Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №50 (1036)
15.12.2012
Әдәби сәхифә №50 (1036)
Кәеф
“Кәеф ничек? Кәеф бармы?”- диләр,
Кешенең бу рухи халәте,
Физик хәле яки кичереше,
Хис, сиземләү, тою сәләте.
Күтәренке була я төшенке,
Төшкән чакта үтә үзәккә.
Җылыта да кайчак суыта да,
Чәнчеп-чәнчеп кадый йөрәккә.
Кәеф-сафа була, күңел ачу,
Кәеф сөрү, кәеф бозулар.
Шәраб белән кәеф ачулар бар,
Бозык чакта җанда бозы бар.
Кәефләрне нахак сүзләр боза,
Яшьләр тамакайчак күзләрдән.
Кәеф-сафа китә, юкка чыга
Явыз яккан тозлы сүзләрдән.
Кәефләрне юкка кырмыйк әле,
Күңел булсын диеп тырышыйк.
Гомерләр бит безгә бер бирелгән,
Хөрмәт итеп яшик, булышыйк.
Әл дә нормаль рухи халәт белән,
Гомер йомгагымны сүтәмен.
Бүген шигъри кәеф тапкан чагым,
Сезгә кәеф бүләк итәмен.
Венер Садыйков, Ижау шәһәре