Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №44
30.10.2014

Әдәби сәхифә №44

Гөлфия Исхакова

Кайтам әле

Кайтам әле туган ягыма,
Көтә мине, илем сагына.
Җиһан көтә гөлгә күмелеп,
Саф чишмәләр ташып, түгелеп.

Кайтам әле туган ягыма,
Анда нигез, таулар сагына.
Хатирәләр: “Кайт!” — дип, кул изи,
Үткән гомер юлын уй бизи.

Уйдык-уйдык болын, урманнар,
Яшеллеккә нурлар кунганнар.
Кайтам менә туган ягыма,
Сихәт алыйм тынмас җаныма.

Кайтам әле, кайтам ашкынып,
Сагыш, моңнар торыр бер тынып.
Искә алып яшьлек елларын.
Вакыт барлар гомер юлларын.

Воткинск шәһәре.

Чыңгыз Мусин

Үргә йөзәр чак түгел

Гамәлемдә шагыйрь диеп таптылар,
Өметемне акламады бу атым.
Нахак сүздән кат-кат яла яктылар,
Йә, Илаһым, бармы минем гөнаһым?

Мин бу җирнең гади генә әгъзасы,
Бик күпләрнең сиксән яшьлек абзасы.
Гомерем буе гамәл кылып яшәдем,
Тик булмады миндә акча казнасы.

Күңелемдә әйтер сүзнең кыскасы,
Минем җанда язлар түгел, кыш башы.
Кышлар үтеп, яз башына кергәндә,
Күңелем булыр якты, аяз көннәрдә.

Иж буйлары карларыннан арыныр,
Күңелләрдә җылы хисләр кабыныр.
Картаймадым дигән сүзләр хак түгел,
Сиксән яшь ул — үргә йөзәр чак түгел.
Тик хыялда җәеп колачың,

Дулкыннарда йөзгән кебек буласың.

Мордывый авылы.

Кәүсәрия Шәфыйкова

Ашыкма

Алтын таулар вәгъдә итеп,
Кемнәрне кемнәр алдый?
Бәхетле итәм, ди инде,
Бәхет булмый бит андый.

Ярату — ярма бөртеге,
Шул ярма тамырлансын.
Бар җаныңны төреп алыр,
Ялкынлы хис яралсын.

Син ашыкма, бу әлегә,
Әллә чын, әллә ялган.
Ялган хисләр әй, күпләрне,
Тирән упкынга салган.

Тормышта сине сыныйсы
Авырлыклар бихисап.
Бөгелерсең-сыгылырсың,
Сынмыйча калыр көч тап.

Менә ул — бәхет! Алтыннан
Кыйммәтрәк бит чын сөю.
Кирәкми, берүк кирәкми,
Буш хыяллар белән янган
Йөрәкне күккә чөю!

Яңавыл шәһәре.

Ибраһим Биектаулы

Замана

Тайпыла критерийлар,
Үтәлми гарантияләр,
Таркала империяләр,
Атыла галактикалар…

Кирәкме, түгелме,
Кичәме, бүгенме —
Тарихны умыра ампутация.
Азмыдыр — күпмедер,
Шаулашып, кул чабып
Үзгәрә репутация.

Коймада ап-ак кар —
Бик нәфис бер челтәр.
Томанда язмышлар….
Хакыйкать тегелә —
Ак җептән…

Адәм аңы эреп ага,
Таркала материя.
Туа шоу-мистерия.
Зур мәгънә — үкерүдә…

Җырлана тозсыз җырлар.
Салына җансыз йортлар.
Киләчәк үткәнгә күчә,
Бүгенге — киләчәккә…

Мизгелләрдән — мәңгелеккә,
мыскалдан чиксезлеккә
озын сәяхәттән туктап,
инде куйыйк күп нокта…

Ижау шәһәре.

Роза Никашева

Укытучы

Якын мәктәбеннән аерылса да,
Күңеле белән анда кала ул.
Һәр ел саен, сиздермичә генә,
Сентябрьне көтеп ала ул.

Төшләренә керә аның мәктәп,
Укучылар белән сөйләшә.
Изге җан дип ничек атамыйсың —
Тик игелек җирдә өләшә.

Яңгырда да, карлы буранда да
Хәл белергә аңа керегез.
Рәхмәт сезгә, диеп баш иегез,
Чәчәк бәйләмнәре бирегез.

Иж-Бубый авылы.