Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №51
25.12.2015

Әдәби сәхифә №51

Зәйнәп Зәкиева
Ак төтенле авыл

Кышкы иртә, борма-борма булып,
Морҗалардан төтен ургыла.
Ә бераздан урамнарга тулып,
Пешкән ипи исе тарала.

Бәс сарган капкаларны ачып
Китә эшкә авыл уңганы.
Иртәгесе көне ышанычлы,
Үсә куандырып уллары.

Авылкайлар элек гөрләп торган,
Һәрбер йортта туган балалар.
Тик үткәндә калды ипи исле урам
Һәм башкача тоткан кыйблалар.

Йөрәкләрдә тирән эзен салган
Ак төтенле, эшле ул заман.
Ярлы яшәмибез, тик бәгырьләр генә
Катыланды, шунысы яман.

Ата-улны, ана-кызны белми,
Байлык куу баскан иманны.
Саф йөрәген учларына алып,
Кем яктыртыр ошбу җиһанны?

Актаныш районы,
Мерәс авылы.

Гөлфия Исхакова
Кыш башы

Кошларга кушып җибәрә
Көз барлык сагышларын.
Елгалар чыңы югала,
Моң баса агышларын.

Ялкауланып, көзге хистә
Кояш чыкмый иртәсен.
Чамалый ул: зәһәр җилләр
Болыт куып кертәсен.

Җаннарына җылы тапмый,
Үләннәр дер калтырый.
Күбәләктәй җилдә очкан
Беренче кар ялтырый.

Соңгы яфрагын озата
Башын иеп таллар да.
Моңаеп дулкынга бага —
Озын кыш көтә алда.

Воткинск шәһәре.

Венер Садыйков
Урам патшасы

Таң алды… Тып-тыныч бар җир.
Күк тулы якты йолдыз.
Иртән искән җил назында
Мин урам себерәм ялгыз.

Алтын көздә тир түгәмен
“Сары күбәләк” куып.
Чүп чүмәләләре өеп,
Капчык — янчыкка җыеп.

Карлар ява, эри, ката —
Майлы шома бозлавык.
Комнар, тозлар сипми генә
Атлап үтәлмәс халык.

Кышкы буран, кар өеме
Ишек ачып кермәслек.
Йөрәк кушса, көрәк көри
Куллар көчле, түзәрлек.

Яңгыр-бураннар булса да,
Авырлык куркытмый һич.
Хыяллар күккә менәрдәй,
Бар тимер бөгәрдәй көч.

Иртәдән кичкә кадәрле
Себеркемне эшләтәм.
Гүя ул — ялчым, үземне
Патша кебек хис итәм.

Хәрәкәт озак яшәтә,
Саф һава тәнгә дәва.
Һөнәрем дә бик саваплы —
Бар җир чистарып кала.

Себерәм, “Барча җир йөзе
Яктырып китмәсме?!” — дип.
Ак-караны аерганнар
Ташламас урамга чүп.

Ижау шәһәре.

Чыңгыз Мусин
Кем арынган сагыштан

Күп еллар бергә гомер
иткән тормыш иптәшем
Мәйсәрәнең якты истәлегенә

Күктә болытлар агыла,
Читләре киртләч кенә.
Дөнья кайгысын беләсең,
Башыңа төшкәч кенә.

Болытларны җилләр куа,
Җил ниятен кем белә?
Шуңа, ахры, язмышлар да
Төрләнәләр төрлегә.

Болытларны җилләр куа,
Тик гаме юк болытның.
Мин дә дөнья куа идем,
Сагышларга юлыктым.

Мин дә дөнья куа идем,
Ул миңа тоттырмады.
Үз эченә сөйрәп алды
Язмышым упкыннары.
Хәзер инде күпләребез
Замана тоткыннары.

Сабырлыклар бирсен Ходай,
Кем арынган сагыштан?
Сагыш бит ул бик күпләрнең
Бәгыренә ябышкан,
Язмышына ябышкан.

Һәркемнең дә үткәне бар,
Хисләндерә үткәннәр.
Тик, кызганыч, үткәннәрдә
Җир куенына киткәннәр

Кеше китә берәм-берәм
Ходай язмышы белән.
Мин безгә тигән гомернең
Ике килмәвен беләм.

Кайтарасы килә кайчак
Яшьлектәге үткәнне.
Үткән көннәр искә төшеп
Юксындыра күпләрне.

Кемнең генә бу гомернең
Кояшы баемаган.
Язмыш җиле кемнең генә
Канатын каермаган,
Ярыннан аермаган.

Ноябрь азаклары бу,
Декабрь башларында.
Кыш хакимгә күп калмаган
Гамәлләр башкарырга.

Күп калмаган җирне түшәп,
Бураннар ишелергә.
Шул вакытта җилләр какты
Йортымның ишегенә.
Язмыш җиле хәбәр салды
Мәйсәрәм исеменә.

Әйтерсең лә давыл керде
Ишегемнән ишелеп.
Ул ишектән чыгып китте,
Төп йортына күченеп.

Ул ишектән чыгып китте,
Кигәне актан иде.
Мин утырып карап калдым,
Бәгырем каткан иде.

Бергә кичергән гомерләр
Онытылмый, уйландыра.
Очрашкан идек тәүге кат
Өшкөш күл буйларында.

Алсу яулыктан иде ул,
Зәңгәр күлмәктән иде.
Җирдә күпме гүзәллек бар —
Аңа эләккән иде.

Йөзе көләч иде аның,
Буй-сыны җыйнак иде.
Һәр тарафтан һәр бизәкнең
Төсмерен җыйган иде.

Тәүге тапкыр бу очрашу
Китми йөрәк хисеннән.
Мәхәббәттән исердек без,
Хушбуй гөлләр исеннән.

Икәү бергә җитәкләшеп,
Күл буйларын айкадык.
Бөдрә урман безне зурлап
Сәламләде чайкалып.

Гыйшкыбызга шаһит булды
Иж буе юкәләре.
Туган җирнең йомшак җиле
Назлады, иркәләде.

Бергә гомер кичерүләр
Җанга сеңгәндер инде.
Яр буенда бергә яккан
Учак сүнгәндер инде.

Тирәндә, бик тирәндәдер
Бу гомернең серләре.
Учакта ялкын сүнсә дә,
Җанда ялкын сүнмәде.

Тик баралмыйм бергә яккан
Учакны кабызырга.
Теләмим учак көленә
Яшемне тамызырга.

Безнең килгәнне көтәдер
Иж буе юкәләре.
Юксынып, янып сагыштан
Гомерләр үтәр әле.

Мордывый авылы.