Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №47 (1033)
22.11.2012

Әдәби сәхифә №47 (1033)

Рәссамыбыз Әхәт ага Фаррахов ясаган бу рәсемне игътибар белән карагыз әле. Анда 2013 ел өчен “Яңарыш”ка язылу барган чор белән нинди бәйләнеш табасыз? Үз фикерләрегезне шигъри юлларга салып, “Яңарыш” редакциясенә юллагыз, иң уңышлылары газетабыз битләрендә дөнья күрәчәк. Газетаның 52нче санында конкурска йомгак ясалачак, җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Башладыкмы?

 

Хафа, көенеч көтсә,
Сөйләргә телең бетсә,
Ышан син якын дуска —
Мазайга — “Яңарыш”ка.

Ибраһим Биектаулы

 

Хиссият

(Дустыма багышлана)

Бер ярдан бер ярга – бер очыш,
Әллә ни күп түгел бу ара.
Күз ачып йомганчы бу җиһан
Караңгы да кебек, агара.

Тылсымга ышаныч юк инде,
Котылу бер Аның кулында.
…Җилкуар булырга тырышкан,
Чәнечке очраган юлында.

Бер Аның кулында язмыш та,
Ялгыш та. Ачысы, баллысы.
Соңгысы…
Соң инде. Соң ара үтелгән:
Өзелгән ике чик арасы.

***

Мин сине очраттым ак юлда,
Пакь юлда эзләр тиз табыла.
Болытның бер нәни баласы
Агыла да һаман агыла.

Мин сине очраттым язларда,
Кышлардан җан өши башлаган.
Яшел тау битенә менгәндә,
Тик сиңа карашым ташланган.

Мин сине очраттым таңнарда,
Офыктан офыкка – чиксезлек.
«Син», — диеп, «Син», — диеп кабатлыйм,
Бу сүзем мәңгелек, мәңгелек…

Гөлназ Яппарова, Мәдъяр-Чаллы-Казан

 

Җибәрмә!..

Сизенәсеңме китәсемне?
Җибәрмә син мине, җибәрмә!
Юк, юк! Кирәкми, тезләнмә,
Бары тик җибәрмә, җибәрмә!

Ялынма, елама, кирәкми
Телмә син яралы йөрәкне.
Бары тик җибәрмә, җибәрмә!
Сизимче мин синең кирәкне.

Дәшмә дә, ишеттер син бары
Йөрәгең тибешен, тавышын.
Җибәрмә син мине яныңнан,
Яшь булып түгелер сагышың.

Җибәрмә син мине, җибәрмә,
Көн өстә мин яшәр көннәргә!
Яшәргә, яшәргә, яшәргә!
Юл бирмә, киртә сал әҗәлгә!

Сора син Ходайга ышанып,
Сора син тигезлек, гомерләр.
Алай да… Мин китсәм, җибәрмә,
Җибәрмә син мине күңелеңнән!
Җибәрмә!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Ике дөньям

Комачау итүчеләр юк,
Бу үзе – зур булышу.
Бүген тик ялгызлык кирәк,
Чөнки хисләрем ташу.

Баштагы фикер давылын
Тәртипкә салу кирәк.
Шигырь туа күңелемдә —
Сөенеп тибә йөрәк.

Хыялда томаннар иле,
Шунда китеп юанам.
Анда яшәү рәхәт, бәхет —
Шулай итеп алданам.

Алдана белү дә — бәхет,
Иҗади күңелем бай.
Юлдашым иткән илһамны —
Шулай яраткан Ходай.

Ялгыз диеп жәлләүчеләр
Барын күрәм һәм беләм.
Жәлләмәгез: мин бәхетле
Бәхетсезлегем белән.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре