемнәр белеп туган соң?!

Белсәң дә, гашыйк йөрәкне
Буламы буйсындырып?
Йөгәнсез йөрәкләр йөри
Язмышларны сындырып…

Исәнбай авылы.

Фәнсилә Шәйдүләтова

Үзем киләм

Яратам дип әйтмәсәң дә, беләм,
Сөюеңне карашыңнан сизәм.
Үз-үзеңне алдап яшә шулай,
Әгәр сиңа шулай яшәү уңай…

Очратканда елмаерга куркып
Эндәшсәм дә, әллә ниләр тукып,
Хисләреңне яшереп яшә шулай,
Әмма озак түзәрсеңме алай?..

Акыл белән йөрәгеңне басып,
Мәхәббәттән җәфа чигеп, ярсып,
Онытырмын диеп яшә шулай,
Тик оныту җиңел булмас бугай…

Яннарыма килмәссеңдер, беләм,
Шуңа күрә үзем сиңа киләм.

Яратудан өзгәләнеп яшә шулай,
Ә мин башка түзә алмыйм болай!

Кырынды авылы.

Зәбир Хәлимов

Кая тәгәрибез…

Күбәйде хәзер даһилар,
Зур атлар алганнары…
Тик юк шул хәтер түрендә
Тирән эз салганнары,
Мәңгегә калганнары…

Үзләрен үзләре мактый,
Һичьюгы – яраннары*…
Алар, имеш, эш майтарган,
Ил данын кире кайтарган, —
Тотыла ялганнары…

Сумнар тиенгә әйләнгән,
Тишек халык кесәсе…
Икътисадның алга таба
Килми генә үсәсе.
Һәр өлкәнең үз күсесе
Тутыра үз бүксәсен!..
Яр-Чаллы шәһәре.
Яран* — куштан, ялагай

Рәкыя Шәрипова
Чишмә буенда

Чишмә сулары бик салкын,
Эчәргә килгән идем.
Йөрәгемнең януларын
Басармын дигән идем.

Саф суы аның юл ала
Киң елга буйларына.
Агып китсен иде кайгым
Шул елга суларына.

Чишмә суы ургып ага,
Гомеркәйләр дә шулай.
Яннарымда үзең булсаң,
Моңаймас идем болай.
Ижау шәһәре.