Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №49
10.12.2015

Әдәби сәхифә №49

Ибраһим Биектаулы

Хәрәкәттә — бәрәкәт,
Хәрәкәттә һәлакәт бар.
Җанда — Броун хәрәкәте,
Җирдә — җаннар һәлакәте.
***
Тән ләззәтенә мөкиббән,
Җирдә бәхет тапмыйбыз.
Нинди генә булсак та,
Аллаһ каршына атлыйбыз.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Вакытлар табыладыр якут белән

“Якутлар табыладыр вакыт белән
Вакытлар табылмыйдыр якут белән”
Габделҗәббар Кандалый

Алтыннар вәгъдә итсәм дә,
Гомерем кире кайтмас
Язмышым үзәннәрендә
Яшьлегем чәчәк атмас…

Алтын алма тапсам да мин,
Көннәрем кабатланмас
Җанны эреткән сүзләрне
Берәү дә кабатламас.

Ул бердәнбер, кабатланмас
Минутлар якутка тиң…
Энҗе күперләр салсам да,
Кире кайтмас шул гомер.

Бүгенге бар, киләчәк көн!
Ә үткәннәр -истәлек…
Табыш, ялгыш, үкенүләр
Гомерләргә җитәрлек…

Алтын тауларга менсәм дә,
Үткәнне бора алмам…
Кулларымда — калган гомер
Вакытым — якут алмам!

Исәнбай авылы.

Чулпан Вахитова
Язмышыма сорау

Кайда калды күңелләргә кергән,
Язмыш биргән безнең мәхәббәт?
Хисләр ялкынында янды микән,
Көлгә калды микән ул көйрәп?

Шул сөюне эзләп килдем бүген,
Хатирәләремә җан өреп.
Шау чәчәктә икән тәрәз төбең,
Ник булмаган күңелең гөл кебек?..

Кодаш авылы.

Фаягөл Әхмәтшина
Ата-ана догасы

Ата-ана рәхмәтеннән
Башлана бөтен бәхет.
Әй, балакай, соңга калма,
Ярдәм итәргә ашык.

Ата-ана догасыннан
Башлана байлык, саулык.
Муллыкта яшисең килсә,
Ярдәм итәргә ашык.

Кая барсаң, шунда кирәк
Ата-ана догасы.
Бел, балакай, йөрер юлың
Чиста һәм пакь буласын.

Кадыбаш авылы.

Гөлфия Исхакова
Бер егеткә гашыйк булдык

Гашыйк булдык икәүләшеп
Авылда бер егеткә.
“Яратам!” — ди дус кызым да,
Бирешми бер үгеткә.

Безнең сөюне сизмиме,
Битараф матур егет.
Әллә ярата да белми,
Егерме яшькә җитеп?

Ни эшләргә ике дуска?
Бирегез берәр киңәш.
Яратсак та, белмибез шул
Кайсыбыз аңар тиңдәш.

Дустыма ул күзен кысты,
Миңа бары елмайды.
Аннан каядыр югалды,
Ай күрде, кояш алды.

Йөрибез хәзер каңгырып,
Икебез дә сагышта.
Кайсыбыз җиңәр, белмибез,
“Сөю” дигән ярышта.

Воткинск шәһәре.

Роза Никашева
Кыш яме

Кыш аенда тугангадыр,
Яратам мин кыш ямен.
Җир өстендәге ак шәлен,
Тәрәзә бизәкләрен.

Төнлә чыксам авылыма —
Ак ефәккә төренгән,
Йорт түбәләре җемелди,
Әйтерсең лә көмештән.

Кышкы урман чакыра мине,
Каен кызлары дәшә,
Баһадир нарат уллары
Кызлар белән серләшә.

Өлкән яшьтә булсам да мин,
Кыш бабайны үз итәм.
Тиздән килеп җитәр ул да
Иң гүзәл кызы белән.

Алып килсен алар безгә
Шатлыклы тыныч көннәр,
Яшик әле елмаеп без
Дуслар, туганнар белән.

Иж-Бубый авылы.

Илдус Шакиров
Ияләнмә син миңа

Ияләнмә син миңа,
Авыр булыр үзеңә.
Сагыну, сагышлардан
Сары төшәр йөзеңә.

Ияләнә генә күрмә,
Мин дә мәңгелек түгел.
Очрашу, кавышуны
Көтмәсен синең күңел.

Ияләнмә син миңа,
Мин килеп кенә китим.
Бөтенләйгә калдырсам,
Калырсың кебек ятим.

Ияләнә генә күрмә —
Бетәрсең, калмас көчең.
Минем белән булу ул
Куркыныч тормыш өчен!

Кукмара поселогы.

Сабира Мулламөхәммәтова
Газ биргәч
(шаян шигырь)

Апаларга газ керткәннәр,
Салкыннан бирешмиләр.
Утын белән күмерләргә
Сәлам дә бирешмиләр.

Ике үгезне такканнар
Ул газның итәгенә.
Ул газны еллап көткәннәр,
Биргәннәр кичә генә.

Тик озын гомерле булсын
Газ плитәсе белән мич.
Рәхәтен күрергә язсын
Ул бит безнең хәләл көч.

Иртән торганда да җылы,
Кич ятканда да җылы.
Өеңдә җылылык булгач,
Күңел дә була нурлы.

Ижау шәһәре.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА
Бәйрәмнәрнең бәйрәме

(Балалар фестивален карагач)

Гүзәл Ижау каласында
Бәйрәмнәрнең бәйрәме.
Соклангыч ямь- матурлыкның
Көзге күркәм бәйләме.

Балкый “Йолдызлар яңгыры”,
Осталык – сокланырлык.
Сәхнәдә дә, күңелдә дә
Могҗиза һәм яктылык.

Яшь талантларга ияреп,
Күңел дә бии, җырлый.
Бәйрәм рухы һәр йөрәкне
Сихри моңнарга урый.

Шундый бәйрәмнәр булганга,
Яшәү күңелле, рәхәт.
Бәйрәм бүләк итүчеләр,
Барыгызга да рәхмәт!

Әгерҗе шәһәре.