Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №46 (1084)
14.11.2013

Әдәби сәхифә №46 (1084)

 

Туган илдән чит җирләргә

Китүләре бик авыр.

Киткәннәр булсын түземле,

Көткәннәр булсын сабыр.

 

Сафа Фаррахов, Можга шәһәре

 

Син юк инде

(Гөлфәния дустыбызга)

Туктап калды җырың ярты юлда,

Моңы әл дә җанны актара.

Исләремә килеп төшәсең дә –

Күңелемне әрнү, моң сара.

 

Син җәй кызы идең бу дөньяда,

Җәен килеп, җәен киттең дә.

Истәлеккә без дусларың өчен

“Әнкәй” җыры калды күңелдә.

 

Исемең дә Гөлфәния иде,

Ямьнәр өстәп гөлгә уралган.

Язмышлардан узам дип ашыктың,

Узмыш юк икән ул, бу – ялган!

 

Син юк инде! Бары хатирәләр –

“Әнкәй” җыры булып агыла.

Дуслар сиңа оҗмах түре тели,

Күңелләрдә моңың чагыла.

 

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Минем бүләк

Күңелдәге хис дәрьясын

Йөгәнли алмадым да,

Сайрадым сандугач булып,

Матур җыр туды шунда.

 

Бу җырымның һәр юлында

Йолдызлар яктысы бар.

Галәм сүрүенә сыймас

Моңнарга киң офык тар.

 

Күңелдә сайрый асыл кош,

Булмый һич тә туктатып.

Аны җырлыйм сайрар кошка,

Ул бик тиз ала отып.

 

Җырым шулай күңелемнән

Бар җиһанга тарала:

Киң кырларга күкчәчәк ул,

Ромашка – юл буена.

 

Күрсәң кайтыр юлларыңда

Күкчәчәк һәм ромашка,

Минем бүләк алар сиңа,

Яшәү юк синнән башка.

 

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре

 

Мин көзләрдә калам

Көз айларын бик яратам —

Табигать алтынлана.

Төсле яфрак келәм булып

Җир өстен алга мана.

 

Яшьләр көзне бик ярата,

Көзен ярлар сөелә.

Гомергә бергә булырга

Ак күлмәкләр киелә.

 

Шагыйрәнә Бөек Пушкин

Көз айларын яраткан.

Илһамланып шигырь язган,

Данын илгә тараткан.

 

Көннәр уза, язмыш сыный,

Аптырамыйм үткәнгә.

Мин тормышны бик яратам,

Җитмеш бишкә җитсәм дә.

 

Көз дә үтәр, яз кояшы

Нуры уйнар йөзләрдә.

Үзем язларда булсам да,

Күңелем калыр көзләрдә.

 

Роза Никашева, Иж-Бубый авылы

 

Туган  якка  мәдхия

Туган якның күге дә бит биек була,

Күтәрелеп бер карасаң күңел тула.

Очасы килә шул күкләрдә кулың җилпеп:

— Саумысыз? —  дип, авылдашлар, мин кайттым бит.

 

Тула күңел, актарыла, челтер-челтер…

Ишетәсең йөрәк тавышын — “дөп-дөп, дөп-дөп…”

Телгәләнгән йөрәгемне сезгә бирәм,

Соң кайттым шул, авылдашлар, кичер, диям.

 

Шунда битем сафландырып җил уйнаклый,

Әнкәм кулы белән мине ул кочаклый.

И туган җир! Рәхәт синдә сабыймын күк,

Яшь кыз чагым кичә генә иде кебек.

 

Әни булган чакларыма син сөендең,

Һәр эшемдә, мизгелемдә озатып йөрдең.

Туган өем, зинһар, миңа рәнҗемәче,

“Кайтыр!” — диген, кайтасымны син беләсең.

 

Надия Вәлиева, Казан шәһәре

 

Базарга бардым әле…

(уены-чыны бергә)

Ял көнендә базарга барып яшелчә, ит-май сатып алырга булдым. Көзге матур, кояшлы көн. Сәүдә итешү максаты белән мәйданга җыелган базар халкы мыж килә. Базар үзәген күрсәтә торган баганадан ерак түгел тавык ите саталар. Фанера кисәгенә: “Бүген алган кешегә 20% ташлама”, — дип язып куйганнар. Карап тордым да, иртәгә эш көне артык чират булмас, дип, кайтып киттем.

Икенче көнне барсам, шундый ук хәл, чиратка халык тезелеп баскан. Теге ташлама турындагы язулары да шул ук урында. Кеше белмичә чиратта басып тормый торгандыр, дип мин дә килеп бастым. Ул хәтле озак торырга туры килмәде. Әмма миннән алда бер юан гәүдәле, кара -тутлы хатын чиратны тоткарлап бик озак тавык сайлый. Кайсысын капшап, кайсысын әйләндереп карый да тавыкны урынына куя бу. Бер гаебен дә тапмагач, борынына китереп бер тавыкның канат астын иснәде дә, танавын җыерып сатучыга: “Бу бит бозыла башлаган тавык”, — диде.

Сатучы сәүдә итү өлкәсендә күп тәҗрибә туплаган кеше булды, ахрысы, ханым сүзләренә коелып төшмәде, ачуланмады да. Ул тыныч кына юан хатынга карады да: “Исең киткән икән, азрак ис булыр инде, андый урыннардан хушбуй исе килеп тормас. Ышанмасаң, култык астыңны иснәп кара”, — дип сатуын дәвам итте. Без чиратта торучылар бер-беребезгә карашып көлешеп алдык. Тавык сайлаучы ханымның күзләре зураеп киткәндәй булды. Тиз-тиз генә тирә-якка карангалап: “Хам!” — диде дә эшләпәсен төзәткәләп, китү ягын карады.

Мин үзем ике тавык алдым. Пешереп ашадык, бик тәмле булды. Ни дисәң дә, кибеттәге зәңгәрләнеп беткән, су сибеп катырылган “Буш боты” белән чагыштырып булмый инде. Менә бүген дә базарга барышым, тавык ите алырга.

 

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре

 

Елмаеп алыйк!

— Доктор, миңа нидер булды, ахры. Тавышлар ишетәм, әмма берәүне дә күрмим.

— Мондый хәл кайчан була инде?

— Телефоннан сөйләшкәндә.

 

***
Ювелир салонында:

—          Бу муенса күпме тора?

—          Йөз мең.

—          Коточкыч! Ә теге йөзек?

—          Ике коточкыч, ханым.

***

Ветеринар янына чайкала-чайкала исерек килеп керә.

—          Синме инде ул хайван докторы?

—          Мин. Тыңлыйм сезне, нидән зарланасыз?

***

Өйләнгән ир – әкият герое кебек: сулга барса – җыр суза, уңга китсә – әкият сөйли.