Әдәби сәхифә №51 (1037)
Шигырь язам
Синең хәтереңдә микән
Бергә су коенганнар?
Нигә икән яфраклар да
Без киткәч коелганнар?
Яфраклары коелгач,
Агачлар да бик боек.
Коелмаслык итеп мәңге
Куясы иде коеп.
Аерылганнар ямансулый
Яфрак койган тал кебек.
Алда матур киләчәкне
Күңелем тоя кебек.
Ялан шәрә тормас әле,
Яфрак ярырлар язын.
Сиңа бәхет, шатлык теләп,
Мин кабат шигырь язам.
Сабит Исрафилов, Чайковский шәһәре
Бәхет ачкычы
Ачып булмый бикле йозакларны,
Ачкычлары туры килмәсә.
Ачу серен кемнәр таба алган,
“Бәхет” дигән халәт кил дисә?!
Ачкыч коя оста бер сәгатьтә
Каршысына куеп өлгесен.
Бәхет ачкычларын ясап булмый,
Үрнәкләре аның билгесез.
Кемдер өчен бәхет — җирдә яшәү,
Кемдер өзә кеше гомерен.
Җан газабы, вөҗдан халәте,
Әйтми кеше соңгы гозерен.
Берәү борчу бала йортларында
Чират торучылар күплеккә.
Икенчесе, киресенчә, ташлый
Нарасыйны тартма-чүплеккә.
Бәхет мизгелләрен арттырырга
Бертөрлеләр игелек өләшә.
Икенчеләр комсызлыкка батып,
Туганыннан хәтта көнләшә.
Соңгы кабат үлем җиле исеп
Тибрәткәндә гомер бишеген,
Ачкычларның кайсы ярдәм итәр
Ачар өчен оҗмах ишеген?
Рима Зарипова, Кичкетаң авылы
Онытылган
Онытылган. Хәтерләмим инде
Ап-ак бәсле чәчләреңнән гайре,
Тавышың да, чырай-йөзләрең дә,
Хәтеремдә төрләнде, үзгәрде.
Онытылган. Хәтер сандыгыма
Көя төшкән. Барын көя тишкән.
Гаҗәпме соң, син булган мизгелләр
Аерылмый хәзер якты төштән.
Төшләремдә таңда торасың да
Бәсләр сарган чәчең тарыйсың.
Сызып-сызып җыерчыклар баскан
Көзгедәге шәүләң карыйсың.
Яшьлегеңне эзлисеңме икән,
Күлмәк, яулыгыңны киеп актан?!
Кайнар күз яшьләре дисбе тоткан
Кулларыңа төшәме соң юктан…
Син юксынган гөлдәй яшьлегеңне
Кырау суккан. Сугыш кыраулары.
Сагышыңны көчәйтәдер, әбкәм,
Еллар йоткан бәхет утраулары…
Чынбарлык белән төшләрбуталган,
Үткәннәрне барлый хәтер җебе.
Алтыннарда йөзәр идең күптән,
Алтын булса сабырлыкның төбе.
Онытылган. Тонык хәтеремне
Дисбе тарткандай барлыйм, чалымлап.
Кыш озатты сине соңгы юлга,
Шыңшып елады мескен, буранлап…
Онытылган. Хәтерләмим инде
Ап-ак бәсле чәчләрңнән гайре,
Дөнья да, тормыш та, әбекәем,
Син танымаслык булып үзгәрде.
Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре
Горурлык
Горурлык дигән нәрсә кешедә дә, хайванда да бардыр ул. Дөрес, бәлкем, микъдары төрлечәдер. Һәрхәлдә мин шулай уйлыйм. Табын янында бер абый, кулын юмыйча ашарга утырган улын битәрләп: “Эчәргә биргән суга кәҗә алдында бармагыңны тыгып алсаң, кәҗә булып кәҗә дә ул суны эчми”, — дип, горурлыгына тигән иде.
Минем бер туганым унҗиде яшькәчә бер авыз татарча сүз ишетми яшәп, Пермь өлкәсеннән бөтенләйгә Казанга килеп төште. Укырга керде. “Минем янымда татарча гына сөйләшегез”, — дип, безне әрли-әрли, вата-җимерә булса да сөйләшергә өйрәнде. Аның татарлыгы хәзер дә безнең ишеләргә унга җитәрлек, тормышы да кешечә. Без еш кына әби-бабайлар тәрбиясе турында сөйләшергә яратабыз. Ә тирә-ягыбызда шул тәрбияне алган күпме тәрбиясез? Урыс җирлегендә яшәп, бу туганыма каян килгән соң ул?! Кайда, баш миенең кайсы почмагына яшерелгән ул? Табасы иде дә шуны, баскалап чыгасы маңкортларыбызның шул ноктасын. Күрсеннәр иде үз халкының халәтен!
Татар байлыгы
Безнең халыкта: “Сабыр төбе сары алтын”, — диләр. Бу – татар халкының гасырлар буе җыелып килгән байлыгы. Әмма биш гасыр буена җыелып килгән сабыр төбендәге тутыгып беткән сары алтын белән ни эшләргә инде? Үткәннәрдәге коллык җепләреннән арынырга да җитмәде (әллә комачаулады) ул безгә.
Бүгенге көндә дә безгә, өметсезлеккә бирелмәгез – сабыр, сабыр, сабыр итегез, дип тукып торалар. Ә миңа бу сүзләр, сарык, сарык, сарык сез, дигән кебек ишетелә. Халык исеменнән әйтүчеләр: “Халык әйтсә – хак әйтә”, — дисәләр дә, сарыкның хаклыгы түрәләргә иткә киткән кебек, безнең сабыр итү дә кемгәдер файда китерә сыман. Әйе, сабыр итүнең дә уңай яклары булган кебек, һәр ялтыраган да алтын түгел шул.
Язмышлар охшашлыгы
Үзләренә кирәк чакта уйнадылар, йомшарса – өрделәр, тыгызланса – бушаттылар, ләкин сүтелеп, тишкәләнеп беткәч, текмәделәр, чыгардылар да ыргыттылар аны. Татар язмышы түгелме бу? Әлегә юк. Тик без дә шул футбол тубы хәлендә түгел идекме? Үзебез дә ничек сикертсәләр, шулай сикереп, кайда типсәләр, шунда очып, аздан гына футбол тубы язмышына төшми калдык. Әйе, бу хикәят әлегә чүплек башында язылмый. Әмма тагын да хәлсезләнеп бетсәк, безне, дөрестән дә, тиздән тарих чүплегенә чыгарып ыргытачаклар.
Кеше кайгысы
Яшәү дәверендә әллә нигә бер булса да аралашып яшәгән танышым очрады. Аңа чаклы гаиләсендә булган борчылуларын ишеткән булсам да, сүз катмыйча булдыра алмадым.
– Хәлләрең ничек?
– Начар, малай.
– Нәрсә, үлем-җитемме әллә, анысы-монысы ишетелмәгән иде?
– Хуже. Малайны төрмәгә утырттылар. Бердәнбер малай иде бит. Яшәүгә булган бар өмет сүнде. Хатын белән торуның да яме юк хәзер. Этле-мәчеле яшәп ятабыз инде шунда. Малайның утыруына ул мине гаепли, мин аны сүгәм.
– Алай бетеренмә әле, киткән кеше кайта ул.
– Кайтыр анысы, тик нинди кеше булып кайта бит әле. Әнә урамга чыкканда да карап, барлап бетереп булмады. Яшь чак — бөтен гомер бит ул. Оныклар кирәк миңа. Бөтен өмет-хыялларым шунда иде. Төшләремдә дә күрә идем мин аларны. Син аңламассың инде.
– Аңламам да. Шулай да бик уйландым әле. Үземдә дә малай бар бит. Сорашуым өчен дә ачуланма инде. Якын кешегә карап гыйбрәт алуы да яхшы түгел. Синекен уйлап, үзем өчен борчылуым иде.
– Борчылып кына гыйбрәтне алып булса иде аны, энекәш. Кеше кайгысы үзе күздән югалгач ук онытыла шул ул. Нәрсә, миңа алыр өчен гыйбрәтләре аз идеме әллә дөньясында? Яшь чакта Үзбәкстан якларында Флорид исемле бер дус белән үзем дә юньсезлектә күп йөрдем. Бәхет эшедер инде, качып котылдым. Ул бер гөнаһсызга эләкте. Мине сатмады, күрәмсең, туган якларга артымнан эзләп килүчеләр күренмәде. Менә уйланам әле. “Кара сакалың булса, артыңнан калмый йөрер”, — диләрме безнең халыкта? Менә шул. Әйтсәм әйтим инде. Миңа төшәсе каргыш төште малай башына. Шуның утларында янам мин. Ходай тигезли ул. Нәселеңне саклар өчен, беренче үзеңә юньле кеше булу кирәк.
Шул минутта бар дөньясы танышымның күзләреннән тамган бер тамчы яшькә батты.
Нурулла Гарипов, Биектау районы, Дачная поселогы