Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №52 (1038)
27.12.2012

Әдәби сәхифә №52 (1038)

Яңа елда теләгем

Яңа елны шатланып,
Сөенеп көтеп алам.
Бер ел яшәгән гомерне
Мактап, озатып калам.

Изге ният һәм рух белән
Башладым мин ел башын.
Уңайлыклар, күркәмлекләр
Булды минем юлдашым.

Ел дәвамы тау кадәрле
Изге эшләр башкардым.
Үткәрмәдем бер көнемне
Ак өметтән башка мин.

Җирдә яшәү – зур хәзинә,
Диеп гомер кичердем.
Бу дөньяның ямен, тәмен
Җан түремә иңдердем.

Балаларым, оныкларым
Булды куанычларым.
Дөньяда янып яшәргә
Өмет салучыларым.

Мин бәхетле бу дөньяда
Парлы булуым белән.
Гомер елгам чиста, биек
Ярлары булу белән.

Гомер елгам зур бәхетнең
Диңгезенә юл алсын.
Юлларында сафлыкларга,
Шатлыкларга уралсын.

Кайгылыга бир сабырлык,
Күзләрдә яшьләр кипсен.
Яңа елда исән һәм сау
Яшәргә  насыйп итсен.

Тыныч тормышка шатланып,
Язсын балкып яшәргә.
Шундый теләк һәр кешегә
Өлкәннәргә, яшьләргә.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Кыш

Салкын, диләр, кышны салкын, диләр.
Бозлавыклы, диләр, юлларын.
Карны көрәп өлгерерләр микән?
Кем кайгыртыр инде ул ягын?

Балаларга суык тияр инде,
Мышык-мышык килеп йөрерләр.
Бит очында пешкән алмалар:
«Тизрәк җылыт», — кына диярләр.

Бияләйсез чыгып китәр берәү,
Онытылыр өстәл өстендә.
Кат-кат энҗе кунар бүрегенә,
Ул болай да карның төсендә.

Салкын булсын, кышка килешә ул,
Чеметкәләп битнең очларын.
Арлы-бирле кусын кешеләрне.
Кемдер түзәр кысып тешләрен.

Гөлназ Яппарова, Мәдъяр-Чаллы-Казан

 

Бураннарда ялгыз

Калдым, тагын калдым ак кар-бураннарда.
Хатирәләр барлап, озак йөрдем Казан урамында.
Калдым, тагын калдым буран эчләрендә.
Бер генә булса да кергәнмендер мин дә төшләреңә.

Калдым, тагын калдым бураннарда ялгыз.
Синең кочагыңа илтеп салган язмыш җиле ялгыш.
Калдым, тагын калдым бураннарда синсез.
Бәгырьләргә кадәр туңа икән яшәгәндә тиңсез.

Калдым, тагын калдым ак кар-бураннарда.
Синсез ятим икән күп тапталган Казан урамы да.
Калдым, тагын калдым…Хатирәләр чиксез.
Буран ачты күңел сандыгымны…
Бүгенгә ул биксез.

Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре

 

Чыршылар

Яңа елны бизәп, өйнең күрке булып
Куандырды безне чыршылар.
Бәйрәм үтте инде, хәзер урамнарда
Аунап ята мескен чыршылар.

Күпме салкын кышлар >суыкларга түзеп,
Ул яшь чыршыкайлар үскәннәр.
Ике атна өчен күңел күтәрергә
Күпме чыршыларны кискәннәр?

Һәр ел саен шулай кабатлана,
Кемнәр генә табар дәваны.
Алар кешеләргә хезмәт итүче дә,
Чистартучы начар һаваны.

Яшь чыршылыр >җилдә җилфер-җилфер,
Ылыслары җиргә таралган.
Ни кызганыч, алар вакытлыча
Сөендерер өчен яралган.

Роза Абдуллина, Әгерҗе шәһәре


 

Конкурска йомгак

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

«Яңарыш”ның 22 ноябрь санында рәссамыбыз Әхәт Фаррахов ясаган рәсемгә игълан ителгән бәйгегә йомгак ясарга да вакыт җитте. Төрле төбәкләрдән рифмалаштырып язылган дистәләрчә хатлар алдык. Газета укучылар каләменнән төшкән һәр язма безгә бик кадерле. Шигырьләрнең эчтәлекле булуы, рифмалаштыру осталыгыгыз безне бик шатландырды. Газетага язылу барган чорда битараф калмыйча безнең белән бергә булуыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа 2013 елда барыгызга да ижади дәрт, уңышлар, бәхет телибез. Исән-сау булып, Яңа елда да асыл җәүһәргә тиң ижади табышларыгызны әнә шулай безгә юлларга онытмагыз. Халык шагыйре Илдар ага Юзеев әйтмешли, фикерләребезне “сабыр гына әйтергә ашыгыйк”.

МЕНӘ АЛАР ҖИҢҮЧЕЛӘР:

Әгерҗе шәһәреннән: Мәсгут Исхаков, Сигаево авылыннан: Фәнүрә Нәбиева; Кичкетаң авылыннан: Әмир Хәсәнов; Казан шәһәреннән: Гөлназ Яппарова; Ижау шәһәреннән: Саҗидә Аширова, Фәһим Асылмәрданов, Ибраһим Биектаулы, Әнисә Баһавиева, Альберт Гыйззәтуллин, Зөһрә Камалиева, Гыймран Сафин, Венер Садыйков, Әхәт Фаррахов, Кадрия Хисаметдинова.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Үз вакытыгыз белән “Яңарыш” редакциясенә килеп, бүләкләрегезне ала аласыз.

“Яңарыш” редакциясе