Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №42
22.10.2015

Әдәби сәхифә №42

…Яңгыр коя. Көннәр нурсыз…
Ә шулай да нигә икән күңел очына?!
…Коеп яуган яңгырлардан сорап,
Соңлап! Мизгелләрне җыям учыма…

Халисә Ширмән.

Чыңгыз Мусин

Таң атканда

Иртә таңда кулга каләм алдым
Бүген тәүге тапкыр.
Шигырь язу изге гамәл, диләр,
Әйтүләре хактыр.

Таң тууга агыла гына болыт
Кыйбла тарафына.
Моңым булса, мин дә агылыр идем
Болыт канатында
Моңнар таратырга.

Табигатьнең күзен ачкан мәле,
Миндә нинди моң соң?
Таң атуга туган газәлләрем
Догаларым булсын.

Таң туганда күңелкәем минем
Назлы хисләр тоя.
Җир йозендә күпме изгелек бар —
Барсы җанга сыя.

Бу тойгылар кемдә ничек микән?
Әйтүләре кыен.
Канатлана җанда, кабатлана
Таңда туган уем.

Мордывый авылы.
Сәлимә Ижболдина
Балачак елгасы

Уйга талган кебек салмак кына
Агасың да һаман агасың.
Балачак елларын хәтерләтеп,
Күңелемә сагыш ягасың.

Синең белән бәйле балачагым,
Су юллары истә хәзер дә.
Йөгерә-йөгерә су ташыган чаклар
Бүгенгедәй тора хәтердә.

Безнең өйгә якын гына идең,
Тыкрык буйлап кына барасы.
Басма тоташтырып тора иде
Ар як белән бу як арасын.

Шул басмага салып, бәләк белән
Палас юа иде әниләр.
Комда ышкып көн дә таз, комганын
Ялтыратып торды әбиләр.

Су коенып синдә бала-чага
Рәхәтләнә идек җәй буе.
Кемдер каз-үрдәген куа иде —
Гөрләп тора иде су юлы.

Кемдер аяк юды, кемдер табак,
Кемдер батыра иде мунчала.
Иртүк торып су ташыйлар иде
Кем бакчага, кемдер мунчага.

Су читендә йөзгән вак балыклар,
Төркем-төркем булып агылып,
Безнең белән шаяралар иде
Аякларга килеп кагылып.

Ә без җүләр бала-чага диген,
Тынгы бирми идек шуларга.
Иске челтәр белән сөзә идек
Муеннан бата-чума суларга.

Халыкта бит шундый әйтем йөри
Сулар акмый диләр кирегә.
Ә мин барыр идем, шул чакларны
Тик бер генә тапкыр күрергә.

Бернигә дә алыштырмас идем
Балачакның шушы рәхәтен.
Сиңа килдем, балачак елгасы,
Җиткерергә чиксез рәхмәтем.

Юындырдың, туендырдың безне,
Сусаганда суың эчердең.
Чал тарихың укыйм дулкыннардан —
Син үзең дә күпне кичердең.

Сихәт бирде синең йомшак суың
Тәнгә генә түгел, җаннарга.
Еллар үтү кирәк булган икән
Туган якның кадерен аңларга.

Минем белән син дә килешкәндәй
Дулкыннарың кактың ярларга.
Сиңа килдем, балачак елгасы,
Сагынып үткәннәрне барларга.

Салагыш авылы.

Рәзилә Хәмидуллина
Күңелнең яшьле чагы

Күңел еласа, яшьләре
Йөрәккә тама микән?
Күзләрдән аккан ачы яшь,
Күр, җиргә тама икән.

Яшереп елау икән ул
Күңелнең яшьле чагы.
Яшьләрен тыеп ла күңел
Йөрәккә илтә тагын.

Күңел биреп тыңласаң
Йөрәкне сабыр гына,
Күз яшьләре дә ярсымый
Чыга тамчылап кына.

Ә күзләрдән аккан яшьне
Яшереп калалмыйсың.
Җир тартып төшерә аны
Дәваларга ярасын.
Йөрәккә таммасын яшьләр,
Еламасын күңелем.
Бүген күз яшьләрем түгел,
Үзем ташып түгелдем.

Иж-Бубый авылы.

Альбина Гайнуллина
Тагын да китәсеңме?

Җанымның алып яртысын
Тагыннар китәсеңме?!
Белә торып, керфек какмый,
Зарыгып көтәсемне!
Калдырып китәсеңме?!

Мин бит сине сагынудан
Гөлләрдәй сулам.
Бәхет чишмәсе корыган
Елга күк булам.

Мин бит сине сагынудан
Ризыктан калам.
Киткән юлларыңа карап,
Күзләрем тала.

Мин бит сине сагынудан
Телемнән язам.
Канатлындыра өметем
Кайтыр, дип, язда.

Яртысын алып җынымның,
Син кабат китәсеңме?!
Белмисеңме, тыным бетеп,
Өзелеп көтәсемне?!
Һич белми китәсеңме?!

Казан шәһәре.

Рамил Мухгалин
Әнисез балачак

Наз көтеп моңлана
Сыерчык баласы,
Кайтмый шул, кайталмый
Назлы кош анасы.

Кошчыгым җыр суза
Әнисен юксынып.
Бары җыр дәвалый
Йөрәге ярсуын.

Әй көтә, талпына,
Томшыгы яшьләнгән.
Әнисен үтерде
Таш атып бер адәм…

Аңламый кошчыгым
Ятим ул бүгеннән…
Әнисез балачак,
Ут-ярсу күңелдә.

Исәнбай авылы.