Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №43
23.10.2014

Әдәби сәхифә №43

 Әлфирә Низамова

Елак көз

Көзе генә түгел,
Көннәре дә елак.
Өер-өер болыт йөри
Көне-төне елап.

Юеш салкын җиле
Җанга үтеп исә.
Яшьләр коя-коя
Яфрак җиргә төшә.

Күк күзенә кунып,
Кояш багып ала…
Ул арада йөзен
Тагын болыт сара…

Әйтерсең лә кемдер
Суын биреп тора.
Болыт-иләк шуны
Иләп-сибеп тора.
Төбе тишелгәндер,
Диләр бу күкләрнең…
Кемнәр күргәннәр соң
Күкләрдә төп барын?!

Ишеткәнебезчә —
Күкләр җиде каттыр…
Күк күзеннән яшь коела —
Монысы хактыр?!

Елатмаска иде дә бит
Ул болыт-күкләрне…
Сискәндерә, уйландыра
Бу хәл бик күпләрне.

Исәнбай авылы.
Зәбир Хәлимов

Кышка кергәндә

Кояш сирәк елмая,
Болытлар күкне баскан.
Зонтиксыз чыгу кая,
Ләм генә аяк асты!

Уңыш күптән амбарда,
Кемдер чөгендер ала…
Кемдер, сөенеп барга,
Базга кукуруз сала.

Ау сезоны ачылган,
Шарт та шорт ата мылтык.
Кошлар ерак юл алган —
Куркытмый салкын котып…

Әби чуагы үткән,
Болытлар яшен түккән.
Агачлар шәрә күптән,
Күңелләр кышны көтә…

Яр Чаллы шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина

Тыңлап яшим йөрәкне

Дулкыннар белән кагылып,
Бөтерелеп агамын.
Ярдәм сорап кычкырмыймын:
Үзем юлны табамын.

Карлы суларга төшәмен,
Калтыранам, туңамын.
Җылытыгыз әле, димим,
Үзем җаен табамын.

Карурманнарга керәмен,
Буталам, адашамын.
Белгәннәрем искә төшә,
Шулай юлны табамын.

Казып куйган чокырларга
Кайчак төшәм егылып.
Бар көчемә талпынамын,
Калмас өчен күмелеп.

Ялган, нахак ятьмәләре
Урый кайчак, әй, авыр,
Ятьмә җепләрен сүтәргә,
Ходаем, бир дим сабыр.

Сабырга да төшә сары
Гомер юллары зарлы.
Тормыш юлы тоташ көрәш:
Җилле, давыллы, карлы.

Узган гомер кодрәтле
Көрәшергә өйрәтте.
Яшим хәзер тыңлап кына,
Аңлап кына йөрәкне.

Балаларга

Әй балалар, чәчәкләр сез,
Чәчәк кенә түгел, киләчәк.
Киләчәкнең барлык ак юллары
Сезнең ихтыярда булачак.

Мирас булып калыр әле сезгә
Без төзегән якты хыяллар.
Ул хыяллар изге җанда туган,
Бәлки әле ярап куярлар.

Ярап кына куярмы соң әле,
Сезне озата барыр һәрдаим.
Ак юлларны армый үтәр өчен
Сабырлыклар бирсен Ходаем.

Рәхмәт туган ягыма

Туган авылым — Уразай
Алыштырмам башкага.
Гомернең самими чагы
Шул авылдан башланган.

Нәкъ Тукайча безнең авыл:
“Бик хозур, бик кечкенә.
Халкының эчкән суы да
Кечкенә, инеш кенә”.

Ике генә урамы бар,
Күпме хәтер-хатирә.
Уйнап үскән шул урамнар
Мәңге минем хәтердә.

Урманнары, болыннары,
Каенлыгы — хәзинә.
Шул каеннар хозурыннан
Илһам алам хәзер дә.

Уразаем кешеләре
Якын минем җаныма.
Сөеп, кадерләп үстерде,
Рәхмәт туган ягыма.

Пеше чыбык

Пеше чыбык булды элек тәрбияче,
Күп сөйләшми ул бер чыжлады.
Шушы тавыштан соң һәрбер бала
Олыларның сүзен тыңлады.

Тыңламыйча гына кара, пеше чыбык
Көне буе сине күзәтте.
Киреләнсәң әгәр, ялгышларың булса,
Бик тиз килеп, сине төзәтте.

Түшәмемдә тормый пеше чыбык,
Балаларга аны кулланмыйм.
Тик шулай да кирәк нәрсә бу дип,
Кайчагында уйлап куям мин.

Урманнарда йөрим

Килеп керсәм урманнарга,
Һәр агач, куак таныш.
Яфрак шаулый, кошлар сайрый —
Җаннарга якын тавыш.

Каеннар кайгылы, диләр,
Сагышлы гына бугай.
Гүзәллек алиһәседәй
Тормаслар иде болай.

Зирекләр алка кигәннәр,
Кунак көтәләрме әллә?
Таллар суга иелгәннәр
Ял иткән кыска мәлдә.

Ямь-яшел булып утыра
Чыршы дигән бер агач.
Ниләргә яшел булмасын,
Бер хәсрәте булмагач.

Күкләргә үрелеп үскән
Урманнар тулы нарат.
Утырдым да уйга калдым
Шул наратларга карап.

Кеше күрке — кием булса,
Урманнар яме — агач.
Җаннарыма дәва алам,
Шунда ял итеп алгач.

Салагыш авылы.