Әдәби сәхифә №49 (1035)
Күккә карап уйлану
Төн. Тынычлык. Зәңгәр күктә
Алтын ай һәм йолдызлар.
Кинәт берничә йолдызчык
Атылып, аска очтылар.
Кызганыч, кемдер дөньяны
Калдырды, җаны очты.
Якты йолдызлары белән
Чиксез галәмне кочты.
Кемдер туды бу дөньяга,
Аваз салды: “Яшим!” — дип…
Күз алдымда бик тә серле
Могҗизалы зәңгәр күк.
<p’>***
Яп-якты кояш та таплы, диләр,
Ачуымнан аткан ташлардан ул.
Хәлле чакта каткан йөрәкне дә
Ыргытырга шунда онытканмын.
Әгәр орган булсам йөрәгемне,
Кемнәр әйтер: «Кояш сүнмәс», — диеп?
Йөрер идем мин дә сукыр кебек,
Кулларыма фонарь алып, башым иеп.
Бәлки йөрәк янып бетәр иде,
Калыр идем, ахры, йөрәксез дә.
Таш булса да, ансыз яши алмыйм.
Йомшартырга ярдәм сорыйм сездән.
Рамил Хәмидуллин, Иж-Бубый авылы
Ала карга
Канатларын салып артка,
Эре-эре атлый карга.
Әлбәттә, бу эрелектә
Җибәрә ул арттырып ла…
Гадирәк һәм тыйнаграк
Булу кирәк салкын җилдә.
Әнә, әнә соры чыпчык —
Дәгъва кылмый ич бернигә.
Сабыр гына кышны көтә
Күпне күргән юеш җир дә,
Һәм, ниһаять, гади генә
Атлыйм кебек мин үзем дә.
Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре
Заман афәте
Наркотик дигән яман шеш
Керде кеше теленә.
Шуны кабып тилеләнә,
Котырына, сүгенә.
Курыкмыйлар Ходайдан да,
Балалары ялангач.
Күпме гаилә таркала,
Күпме үлем, күпме яшь.
Аналар күз-яшь түгәләр,
Алар тирән кайгыда.
Наркоман булган баласы
Эш таба алмый кайда да.
Бер бирелгән бу гомердә
Нигә соң котырырга?
Замананың афәтеннән
Ничек соң котылырга?
Рәкыя Шәрипова, Ижау шәһәре
Гомер агышы
Әллә ничек сискәндерде,
Торналарның тавышы.
Шул торналарга охшаган
Гомеремнең агышы.
Булгандыр гомер юлында
Яхшысы, ялгышлары.
Иң күркәме, иң гүзәле —
Кешенең яшьлек чагы.
Шул чагында гына назлы,
Ягымлы җилләре дә.
Кыска була төннәре дә,
Яктырак көннәре дә.
Яшьлектәге су буйлары,
Яшьлектәге сукмаклар.
Инде күпме чакырсам да,
Әйләнеп һич кайтмаслар.
Сискәнеп күккә карадым,
Торналар китү икән.
Аңладым хәзер, аңладым,
Бу – гомер үтү икән.
Тәнзилә Хәбибуллина, Салагыш авылы
Игүтибар, конкурс “Матбугатка язылу-2013”
Егерме ел куян ташып,
Мазай остарып килә.
“Яңарыш”ка язылырга
Вакыт кыскарып килә.
Мазай бабайны көтмәгез,
Ул арый куян ташып.
“Яңарыш”сыз калмагыз сез,
Куян күк төпкә басып.
“Яңарыш”та – яңалыклар,
Бар керпеләр, куяннар.
Яңа елда бердәм булыйк,
Бергә булыйк, туганнар!
Альберт Гыйззәтуллин, Ижау шәһәре
“Язмыштан узмыш юк”, — дигән
Мәкальне кире язып,
Яшәешкә өмет өсти
“Яңарыш” дулкын ярып.
“Яңарыш” безнең басма ул,
Ярдәмгә суза кулын.
Һәр битендә күрсәтә ул
Иҗатчы кызын, улын.
Языл, дустым, “Яңарыш”ка —
Барлый ул хәбәрчесен.
Ал каләмең кулларыңа,
Бүгеннән хәбәрче – Син!
Әмир Хәсәнов, Кичкетаң авылы
Елмаеп алыйк
Татарча шигырь
Балалар бакчасына Казаннан бер төркем язучылар килде. Аларның бик тә балалардан татар сөйләмен ишетәсе килә. Тик нәниләр ярыша-ярыша русча шигырьләр сөйлиләр.
— Балалар, ә үз телегездә, татарча кайсыгыз шигырь белә? — диде Рәфкать Кәрами. Шунда биш яшьлек Рөстәм кул күтәрде. Җанланып киткән Самат Шакир:
— Йә әле, улым, әйдүк! — диде.
Рөстәм батыраеп китеп:
— Ий Алланың фәрманы, тавык түккән ярманы. Боткага дип куйган идем өйрәгә дә калмады! — дип әйтеп салды. Язучылар гаҗәпләнүдән ни дип әйтергә дә белми торганда, арада иң өлкәне булган Самат Шакир телгә килеп: “Утыр улым, рәхмәт!” — диде.
Синтаксис күлмәк
Укый-яза белми торган Гөлҗиһан түти күршесе Мәдинәгә Кукмарада яшәүче бердәнбер кызына хат яздырырга дип керде. Менә күптән-күп, чуктан-чук сәламнәр, яңалыклар теркәлде, хат тәмам булды, ләкин карчык чыгарга ашыкмый. “Укымышлы” күршесенә аның соравы бар иде.
— Мәдинә, син грамотный кеше инде, әйт әле, нигәдер бу күлмәгемне кисәм, шыбыр тиргә батам? Әллә сихерләделәрме икән?
Колакка катырак күршесенә иелеп, кычкырып Мәдинә апа:
— Бу күлмәгең синең синтаксис тукымадан тегелгән. Синтаксис тирләтә ул, һава кертми, — дип аңлата, синтетика сүзе белән бутап.
Дилә Абдуллина, Әгерҗе шәһәре