Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №5 (1043)
31.01.2013

Әдәби сәхифә №5 (1043)

93 ел яфрак коелган…

Яфраклардан җыйдым гомеремне.
Туксан өч ел яфрак коелган.
Яшәү балкышының нуры булып,
Гомер дисбесенә уелган.

Яшәү ялкыннары һич сүрелми,
Җәүһәр вакытлары үтсә дә.
Йөрәк һаман дөп-дөп итеп тибә,
Зәңгәр күктә йолдыз күрсә дә.

Һич туйдырмый, диләр, якты дөнья,
Саф күңелем дәлил бу хәлгә.
Күпме яшәсәм дә, туя алмыйм,
Ишек ачмыйм әле әҗәлгә.

Саф күңелем кебек саф һавада
Кичләремне кайчак уздырам.
Шигъри җаным белән күк йөзеннән
Болытларны чәчәм, туздырам.

Шигырьләрем чыкса “Яңарыш”та,
Очкынланып алам, дәртләнеп.
Очкын кебек ак карларга карап
Яшим әле һаман дәртләнеп!

Батыргәрәй Дәүләтбаев, Новый поселогы

 

Минем бәхет

Күңелемдә җәйдә тудың,
Кышта таптым үзеңне.
Йөрәгем төреп ялкынга
Әйттем сөю сүземне.

Кыш салкынында сөяргә
Тормыш үзе өйрәтте.
Гомергә суынмас итте
Мәхәббәтле йөрәкне.

Күздән күзләргә караштык
Һәм серләрне аңлаштык.
Йөрәкләрне җылытырлык
Сүзләр белән алмаштык.

Бу шигырем – яратуым,
Бәхет турында хәбәр.
Мәхәббәтем хак булмаса,
Язмас идем бу кадәр.

Раил Разов, Ижау шәһәре

 

Ак дөнья

Шигем юк, дөньяда һәркем
Ак төсне бик ярата.
Кыш җиткәч тә, бала-чага
Рәхәтләнеп кар ата,
Кар бабайлар тәгәрәтә,
Ак таудан чана шуа.
Аклык – сафлык билгесе ул,
Кышны яратам шуңа.

Аклык көнләштерә ала,
Агы бар көнләшүнең.
Эх, яратса иде һәркем
Ак бәхет өләшүне!

Актүш, Акбай, Актырнак дип
Маэмайларны зурлыйбыз.
“Ак әби”, — дип, әбиләрне
Зурлап туя алмыйбыз.

«Ак сылу», — дип, ак каенны
Үз итәләр шагыйрьләр.
Аны ялгыш, хыялланып,
Кочмый кала чак ирләр.

Иделнең дә агы ага,
Сөттәй ак микән суы?
Сыер савып башланамы
Агыйделнең зур юлы?

Актаныш дип атаганнар
Район тикле районны.
Шунда каршы алган булды
Минем дә бер таңымны.

Күп нәрсәләр ак икән бит:
Диңгез дә ак, ак морҗа!
Булмадымы икән соң дим
Әгерҗе дә – Ак әрҗә?!

Рамил Хәмидуллин, Иж-Бубый авылы

 

Якты хатирәләр

Исеңдәме, дустым, уйлыйсыңмы
Балачакның моңлы сагышын?
Кайчан гына уйнап йөри идек,
Сизми калдык гомер агышын.

Балачакның якты хатирәсен,
Сагыну хисен тойган кешегә.
Карда уйнап, чана шуган чаклар
Сагындырып керә төшенә.

Исеңдәме, дустым, тәүге тапкыр
Мәктәп капкасыннан кергән чак?
Көмеш кыңгырауның чыңлавы да
Кайтавазда гына калачак.

Әйтче, дустым, кайчан кабатланыр
Балачакта калган ул чаклар?
Бик теләсәк, кабат кабынырмы
Икәү бергә яккан учаклар?

Гүзәл Биктаһирова, Мамадыш-Ижау


 

Кайда да йөрәктә

Казан “Идел-Пресс полиграфия-нәшрият комплексы”нда 2000 тираж белән 300 биттән торган “Кайда да йөрәктә” исемле китап басылып чыкты. Бу китапны инде 20 ел дәвамында рәсми рәвештә татар халкына хезмәт итүче  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче милләттәшләребез арасыннан талантларны барлау максатыннан чыгарды. Анда Америка, Казахстан, Кырым, Мәскәүдә, Удмуртия, Башкортстан, Мордовия  республикаларында, Чиләбе, Пермь өлкәләрендә яшәүче иҗатчыларның иң яхшы шигырьләре, чәчмә әсәрләре тупланган. Шунысы куанычлы, әлеге китапның 55 битендә Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова, Әлфирә Низамова, Кәүсәрия Нуруллина, Гыйм­ран Сафин әсәрләре урын алган.

Китап киң катлам укучыларга – әдәбият сөючеләргә, галим-мөгаллимнәргә, югары һәм урта белем бирү йорт­ларында укучы студетларга кызыклы һәм файдалы булачак. Алга таба укучылар хозурына китапның чираттагы томнарын тәкъдим итү мөмкинлеге дә булыр дип ышандыра китапны төзүчеләр.