Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №49
4.12.2014

Әдәби сәхифә №49

Әлфирә Низамова

Бала хакы

Газиз ана, ана хакы диеп
Язабыз без, шулай яратабыз…
Бала хакы да бар бу дөньяда
Күп вакытта монысын онытабыз.

Бала хакын онытканнар, әнә,
Сабыйларын ташлый ятимлеккә.
Ак биләүдә түгел, чүпрәкләрдә
Ята алар чокыр, чүплектә…

Бала хакын шешә төпләренә
Алыштыра кайбер аналар…
Ә картлыкта елый: нигә икән
Бигрәк юньсез минем балалар?!

Әни тәрбиясен алса гына
Дөрес юлдан китә кыз бала…
Күпме кызлар эчә, тарта бүген
Күпме кызлар яшьли алдана?!

Терсәк якын, тешләп булмас, ләкин
Үтә гомер, килер картлык та…
Көнлек ярлар китәр, чибәрлек тә,
Китәр ташлап көнлек шатлык та…

Бала хакын хакламаган җаның,
Күңелең даулар бала җылысын…
“Мине балам тәрбия кылмый”, — диеп,
Мәхкәмәләрдә дә йөрерсең…

Табигатьнең үз кануны-канун:
Нәрсә чәчсәң- шуны урасың.
Үз гаебең — урам чатларында
Хәер сорап басып торасың…

Бала хакын хаклап, онытмыйча
Яшәргә иде безгә, аналар!
Әни -берәү, әни — газиз кеше,
Кичерегез, зинһар, балалар!

Исәнбай авылы.
Айгөл Әхмәтова

Бәхетем үз кулымда

Кем булырга? Нинди булырга?
Киләчәктә мине ни көтә?
Борылмалы язмыш юллары
Кайсы таулар аша соң үтә?

Күкләр киңлегенә очыйммы?
Диңгезләрне әллә кочыйммы?
Биек-биек йортлар салыйммы?
Әллә җирдә генә калыймы?

Әйе, монда калам, җир кызы-
киләчәкнең балкыр йолдызы.
Хезмәт куям туган илемдә,
Кендек каны тамган җиремдә.

Кеше җанын, тәнен дәвалыйм,
Бәла-казалардан аралыйм.
Тәмле сүзле, тирән белемле
Ак халатлы табиб булам мин.

Бер өйгә дә авыру кермәсә,
Кешеләрнең гомерен өзмәсә,
Балалар елмайса шатлыктан,
Картлар курыкмаса картлыктан,

Яман чирләр кире чигенсә,
Халкым тазалыкка тиенсә,
Изге эшләр дөнья бизәсә,
Тирән яралар да төзәлсә,

Әнә шулдыр минем бәхетем,
Бәхет китерер алтын тәхетем.
Минем бәхетем — минем кулымда,
Туры атлап барыр юлымда.

Максат куйган гамьле уемда,
Минем бәхетем — минем кулымда!

Әгерҗе шәһәре.

Раилә Бариева

Гармун моңы

Яу кырына озаткан да гармун,
Зар — моңнарны тараткан да гармун.
Бик күпләрне таныштырган гармун,
Туй-бәйрәмдә кавыштырган гармун…

Тын урамда берәү гармун суза,
Ишетелә миңа таныш моң.
Гармун моңы, безнең күңелләрдә
Өр-яңадан тагын уяндың.

Гармун моңы йөрәкләргә үтә,
Уята ул авыл картларын.
Эх, кайтасы иде яшьлеккә дип,
Уйлап куям шунда уфтанып.

Юк шул инде, яшьлек узып бара,
Гармун моңы һаман колакта.
Өздереп лә кемдер гармун суза
Милли моңнар керә йөрәккә.

Урамнары буйлап гармун тарткан
Яшьлек искә төшә шул чакта.
Бергә яшик, гармун моңын тоеп,
Җырлап яшик исән-сау чакта.

Уразай авылы.