Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №42 (1080)
17.10.2013

Әдәби сәхифә №42 (1080)

Галәмдә бер нокта — Җир  шары…

Без — бары ноктаның тузаны…

Аллаһның  рәхмәте  тљшкере:

Без — Кеше, без — җанлы, без — тере —

Галәмнең ачылмас бер сере!!!

 

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Исән-сау булсын!

Авыл кибете — ул кирәк-ярак сатып алу урыны гына түгел, ә күрешеп, сөйләшеп яңалыклар белү өчен дә уңайлы урын. Шулай бервакыт, ике ахирәт – Гайшә апа белән Гөлйөзем апа (хәзер алар вафат инде, урыннары җәннәттә булсын) очрашып, хәл-әхвәлләр турында сөйләшәләр икән. Икесе дә колакка катырак булгач, кычкырып сөйләшәләр, телисеңме, юкмы алар сөйләшкәнне  тыңларга туры килә.

Үзләре турында сөйләшер сүзләре беткәч, Гөлйөзем апа:

— Ирең Сабирның хәлләре ничек, исән-саумы соң? – ди икән.

— Аңа ни булсын инде. Элеккечә хәлләре, акыл­га утырмагач утырмады, эчеп кайта да тавыш күтәрә, йокламыйча кычкырынып йөри. Тәмам аяк­лары атламас булгач кына ятып йоклый. Бер сүз әйтсәң, сугыша, яшь чагында да кулы озын иде бит, — дип зарланган Гайшә апа.

Гөлйөзем апа сөйләгәннәрне бик аңлап бетермәсә дә, җавапсыз калмаган.

— Ярый инде исән-сау булгач. Аяк-куллары сызлаусыз булсын инде. Безгә хәзер иң мөһиме шул, — дип әйтеп куйган.

 

Әйбәт булган икән

Бервакыт  йортлары янындагы утыргычта Гайшә апа белән Гөлйөзем апа сөйләшеп утыралар икән.

— Ишеттеңме, Хәким малае Ришат белән Гүзәлиянең малайлары туган. Өйләнгәннәренә биш ай да булмады, — ди икән Гайшә апа.

— Әйбәт булган икә-ә-ән, — дигән Гөлйөзем апа.

— Кичә, уйламаганда, Хәким карт якты дөнья белән хушлашкан.

— Әйбәт булган икә-ә-ән, — дигән Гөлйөзем апа.

— Ничек инде әйбәт булган, Хәким карт үлгән дип әйтүем.

— Кеше кулларына калып, тилмереп ятмаган, — дип әйтәсем килгән иде, — дигән Гөлйөзем апа.

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре

 

Әнкәйнең догалары

 

Авыр тормыш тиде безнең чорга,

Үткәрдек без бик тә кыен чак.

Дога укып, әнкәй теләк кылды

Ерак юлга әгәр җыенсак.

 

Шул доганы отып күңелләргә,

Туган йорттан чыгып киттек без.

Әнкәйләрнең юл догасы белән

Мөселманча гомер иттек без.

 

Батканда да кайгы күлләренә

Саклап калды әнкәй догасы.

Тормыш яме, яшәү гаме бирде

Мөселманның  һәрбер йоласы.

 

Дин тотуның бөеклеген тоеп,

Һәр таңнарда тәсбих тартканда,

Динен, телен зурлаганнар белә

Күңел байлыгының артканын.

 

Балаларны юлга озатканда,

Дога укыйк, “Аятел көрси”ләр.

Догабызны салып күңелләргә,

Үз динендә исән йөрсеннәр.

 

Гөлсинә Фәсхетдинова, Чайковский шәһәре

 

Үткән гомер

Каеннарга килеп сөяләм мин,

Иртәнге тын җилләр искәндә.

Үзәк өзгеч хисләр җанга тия,

Үткән гомер искә төшкәндә.

 

Балачакта күз нурларын җуйган

Канлы яшьләр инде кипкәннәр.

Күпме еллар үтеп китсәләр дә,

Күз алдымнан китми ул көннәр.

 

Язга чыккач, әнкәй вафат булды,

Без дүрт ятим калдык утырып.

Башын түбән игән әткәбезнең

Күзләренә карап тутырып.

 

Төпчек сеңел үксеп елый-елый

Имчәк эзли салкын күкрәктән.

Бу вакытны онытырлык мыни —

Җанны өткән, тәнне тетрәткән.

 

Мәктәп юлларында буран бурый,

Салкын иде ул чак ак кышлар.

Кулыбызда безнең киндер букча,

Аякларда шахтер галошлар.

 

Өйгә кайтсак, әткәй эшкә киткән,

Мич ягарлык утын калдырып.

Керосин юк, янмый лампабыз да,

Утырабыз чыра яндырып.

 

Әткәемнең шунда үзәккәен

Ничек кенә итеп өзмәдек?

Елый-елый ипи сорадык без,

Нигә икән бераз түзмәдек.

 

Балачакта күз нурларын җуйган

Канлы яшьләр инде кипкәннәр.

Үткәннәрдә күргән газаплардан

Күп туганнар инде киткәннәр.

 

Ык суларга карап уйга калам,

Шаулы каеннарга күз атам.

Үткән гомер гүя шаулый анда,

Еламсырап шуны күзәтәм.

 

Рәдинә Мулләхмәтова, Ижау шәһәре

 

Үпкәләмим

Кем сагынмый инде яшьлеккәен,

Яшьлекне мин тиңлим чәчкәгә.

Сугыш салган авыр кайгы-хәсрәт

Бәс сипсә дә кара чәчләргә.

 

Бар иде бит алма кебек чаклар,

Күмелгән чак хис һәм шатлыкка.

Гомер үтә, дөнья күләсәсе

Сөйри икән, сөйри картлыкка.

 

“Әби!” — дигәннәргә үпкәләмим,

Бәхет, шатлык телим яшьләргә.

Хыялым шул: әле озак-озак

Әби булып телим яшәргә.

 

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре

 

Бәркләтем

Кая китте, Бәркләтем,

Тирәнлегең, киңлегең.

Энҗе дулкын буаларың,

Агыйделгә тиңлегең.

 

Кышларында яр буенда

Бәке чокып кер юдым.

Җәелепләр аккан елгам,

Кая киттең, югалдың?

 

Җәйләрендә су коендым,

Беләгемә көч җыйдым.

Хәзер чүплекләрне күреп,

Ушларымны мин җуйдым.

 

Суың да юк, ярың да юк,

Юалыкларың кипкән.

Җанга ядкәр гүзәллекләр

Югалган инде күптән.

 

Фәния Гали, Ижау шәһәре