Әдәби сәхифә №51нче сан
Рәкыя Шәрипова
Уйларым
Тауларыма менеп бер җырласам,
Куркытмаммы очкан кошларны?
Сагышлардан җаным өзгәләнә,
Ничек чыгармын соң кышларны?
Тауның түбәләре болытларны
Көймә кебек яра, аралый.
Сагыш-моңга тулы йөрәк ничек
Түзсен икән янмый, арымый?
Баш очымда әй талпына бөркет,
Күтәрелә биек кыяга.
Ялгыз башым моң һәм сагыш баса,
Ай-елларым үтә заяга.
Курай алып кулга мин уйныймын,
Кушыламын искән җилләргә.
Мәхәббәтем миңа дәшә кебек:
“Кайт, җаным, — дип, — туган илләргә!”
Ижау шәһәре.
Гөлфия Исхакова
Кемнең нинди кәсебе?
Кызык кына бу тормыш!..
Кояшсыз пешә җимеш.
Үзең белмисең, ә артта —
Куера имеш-мимеш.
Кемдә нинди осталык,
Сүзгә бай безнең халык.
Кемдер уйдырма уйдыра,
Кем чәчә рәхәт табып.
Пычрак телгә яулык жәл,
Каплап булмый аңа шәл.
Мөртәткә дәва — гайбәт,
Шуннан юк аңа “Әйбәт!”
Вак җанлы — ялтыр балык,
Саңагыңа куй салып!
Уйдырма артып китсә,
Куйгалый хәтер калып:
Кара эшең ташла син,
Намаз укый башла син.
Курык бераз нәгъләттән,
Колак какма җәннәттән.
Воткинск шәһәре.
Әлфирә Низамова
Ак әби
Күптән җыйган бирнә-үлемтеген
Соңгы туен көтә Ак әби…
Байлык, яңалыклар хәзер аны
Кызыксындырмый да әллә ни…
Арык кулларында — төймә-дисбе
Әкрен генә йөртә бармагын.
Саный сыман гомер дисбесендә
Тагын күпме төймә калганын.
Ә кайчакта тәрәзләргә карап,
Авыр итеп куя көрсенеп:
“Кап-караңгы гүрнең эчләренә
Ятасылар бар бит әле кереп…
Бар бит әле җавап тотасылар
Тәңребез — Ходай каршында.
Миннән иртә киткән сабыйларым
Чыгар микән әллә каршыма?”
Соңгы тапкыр кияр ак күлмәген
Сагышланып ничә барлады?
Кияү егете — Әҗәл генә
Көттерә шул, никтер соңлады…
Дисбе төймәләрен саный-саный
Бертуктамый укып догасын
Соңгы туен көтә, сизгән сыман
Үз сәгате тиздән сугасын…
Исәнбай авылы.
Кәүсәрия Шәфыйкова
Язмыш-җилкән
Юк шул, юк, әле бетмәгән,
Күз яшьләрем түгеләчәк.
Күрәзәче булмасам да,
Төшемә керә күрәчәк.
Күргәннәрем тау кадәрле,
Әле тагын күрәчәкмен.
Бу тормышның җан көйдерер
Утларына керәчәкмен.
Югалтулар булыр миндә,
Бөгелермен-сыгылырмын.
Кабат күтәрелер өчен,
Бәлки әле егылырмын.
Әрнеселәр бар әле, бар,
Димәк, әле яшим икән!
Күрәчәгем диңгезендә,
Дулкын яра язмыш-җилкән.
Яңавыл шәһәре.
Тәнзилә Хәбибуллина
Афәт
Илне баскан бу афәтне
Туктата алмас давыл.
Шушы кадәр күпләп эчкән
Булмаган шәһәр, авыл.
Одеколон, техник спиртны
Элек бит белмәделәр.
Алабута, юа ашап,
Ачтан да үлмәделәр.
Ә аракы афәтеннән
Кырылганнарын кара.
Болай булса, илебездә
Кешеләр кимеп бара.
Ирләрсез бик авыр булыр,
Өйләрнең сүнәр шәме.
Тынса ир-ат авазлары,
Бетәр дөньяның яме.
Ачлы-туклы заманда да
Хатын-кыз бирешмәде.
Ай-һай, яшәү авыр диеп,
Эчәргә керешмәде.
Эчүчелек дигән афәт
Бары тик юньсезлектән.
Урам буйлап эчеп йөрү
Бозыклык, эшсезлектән.
Салагыш авылы.
Зөлфия Муллина
Күпсенмәче бәхетемне
Бәхетемне күпсенмәче, Ходай!
Телим һәркөн шушы теләкне.
Сыйпасаң да йомшак чәчләремнән,
Телгәлисең кайчак йөрәкне…
Югалтулар булды тормышымда,
Күз яшьләрем түктем шул мәлне.
Дус дигәнем кайчак дошман булып
Каралттылар яшәр көннәрне…
Каерылды минем пар канатым,
Кагынырга көчем калмады.
Сыгылмадым, бирешмәдем — шуңа
Язмыш мине кат-кат сынады…
…Иңнәремә кабат канат үсте,
Очам иңләп бәхет күкләрендә.
Мондый ләззәт, сөю, сәгадәтне
Бирә икән Ходай кемгә генә?!
Бәхетемне күпсенмәче, Ходам!
Чайпалмасын бәхет касәбез.
Пар канатлы булып озак еллар
Без яшәрбез әле, яшәрбез!
Исәнбай авылы.