Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №48
3.12.2015

Әдәби сәхифә №48

Кәүсәрия Шәфыйкова
Сабыр бул

Яңгырлы көз, миңа алып
Килгән җырларың бармы?
Ул җырларда шул — әлеге
Сагыш та, моң да, зармы?

Көннәрең бигрәк салкын, көз,
Тәнемә җылы керми.
Үзгә генә ямьнәреңне
Күңел күзләрем күрми.

Көз, юк, сине гаепләмим,
Яңгырларың — күз яшем.
Аңлый бары хәлләремне
Миләшкәем-сердәшем.

Җилләрдә чайкалып әйтә:
“Кайгың әй, бик авыр шул.
Яз кояшын бергә көтик,
Сабырлардан-сабыр бул!”

Яңавыл шәһәре.

Ибраһим Биектаулы
Гади уйлар

Төкерәм төче сүзләргә,
тантаналы антларга.
Эчкерсезлек — яуган карда
һәм аккан болытларда.

Чәнечке-чытырман-кыя —
юлым булды узылган.
Хак олуг дәресләр алдым
тынлыктан һәм йолдыздан.

Сихерләнәм, әсирләнәм
ерактан килгән җырдан.
Тыныч төндә эреп китәм
Планетам яңагында:

“Минлек” чирен
йоктырмыйча,
агарга да агарга,
соң мизгелдә бу турыда
матур бер җыр язарга…

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Кайчак…

Хикмәт шунда: яше дә, карты да —
Барыбыз бу Җирнең балалары.
Йолдыз якын, тик кайчан бик ерак
Йөрәк белән йөрәк аралары.

Күңелеңне авыр хәсрәт басса,
Кара тоела кояшлы күк йөзе.
Кайчак молекуланы күреп тә,
Олы хисне күрми күңел күзе.

Изгеләр юлын Ходай яктырта,
Бәхет фәрештәсе капка ача.
Кайчак бик ышанып йөргән кешең
Авыр чакта сине ташлап кача.

Кайчак кеше дөньядан китсә дә,
Данын җирдә калган эше сөйләр.
Халык әйткән гади һәм хак сүзләр:
“Изгелекләр җирдә ятмый!” — диләр.

Ижау шәһәре.

Зәбир Хәлим
Әнкәй

Зур өметләр баглап, әнкәм
Яшәү биргән.
«Бәхетле бул, озак яшә,
Улым», — дигән.

Сабый чакта иркәләгән,
Назга төргән.
Әнкәм барда кайгылар да
Читтә йөргән…

Хәзер инде үзем әткә,
Хатын янда…
Оныгым да: «Бабакай!» — ди,
Рәхмәт аңа.

Бер карасаң, дөньясы да
Матур кебек.
Беркөн әнкәй әйләнер дә
Кайтыр кебек…

Яр-Чаллы шәһәре.
Лилия Рә
Гомер барган саен

Гомер барган саен, сагаябыз,
Чокырларны урап атлыйбыз.
Яңа дуслар инде эзләмибез,
Булганнарын ныграк саклыйбыз.

Еллар белән шикле шомланабыз —
Тез-терсәкне без күп канаткан.
Маңгай яраларын яңартмыйбыз,
Җитеп торыр тырма аңлаткан.

Күңел канатлары тезәр өчен
Җиде түгел, кырык үлчибез.
Ерактагы танышларга түгел,
Күршегә дә бик еш кермибез.

Аяк очы белән эз салабыз
Курка-өркә чит-ят күзләрдән.
Авызларны үлчәп ачкалыйбыз,
Читенсенеп «артык» сүзләрдән.

“Яратам”, — дип кычкырулар кая,
Пышылдарга хәтта куркабыз.
Тәрәзәне япсаң, бүрәнәләр
Тыңлап тора кебек туктаусыз.

Күзлексез дә, күңел белән ансат
Бүлгәлибез акны карадан.
Шундый аккыллыбыз…
Ә чынлыкта эндәшмибез, куркып җаваптан…

«Үскән» саен ешрак шикләнәбез,
Ялгышлардан мең кат сискәнеп.
«Мин яратам!» — дигән бер батырны
Кисәтәбез чигә күрсәтеп.

Җавап көтеп аптырамый батыр,
Ул сүзләргә җавап кирәкми.
Шул сүзләргә торыр очрашулар
Бу дөньяда бик еш эләкми.

Мин яратам сине… бу сүзләрдә
Мәңгелекнең сере саклана.
Иләгеннән акыл үткәрмәсә —
Шул минуттан курку башлана.

Җир шарында кеше шыгрым тулы —
Адым саен тыштан матурлар.
Сирәк очрый эче тышына тиң,
Өстәвенә, чынлап батырлар.

Ә син, батыр, шулай яшә!
Курку белмә юк-бар нәрсәдән!
Ни яктылык, нинди җылы калыр
Хисләр ятса пыскып кесәдән?

Аксакаллар бу очракта әйтер:
Әмма… ләкин… ягьни… мәсәлән…

Сарапул шәһәре.

Раил Разов
Мин гөнаһлы

(Әнисе тәрбиясендә генә үскән кызының туенда елап утырган бер ир кешенең уйлары)

Мин гөнаһлы, кызым, синең алда,
Бик еш булдың минем уемда.
Йөрәктәге уфтанулар аша
Килдем менә синең туеңа.

Уйларымда булдың иртә-кичен,
Төннәрендә кердең төшемә.
Сөя-сөя өсләреңә яптым,
Өшемә син, кызым, өшемә.

Сиңа булган изге хисләремне
Ник сакладым икән тирәндә.
Үткәннәрне, кызым, уйлыймын да
Кайнар яшем тама идәнгә.

Авыр икән, кызым, айлар, еллар
Үз вөҗданың белән көрәшсәң.
Җанымны да сиңа бирер идем,
“Әти!” — диеп, син бер эндәшсәң.

Гаеп бардыр, бәлки әнкәңдә дә,
Усал хатын иде авылда.
Ызгыш, талаш, үпкә, җитмәүчелек…
Баш әйләнде шушы давылда.

Гафу сорап, мин туеңа килдем,
Җан сыкраудан дәва тапмадым.
Сабый чакта сөя алмадым шул,
Үз бәхетемне үзем таптадым.

Гафу сорыйм, кызым, ни хәл итим,
Аянычта гомер үтмәсен.
Беркемгә дә минем хаталарны
Кабатларга насыйп итмәсен.

Ижау шәһәре.