Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №50
17.12.2015

Әдәби сәхифә №50

Рәйсә Габделхакова

Кышлар салкын булса — язлар җылы,
Җәйләр ямьле булса — көз моңсу.
Елларның да матур фасыллары
Миңа гына нигә ямансу…

Парлы-парлы ярлар уза яннан,
Мин аларга һич тә көнләшмим.
Ходай биргән икән гомеремне,
Димәк, кирәк җирдә, мин яшим.

Ижау шәһәре.

Галия Хөсәенова
Ак яулыгың бик килешә, әни

Ак яулыгың бик килешә, әни,
Маңгай чөеп артка бәйлисең.
Балаларым тиздән уяныр, дип,
Иртән торып чәйләр көйлисең.

Ак яулыгың бик килешә, әни,
Дүрт почмаклап аркаң япсаң да.
Кояш белән бергә уянасың,
Таң атканда гына ятсаң да.

Ак яулыгың бик килешә, әни,
Йөзләреңне моңнар басса да.
Күпме еллар көттең әтиемне,
Сугыш елы артта калса да.

Ак яулыгың бик килешә, әни,
Җыерчыклар битең басса да.
Безгә рәхәт, әни, синең янда,
Үзебез күптән әни булсак та.

Ак яулыгың бик килешә, әни,
Намаз укып дога кылганда.
Көннәр якты һәм кояшлы икән
Бары янымда син булганда.

Ак яулыгың бик килешә, әни,
Өйгә нурлар иңә син килсәң,
Чылтырап аккан чишмә тавышыдай
Елмаеп бер, әнкәй, син көлсәң.

Сарапул шәһәре.

Гыймран Сафин
Җыр премиясе
(мәсәл)

Кош хакимиятендә җыр бәйгесе –
Җыр сәнгатенең үсүе билгесе.
Сандугачлар, сыерчыклар, тургайлар
Җыр сузганнар, яңгыраган тугайлар.

Бәйгегә ясаган жюри нәтиҗә,
Җиңүчеләр өчен булыр зур кичә.
Барлык кошлар шул кичәгә җыелган,
Җиңүчене тәбрикләргә җыенган.

Кош хакимиятенең акылы саеккан,
Жюрида — тукран, чәүкә һәм саескан.
Кичә башланырга вакыт та җитә,
Рәис – тукран сәхнәдән игълан итә:

“Жюри чыгарды менә шундый карар,
Кул чабып каршы алсагыз да ярар:
Безнең Гран-прига лаек булды карга,
Шатланыгыз шундый зур талант барга.

Билгеле, карга ул сандугач түгел,
Тик яңалыкка омтыла бит күңел —
Моңлы, матур тавыш чыкты модадан,
Рок-музыкага хәзер хөрмәт һәм дан!

Аннан соң карга бит дусты хакимнең,
Аңа каршы сүзе үтми беркемнең.
Хакимне сайлап куйдыгыз үзегез,
Хәзер инде тешне кысып түзегез!

Ижау шәһәре.

Зәбир Хәлимов
Бәхетеңә сөен…

Болыт арасыннан кояш карый,
Кемнең икән бәхет ярчыгы…
Әллә көткән микән бакчасында
Җир казучы ялгыз карчыгы?..

Нигә ялгыз?.. Бары Ходай белә,
Яшьлек хатасымы, язмышмы…
Ялгызлыкның ачылары телә
Яраларын шушы ялгышның.

Ире үлгән, бәлки, китеп барган,
Балалар юк яки еракта…
Ул үзе дә инде көтеп арган,
Дәрья булган яше елап та…

Сүрән кояш нуры аңа бәхет,
Күрше хәлен белсә — сөенеч…
Күкләр артындамы көтә тәхет.
Ә хәзергә тормыш — көенеч…

Яр-Чаллы шәһәре.

Лилия Рә
***
Ашыкма бик, өлгерерсең,
йөгәнлә син, атың чапмасын.
Чапкан атка кинәт туктау хәтәр,
чабу кирәк белеп чамасын!

Ярылма син, булган җитәр,
җирдә яшә, тәмләп булганын.
Торна, әйдә, күктән үтсен,
син, кадерлем, сакла кулдагын.

Ялгышма син, хаталанма,
алданма бик елтыр күзләргә.
Ярты адым саклый яманнардан,
ялганлыкны тырыш сөзәргә.

…Ышан гына — мин яныңда…
сабыр үрәм терәк теләктән.
Йөрәк теләкләре кабул була,
калмассың син бер дә терәктән.

Синдә мин бар, шифалармын,
канат каурыйларың киссәләр.
Син ышана күрмә: “Ул оныткан,
көтми инде сине”, — дисәләр.

Ышан бары:
“Җирдә ул юк хәзер,
өметләнмә аңа”, — дисәләр.

Сарапул шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Тулып түгелде

Әллә нәрсә яктылыкны күрмим,
Яхшылык та артка чигенгән.
Сорауларга җавап таба алмыйм –
Бар да миңа каршы өелгән.

Кемдер мине яклап сүз әйтсәче,
Дөрес сүзгә мохтаҗ күңелем.
Җылы сүзгә түгел, дөрес сүзгә
Кирәкмәгән чакта үрелдем.

Төрле төскә кереп, каршы төште,
Чәйнәп ыргытыйм, дип, бер адәм.
Ике йөзле бәндә гөнаһ җыя,
Көтмәс микән аны җәһәннәм.

Җенем сөйми андый кешеләрне,
Теләгем юк хәтта аңларга.
Кара эчле җанга рөхсәтем юк
Күңелемә төкереп карарга.

Якты кояш та юк, ак кар ява,
Ә мин һаман күрмим яктылык
Әллә кояш сүнгән, әллә үзем,
Көчем юкмы әллә каршы торырлык.

Һәркемне дә түбәнсетеп була,
Күккә чөеп мактый аласың.
Чын күңелдән сиңа атап чыккан
Рәнҗешләрне кая куярсың.

Явызлыкка һәрчак каршы барам,
Миңа кемнең, нигә бар үче?
Табылырмы икән берәр вакыт
Мине яклап бер сүз әйтүче?

Иж-Бубый авылы.