Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №46
14.11.2014

Әдәби сәхифә №46

Рәзилә Хәмидуллина

Сабыйга

Якты көн тугач, кояш елмая,
Йолдызлы төннән тулган ай карый.
Кояшлы, айлы якты дөньяга
Бәхете белән туды бер сабый.

“Мин яшим!” — диеп аваз салды да,
Күңел күзләре күрде әнисен.
Тойды җылылык, бердәм ярату,
Тулы бәхетенә тик күз тимәсен.

Туган көн белән котлыйбыз аны:
“Үс син тәртипле, акыллы булып.
Исән-сау гына изге юлдан йөр,
Якыннарыңның ярдәмен тоеп.

Тулы бәхетле, гомерле булып,
Терәге булып туган өеңнең.
Биеклек яулап, гел алга атлап.
Абруен, данын күтәр син илнең”.

Иж-Бубый авылы.

Илдус Шакиров

Бергәләп үтик!

Йөрәгемә юл ябып
Үргән идем мин читән.
Шул читәнне сүтәргә
Кил, булыш әле, иркәм.

Күңелемә дә юл ябык,
Беркем дә керә алмый.
Күңел бакчамны таплап,
Аяк эзләре калмый.

Ятлар керәсе килсә,
Шул читән аша карый.
Ә читәнне сүтәргә
Тик сиңа гына ярый.

Үргән читән-киртәне
Бергәләп сүтик әле.
Киртәле тормыш юлын
Бергәләп үтик әле!

Кукмара посёлогы.

Рәкыя Шәрипова

Юксыну

Белмим инде, ничек күнегергә
Ялгызлыкка, сөю, сагышка.
Өннәремдә яннарымда кебек,
Исем китми байлык, табышка.

Еллар узган саен өзгәләнәм,
Төшләремдә күреп күрешәм,
Күзем ачсам, юксың яннарымда,
Мендәремә елап эндәшәм.

Мәңгелеккә тыныч йокла, бәгърем,
Онытылмас затым-өммәтем.
Син бит минем сүнмәс мәхәббәтем,
Син бит минем соңгы өметем.

Ижау шәһәре.