Әдәби сәхифә №47
Интернет челтәренә кергән саен Лилия Рә авторлыгындагы шигырьләрне еш укыйм. Тышта җәй булганда, автор аллы-гөлле чәчәкләр, яңгыр явып үтүе, җәйге җылы җил кебек чәчтән сыйпап үткән хисләр дулкыны турында тасвирлый, көзен сары яфраклар, тормыш мәгънәсе, гомер фанилыгы турында уйлана. Беренче кар явып үтүенә сабыйларча сөенә. Исеме үк серле бу автор белән танышасым килеп, аның шәхси тормышы белән кызыксынып, “Яңарыш” газетасында да шигырьләрен бастырып чыгарырга тәкъдим иттем. Әмма Лилия үзе турында ачылып сөйләргә яратмавын белдерде. Иҗади исемен исә үзе туып үскән Башкортстан Республикасындагы Рә елгасыннан алуы турында әйтте. Белемне ул Казан дәүләт финанс-икътисад институтында алган, хәзер яшәү һәм хезмәт итү урыны – Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә.
“Кечкенә чагымда әбекәем бәет әйтәм дип бик еш шигырь юллары белән җавап кайтара иде миңа. Әнием дә Һади Такташ, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев шигырьләрен укырга ярата иде. Әлеге авторларның әсәрләрен бик яшьтән тыңлап үстем. Бәлки шигырьләр иҗат итүем шуннан киләдер.
Үземне чын шагыйрьләр рәтенә якын да китермим, кайчагында рифмалары да килеп бетмәскә мөмкин, рифма эзләп язганым да юк. Күңелем, йөрәгемне биреп иҗат итәм. Күп шигырьләрем әниемә багышланган. Узган ел әниемне мәңгелек юлга озатканнан соң, күңелгә шигырьләр дә еш килә.
Иҗат итү үзенә күрә юаныч, җанны дәвалау кебек”, – ди Лилия Рә үзе турында. Авторның шигырьләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
***
Бар дөньяны кочу мөмкин түгел
Сыя диме дөнья кочакка?
hәркем үз сабыен үзе кочса,
Бар дөньясы якты шул чакта.
Кешелекне сөю нәрсә соң ул?
Бүленмидер сөю меңнәргә.
Якыннарын hәркем чын яратса,
Җитми калыр сөю сирәккә.
Бар галәмгә чәчәк сибеп булмас,
Орлык тузар кибеп көлләргә.
Үз бакчаңны күмсәң чәчәкләргә,
Бар галәм дә булыр гөлләрдә.
Зур Җир шарын беркем җылыталмас
Кысып алып ике кочакка.
Җылы булыр, ялкын саклый алсаң
Үзең яккан якын учакта.
Гөрләп үсәр гөлләр, сөю сибәр күзләр,
дөнья булыр гүзәл шул чакта.
***
Уйламый да китап актарганда
Очып төште дәфтәр кәгазе.
Сары биттә зәңгәр сөрмә белән
Хатта килгән Әнкәй вәгазе.
..Исән-саумы, балам, ни хәлең бар,
Ничек бара синең эшләрең,
Аркаң арымыймы, күзең ни хәл?
Борчу салды синле төшләрем.
Дөнья мәшәкате баскан мәлдә
Гөлжимешле чәең якын тот,
Тамагыңа салкын тия калса,
Май эреткән юкә балы йот.
Үзәк өзәр җилле салкыннарда
Кыбырсыма, мамык шәлең тап,
Күкрәгеңне яхшы каплап бәйлә,
Колакларың җилдән яхшы яп..
…И, Әнкәем, синең изгелекнең
Булмагандыр кырый чикләре,
Йөрәгеңнән чыккан киңәшләрне
Сыйдырмаган дәфтәр битләре.
Бар да яхшы, Әнкәм, тыныч йокла.
Тик сагындым синең үзеңне,
Хәзер кыбырсымыйм, шәлең бәйлим,
Тыңлап яшим һәрбер сүзеңне.
Мәтрүшкәләп чәйләр көйләгәндә
Искә төшә синең бавырсак,
Балачакта син кайнатып, мин эчмәгән
Тәмле хәзер сөтле сарымсак.
…Иске генә сары дәфтәр бите
Төссезләнгән сызган юллары.
Дәфтәр битен тигез бөкләп салган
Әнкәемнең җылы куллары.
Кесә телефоны заманында
Могҗизадай бер хат сакланган.
Башкалары буталмасын диптер
Учакларга ахры ташланган.
Китабымны сөя-сөя
Хатны яттан укыдым.
Әнкәемнең кулларының
Җылысына кагылдым.
…Әнкәм, зинhар, төшемә кер
Бик-бик сине сагындым…
***
Саумы, саумы, ап-ак карым,
Сизендеңме көткәнне.
Көзнең күксел күкләреннән
Күзем арып беткәнне.
Исәнлекме, энҗе карым,
Син дә сагындың әллә?
Очып кочып күктән төш тә
Җиргә ят тизрәк әйдә.
Битләреннән үптерә дип
Бөтенләй эреп бетмә,
Күзләремә бер күренгәч,
Көзләргә ташлап китмә.
…Балачагым шатлыклары,
Яктылык, сафлык синдә…
Сарапул шәһәре.
Әлфирә Низамова
Басу юлы
Басу юлы бормаланып ята
Бигрәк тыйнак, авылныкы шул!
Янәшәдә асфальт юллар уза
Җилдәй җитез, өлгер, шаян-шук…
Басу юлы, нәүмизләнеп ята
Үпкәләгән нәни бала сыман…
Күрше юлдан күпме кеше уза
Ә ул ята җыеп һаман тузан…
Басу юлы ат арбасы эзе
Коелгандыр башак, чәчәкләр…
Үпкәләмә, олы юлга безне
Үзең чыгардың бит җитәкләп.
Сыек буыннарны син ныгыттың,
Ялан тәпи тузан туздыртып…
Борчак кузаклары… кесә шыплап,
Җиләк җыйдык, пиннек сыдырттың…
Синдә генә, бары синдә генә
Туган җирдән куәт алган чагым.
Асфальтлардан мең кат узсак та,
Күңел сизә — озата барачагың.
…Күктәтәйле басу юлларында
Сүз-мәрҗәннән такыя үргән чагым.
Кояш кебек балкып, кулын изәп
Йөгереп үтә хәтер-балачагым.
Исәнбай авылы.
Ибраһим Биектаулы
***
Сөбханаллаһ!
Яшәү урыным олуг —
Кавемем җире —
газиз Ватаным!
Хәзинәм зур — хәер-догалары
әбием-бабам,
анам-атамның!!!
***
Фәрештәкәй Җирдә йөрми,
Күкләрдә оча гына…
Чибәркәй ни пычагыма,
кермәгәч кочагыма?!
Хыял күктә — өстә генә,
Җирдә — тик төштә генә…
***
Серле күзләр-кашлар кала,
Табындагы ашлар кала.
Сәлперәйгән башлар кала…
Бары китә… Ташлар кала…
Ижау шәһәре.