Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №52
27.11.2013

Әдәби сәхифә №52

Милли басмабыз — “Яңарыш”ның рухи яктан бай, көчле, хисле һәм халыкчан булып дөнья күрүе өчен без төрле төбәкләрдә яшәп каләм тибрәтүче, иҗат җимешләре белән уртаклашып торучы хәбәрчеләребезгә, каләмдәшләребезгә рәхмәтле. Милләттәшебез Роза Никашева да нәкъ шундыйлардан. Әгерҗе районы Иж-Бубый авылының яңалыклары белән таныштырып торучы, шигырьләр иҗат итүче Роза ханым — безнең аерыл­­гы­сыз дустыбыз. 23нче декабрьдә каләмдәшебезгә 75 яшь тула. Әлеге зур юбилее уңаеннан Роза Никашеваны тәбрик итеп, сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, һәрвакыт безнең белән бергә булып калуын телибез.

“Яңарыш” газетасы редакциясе.

Роза Никашева
Әнкәйгә

Кара чәчләремнән соңгы кабат
Сыйпамыйча, әнкәй, киттең дә,
Җаным ятим калды, күңелем китек,
Авыр чакта нихәл итим лә?

Гомерең буе, әнкәй, намус белән,
Безнең өчен янып яшәдең.
Сине юксынудан, сагынудан
Тама минем кайнар яшьләрем.

Рәхмәт, әнкәй, игелегең өчен,
Нигә иртә ятим иттең син?
Елый күңел, нигә чәчләремнән
Сыйпамый да, әнкәй, киттең син?

Мең яшә

Мин шагыйрә түгел, язучы да,
Алар белән һич тә ярышмыйм.
Күңелемдә туган шигыремне
“Яңарыш”ым, сиңа багышлыйм.

Син илемнең, бик
күп төбәкләрнең
Хәбәрләрен алып киләсең.
Төрле сорау туса, сиңа юллыйм,
Һәммәсенә җавап бирәсең.

Үрнәк алыр эшләрең күп синең,
Өндисең гел изге юлларга.
Һөнәр арты һөнәр өйрәтәсең
Эш сөюче алтын кулларга.

Яшьлегемә кире кайткан кебек,
Күңелем синең белән сөйләшә.
Еракларга таралды бит даның —
Мең яшә, “Яңарыш”, мең яшә!

Әбекәйгә

Бакча тулы җиләк-җимешләре,
Тәрәз төбе тулы гөлләре.
Җәйләр җиткәч,
алъяпкычын киеп,
Урманнардан кайтып кермәде.

Үләннәрнең “телен” белгәндер ул,
Табиб иде безнең урамда.
Әбекәйнең чәен бер эчсәң дә,
Авырмыйсың кышкы буранда.

Хасталанса, аннан гына алды
Күрше-күлән кирәк дәваны.
Әйтерсең, кыш килмәгән күк безгә,
Җәйләрнең ул булды дәвамы.

Кем килсә дә, булды мәтрүшкәсе,
Бөтнек, кипкән җимеше…
Үрнәк булды безнең барыбызга
Әйткән сүзе, яшәү рәвеше.

Хәтер йомгагын сүтәм

Бер-бер артлы узган елларымны,
Хәтер йомгагымны сүтәмен.
Табышым күп, югалтулар чиксез,
Исәплимен иртә-кич тә мин.

Каз бәбкәсен саклап йөргән чаклар,
Чыбылдыкка җәйгән бодайлар,
Хәтер сандыгында тулып ята
Кара төннәр, ачы бураннар.

Үткән еллар, айлар, көннәр,төннәр —
Бер-берсенә барып тоташкан.
Дуслар, ятлар, шатлык, кичерешләр —
Барысы да бергә катнашкан.

Моңга чумган көзге урман төсле
Күңелләрем моңсу — уйланам.
Гамьсез үткән көннәремнән бүген
Үз-үземнән бик нык оялам.

Эшләнмәгән эшләрем күп әле,
Киртә салынмасын юлларга.
Имин булсын, сөенечле булсын —
Өмет баглыйм килер елларга.

 

Күңелем әти белән сөйләшә

Җиңү көне якынайган саен,
Гүя әти миңа эндәшә.
“Хәтер китабы”нда исеме аның,
Серләшәбез икәү янәшә.

Сораштыра әтием хәлләремне:
“Ничек уза синең елларың?”
Минем хәлләр ярыйсы күк үзе,
Җитми, әткәм, җылы кулларың.

Янып торган танклардан сине
Чыгармаган беркем, ниләргә?
Каберең кайда, әткәй, әйтче, зинһар!
Их! Бер күреп башым ияргә.

Син утызда, әткәм, һаман да яшь,
Син матур гел шулай, сөйкемле.
Әткәй, бәгърем, синнән таң җилләре
Хәбәр алып килер шикелле.

Өзгәләнмә

Исмә әле, җил, исмә шушы яктан,
Өзгәләмә күңел кылларын.
Син яңартма җанда үткәннәрне,
Кузгалтмачы яшьлек елларын.

Чынга ашмас яшьлек хыялымны
Исләремә кабат төшермә.
Сүнсен хыял ялкынламый гына,
Юк, кирәкми, кермә төшемә.

Татлы сүзләр бүген кирәк түгел,
Сүнгән учак янә терелмәс.
Яшьлектәге сөю ләззәтләре
Бүтән килмәс инде, юк, килмәс.