Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №44 (1082)
31.10.2013

Әдәби сәхифә №44 (1082)

Беренче кар

Беренче кар ява җир өстенә,

Тыныч кына төшеп урнаша.

Туй күлмәген кигән кыз шикелле

Җир егете белән кавыша.

 

Ак-пакьлеккә төрә тирә-юньне,

Бар назлыгын бирә ул җиргә.

Ләкин бик тиз эри, юкка чыга –

Татлы ае бармый шул күпкә.

 

Шуңа беренче кар елый, диләр,

Хәтере калып, җирне ул куя.

Кырыслыгын җирнең, тупаслыгын

Нечкә күңеле аның тиз тоя.

 

Зөһрә Шиһапова, Ижау шәһәре

 

Ни кала?..

Без яшәгән тугыз катлы ак таш йорт –

Гүя кырмыска оясы – гөжләп тора.

Көне-төне берсе чыга, берсе  керә,

Кемнең-кем икәнен белми, хәтта сора.

 

Элеккечә исәнләшү, дәшү дә юк,

Хәл белешү, күрше, диеп керү дә юк.

Һәрбересе тик үзенчә дөнья кора,

Язмыш юлын уңга-сулга бора-бора.

 

Өй каршында бары картлар утыралар,

Өчесенә бер яртыны “сындыралар”.

Гәп коралар бары алар елмаешып,

Яшь чакларын искә алып, моңаешып.

 

Ара-тирә үтеп китә җансыз йөзләр,

Дөнья ямен күрми торган гамьсез күзләр.

Әллә инде бара халык мәрткә китеп,

Әллә чынлап ахырзаман килә җитеп?

 

Аңлыйсызмы? Вакыт җиткән уянырга,

Киләчәк турында бераз уйланырга.

Кем кулына калдырабыз бу дөньяны?

Дөрес итеп үстердекме кыз-улларны?

 

Мирас итеп ни бирәбез оланнарга?

Җыр, моңыбыз салалдыкмы яшь җаннарга?

Гореф-гадәт алындымы ядкарь итеп,

Намаз, дингә басарлармы вакыт җитеп?

 

Без уйламый, кемнәр уйлар бу турыда?

Китеп бара тәрбияле карт-коры да.

Яшь күңелгә үтәрме соң хак сүзебез,

Соңга калсак, уйлагызчы — ни күрербез?

Шакыгызчы, дускайларым, ишегемне,

Беләсез бит: хөрмәт итәм һәр күршемне.

Утырып бер дога кылыйк, татарларым,

Бергәләшеп хәл итәрбез шунда барын.

 

Ә бүгендә зур йортыбыз мыжлап тора,

Бер-бересен белми беркем, керә, чыга.

Бала-чага чыр-чуы да ишетелми,

Кызык табып, бер кеше дә хәтта  көлми.

 

Уяныгыз, уяныгыз, милләттәшләр!

Уйланыгыз әз булса да, и яшьтәшләр!

Үкенечле булып, гомер үтеп бара,

Күңелемне телә-телә сагыш сара.

 

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Ярату

Яратуның ни икәнен мин белмәдем,

Соңлап кидем чын сөюнең ак күлмәген.

Ачтым беркөн мәхәббәтнең ак йозагын,

Тойдым шулай яратуның чын газабын.

 

Карашыңнан эреп бетте туң йөрәгем,

Көн дә сине күреп тору зур теләгем.

Әйтелергә тиешле сүз зур хәрефтән:

Ул – “Ярату”, ә мин — синең ак фәрештәң.

 

Күзләреңә вакыт-вакыт чумып алам,

Сине уйлыйм, көн дә янам, төн дә янам.

Бик биектә, биеклектә хис-күбәләк,

Хисләремне тота алмыйм һич йөгәнләп.

 

Күңелем йөри әллә кайда, адашканмы?

Сиңа гашыйк, кабул итми ул башканы.

Яннарыма килдең беркөн сөю сорап,

Ак күлмәктән чын сөюгә килдем соңлап.

 

Белмәгәнмен ни икәнен яратуның,

Хәзер син бар иң якыным, иң матурым.

“Яратам”, — дип әйтә алам зур хәрефтән,

Сине сагынып яшәүче дә мин фәрештәң.

 

Учак

Кинәт кенә дөрләп янды учак,

Әй дөрләде ялкын телләре.

Куллар гына түгел, җан җылынды,

Җаным шулай җылы теләде.

 

Якын кешем булдың кинәт кенә,

Күзләр күзне, сүзне  сүз тартты.

Икебезнең фикер тәңгәл иде,

Шуңа сиңа хөрмәтем артты.

 

Кинәт кенә туганлашмый калдык,

Кинәт килеп чыкты барысы.

Бөтен дөнья ап-ак иде кебек,

Әллә каян чыкты карасы.

 

Ә мин сине танымадым, дустым,

Күз алдымда сүнде ут-учак.

Сорау бирәм үзем, җавап эзлим,

Йөрәгемдә әрнү кочак-кочак.

 

Чит-ят булдык шушы мизгелдә без,

Пыскып яна кисәү күмере.

Чүп-чарлардан өстен була алмадык,

Була алмады дуслык гомерле.

 

Кинәт дөрләп янган кинәт сүнде,

Ут телләре хәзер үрмәли.

Гомер үтәр, китәр – яшәрбезме

Бер-беребезне шулай күрә алмый.

 

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы