Әдәби сәхифә №46 (1032)
Көзге хис
Табигатьнең ямьсез чагы булмый:
Көз хакимлек итә җиһанда.
Төне буе яңгыр тәрәз кага,
Күңел ак кәгазьгә бушана.
Йөрәк яфрак түгел, ә шулай да,
Җилдә яфрак кебек леперди.
“Әй син, кеше, соңга кала күрмә,
Омтыл алга, йөгер, өлгер,” – ди.
Үз йөрәген тыңлап, берәү чаба,
Менеп җитә үрнең түренә.
Ак-караны, уңны-сулны күрми,
Җилкәсенә зур йөк өелә.
Үз йөрәген тыңлап, әкрен генә,
Салмак кына атлый берәүсе.
Зур тәҗрибә туплап бара торгач,
Күренеп китә тауның түбәсе.
Һай кадерлеберәмтекләп җыйган
Ялгыш, уңыш, дан һәм дәрәҗә.
Гомер көзенә сөенеп керә алар:
Тормыш тәҗрибәсе – мең әрҗә!
Алда көтә гомер кышы диеп,
Уйланырга инде соң түгел.
Тик ак төскә төренеп яши икән,
Яшь кала ул, картаймый күңел.
Табигатьнең ямьсез чагы булмый:
Көз хакимлек итә җиһанда.
Гомер көзе тагы да ямьлерәк күк,
Олыгаю төсе кунса да.
***
Аерылганнан бирле, сиңа гына
Сыяр серләр күпме җыелды.
Җәйләр үтте сагыну-сагыш белән,
Яфраклар да тагын коелды.
Агачларга бәсләр кунды күпме,
Карлар күмде йөргән эзләрне.
Ничә кышлар, язлар үтеп китте,
Тик аларның төсе үзгәрде.
Еллар үткән саен арта гына
Сиңа булган сөю хисләре.
Хыялымны минем көз урлады.
Шуңа моңсу көзнең кичләре.
Фәридә Айдарова, Әгерҗе шәһәре
Вак бәрәңге тыгылган
Саранлыгы, карунлыгы белән авылда даны таралган Әхмәтшаның көтмәгәндә өй миче җимерелде. Ярый әле мич чыгаручы эзләп әллә кайларга барып йөрисе юк, мич остасы Әюп абзый күршесендә генә яши. Нишләсен, үтә саран дип тормады, Әхмәтша иртән иртүк туп-туры Әюп йортына килеп керде һәм аннан яңа мич чыгарып бирүен үтенде. Әюп абзый каршы килмәде, акчалата хакын килешкәннән соң ризалыгын бирде. Өч көн буе тырышып эшләде. Әхмәтшаның тормыш иптәше Сара иртән эшенә чыгып китә, а ашау пешерү Әхмәтша өстендә. Хуҗа кеше төшке ашка вак бәрәңге пешерүдән һәм чәй кайнатудан башка ризык әзерләмәде. Ниһаять, мич әзер булды. Мичкә ягып төтен тарту көчен дә тикшереп карадылар болар. Мич яхшы тарта. Инде өенә кайтып китәр алдыннан Әюп абзый: “Күрше, мичең яхшы эшлиме?” — дип сорады бик җитди генә. “Эшли, эшли,” — диде Әхмәтша. “Мичең төтенне яхшы тарта, соңыннан миңа үпкә белдермә”, — дип, кат-кат кисәтте мич остасы. “Булмас, булмас”, — диде Әхмәтша, сөенеченнән кулларын болгап.
Икенче көнне иртән иртүк Әхмәтша Әюп абзыйның ишеген какты. “Әюп чык әле, өй төтен белән тулды, мич тартмый бит”, — диде ул. Эшнең шулай буласын алдан белеп торган Әюп абзый: “Мичеңнең төтен юлын чистарту өчен бер шешә “зәм-зәм суы” һәм сарык ите салып пешергән аш шулпасы кирәк булачак”, — диде, мыек астыннан гына елмаеп. “Ярый, ярый, Әюп күрше, ни сорасаң — шуңа риза, бары да булыр”, — дип чыгып китте Әхмәтша.
Әюп озак көттермичә килеп җитте. Хуҗабикәнең ашы җитешкән, өстәлдә ризык тулы. Әюп мич тирәли әйләнеп чыкты. Аннан җайлап кына мичнең бер кирпечен тартып алды һәм үзе киткәндә тыгып калдырган вак бәрәңгеләрне төтен юлыннан алъяпкычына төшерде. Кичәгедән калган кызыл балчык белән кирпечне тиз арада сылап та куйды. “Менә күр, Әхмәтша, синең өч көн буе миңа ашаткан вак бәрәңгеләрең мичеңнең төтен юлына тыгылган”, — диде көлемсерәп.
Циркта
Эшсезлектән тәмам аптыраган аю, эт һәм куян эш сорап циркка киләләр. Цирк мөдире боларны күз карашы белән тикшереп чыкканнан соң аюга: “Кәкре тәпи! Синең циркта эшләрдәй нинди сәләтең бар соң?” — дип сорый. “Мин чалкан яткан килеш аякларымда бүрәнә әйләндерә беләм”, — ди аю. “Ярый, яхшы. Син, Сарбай?” — ди мөдир. «Мин өрәм, йортлар саклыйм, баш аркылы мәтәлчек ата беләм”, — ди эт. “Яхшы. Ә син, кылый күз, нәрсәгә сәләтле?” “Мин, минем бернәрсәгә дә сәләтем юк”, — ди куян кылый күзен кысып. “Сәләтең булмагач, утын ярырга ризамы?” — дип сорый цирк мөдире. Куян башын кагып кына ризалыгын белдерә.
Көне буе утын яра куян. Ишек алдында баш аркылы мәтәлчек атып, бер аякта сикереп, тагын әллә нәрсәләр кыланып йөргән куянны күреп, мөдир аны үз янына чакырып китерә. “Бернинди сәләтем дә юк, дип әйткән буласың, әнә ич барсын да булдырасың икән, алгы аягына басып, баш аркылы әйләнеп төшкән куянны әле минем моңарчы күргәнем юк иде”, — ди ул. “Әйе менә, балта сабы ян җиреңә бәрелсен әле ”, — ди куян бер аягында сикергән хәлдә бот тирәсен уып.
Габделхак Нәҗипов, Ижау шәһәре